поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
30.04.2010 Экология

ТАБИГАТЬ ҺӘМ КЕШЕ: КЕМ КӨЧЛЕРӘК?

Соңгы ике гасырда кешелек дөньяны, табигатьне үзенә буйсындырырга тырыша. Фәнни ачышлар ясалып халыкка файдасы тияр, яшәү җиңеләер дип фаразланса да, нәтиҗәләр еш кына башка төрлерәк була, табигать үзенең көчлерәк икәнен исбатлый. Кайчак хәтта башта сорау да туа: файдасы белән бергә зыяны да килгәч, кирәкме кешегә бу ачышлар, алга китүләр? Ничек кенә булса да, табигатьне узып китеп, аның алдыннан барып булмый.

14 апрельдә Исландиядә Эйяфьялдаекюдль бозлыгы тирәсендәге вулкан «уянган» иде. Барлыкка килгән пар һәм көл болыты Төньяк Европаның һава юллары системасын берничә көнгә эштән чыгарды. 313 аэропорт эшен туктатырга мәҗбүр булып, барлыгы 63 мең рейска очарга рөхсәт ителмәде. Самолет уйлап чыгарып, бер гасыр элек җир һәм су белән беррәттән һаваны да үз кулына төшергән иде кешелек. Хәзер бит бәйрәмнәрдә дә һава торышын көйләү – яңгыр болытларын куып таратып, кояш чыгару гадәткә керде. Тик менә һәрбер болытны да куып булмый икән шул, бу очракта кеше табигатьне җиңә алмады. Көл болыты бөтен Европа буенча таралган иде, әйтерсең лә табигать, Җир йөзе буенча кулын сузып, «Туктагыз!» дип кисәтә кешеләрне.

 

Исландиядәге вулкан лавасын атып чыгарган көнне үк Кытайның Төньяк Көнбатышындагы Цинхай провинциясендә көчле җир тетрәве булды. Соңгы елларда әлеге ил турында күп сөйләнә иде. Аналитиклар Кытайның икътисади үсеш дәрәҗәсен югары бәяләгән иде бит. Шул үсеш нигезендә нинди генә ачыш ясалмагандыр, зилзиләләргә каршы күпме чара күрелмәгәндер, ә менә Кытайдагы 2 мең кешенең гомерен саклап калып булмады. Әлеге фаҗига аша кеше нәрсә үзләштерер, билгесез. Әнә бит Гаитидагы җир тетрәүләрен онытып та киләләр. Ләкин тәкъдирне үз көеңә көйләп, алмаштырып булмавын бу фаҗигаләр яхшы аңлата. «Җир тетрәүләр – кешелекнең кешелексезлеге өчен барлыкка килгән Җирнең нерв тигы», – дип әйткән бит язучы Леонид Сухоруков.

 

Онытып киләләр дигәннән... Тарихка күз салсаң, кешегә сабак булырдай йөзләгән мисал табарга була. Мәсәлән, 1912 елда «батмый торган корабль» дип игълан ителгән «Титаник»ны алыйк. Аны төзү өчен инженерлар заманындагы иң алдынгы технологияләрне кулланганнар. Пассажирларның уңайлылыгы һәм куркынычсызлыгы өчен барысы да күздә тотылган. Бортта хәтта клиника, чәчтарашханә, ботаника бакчасы да булган. Ләкин «Титаник» беренче рейсын да башкарып чыга алмый, Атлантик океанда айсбергка бәрелеп су астына китә. Якынча 1500 кешенең гомере өзелә. Фаҗиганең датасына игътибар итсәң, тетрәнеп куясың – шул ук 14 апрель. Гүя кемдер безне: «Кешеләр, менә сезнең фәнни ачышларыгыз!» – дип кисәтә. «Титаник»ның исеме дә бит килешкән үзенә: борынгы греклар мифологиясендә диңгез һәм табигать көчләренә сугыш игълан иткән тәңрене (илаһны) шулай атаганнар. Бу сугышны кем җиңәчәге билгеле инде хәзер. Җитмәсә, корабльне төзүчеләр, көферлеккә кереп китеп, «Моны Ходай үзе дә батыра алмас», дигән булганнар...

 

1986 елның 28 гыйнварында Американың «Челленджер» космик корабле галәмгә оча. 73 секундтан соң корабль шартлап, аның меңләгән вак кисәкчәләре ачык космоста тарала. Исеме «көрәшкә чакыручы» дип тәрҗемә ителгән «Челленджер» һәм аның экипажыннан көлдән башка бернәрсә дә калмый. Ә бит һавага күтәрелгәнгә кадәр күпме дан һәм шөһрәт яулаган әлеге космик корабль. Кешелек, үз хаталарыннан сабак алыр урынына, һаман битараф кала шул.

 

Күпчелек илләр хәзер инвесторлар, эшмәкәрләр, туристлар җәлеп итәр өчен күккә тияр-тимәс биеклектәге биналар төзиләр, әйтерсең лә алар муллык һәм үсеш билгесе булып тора. Нью-Йорк, Лондон, Мәскәү артыннан Азия шәһәрләре дә күккә үрелә башлады. Ә инде 2010 елда Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубаи шәһәрендә 828 метр биеклектәге «Бурҗ Хәлифә» бинасының төзелүе һичшиксез уйланырга чакыра. Чөнки моннан 14 гасыр элек Мөхәммәт Пәйгамбәребез ахырзаман галәмәтләрен тасвирлап калдырган: «Яланаяк, шәрә, фәкыйрь дөя көтүчеләре биек биналар төзүдә ярыша башлар». Чыннан да бит, күпчелек гарәп илләре халкы 30-40 ел элек кенә шундый дәрәҗәдә иде.

 

Игътибар белән карасаң, мондый чакырулар бүгенге массакүләм мәдәнияттә дә бар. Мисал итеп кинематографны алыйк. «2012» дип аталган фильм дөнья буенча тулы кинозаллар җыйган иде. Картинада бу дөньяның фанилыгын, кешеләрнең комсызлыгын һәм табигать алдында мескенлеген күрсәткән эпизодлар күп. Шулай ук меңләгән аудитория җыйган «Аватар» кинофильмына күз салсак, адәм баласының үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып, максатына ирешү өчен нинди адымнарга бара алганын аңларга була. Тик караучылар күбрәк фильмнардагы махсус эффектларга гына игътибар итәләр шул. Ә шундый җитди темалар күтәргән кинофильмнар режиссерларга һәм актерларга китергән миллионнардан башка бернәрсә дә бирми.

 

Кешелек шул дәрәҗәгә барып җитте ки, Ходайның камил мәхлукларыннан берсе булган үзен – кешене дә клонлаштырырга уйлый. Әнә бит Владимир Жириновский: «Кешене клонлаштыру – кешелекне коткару... Әйдәгез, кешеләрне үрчетик... Мин үземне клонлаштыра алсам, шат булыр идем, милләткә дә файдасы тияр», – дип белдергән иде. Хәтта югары дәрәҗәдәге түрәләр дә Ходайга шундый рәвештә каршы чыккач, иртәгәсе көн турында ни уйларга да белмәссең инде.

 

Һиндстанның мәшһүр фикер иясе һәм фәлсәфәчесе Махатма Гандиның ХХ гасыр башында әйтелгән: «Җирнең байлыклары бөтен кешелеккә җитә ала, ләкин комсыз кешеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен җитмәс», – дигән сүзләре, чыннан да, киләчәкне алдан күргән кешенең сүзләренә охшаган. Җир йөзенә игътибар белән карасаң, кешегә Хак Тәгалә тарафыннан бирелгән байлыкларга хәйран калырга була. Ул диңгездәге балыклар һәм урмандагы хайваннар дөньясы, җир астындагы файдалы казылмалар – болар барысы да адәм баласына әманәт итеп бирелгән нигъмәтләр. Танылган канатлы сүз остасы Стас Янковскийның бер хикмәтле сүзе бар: «Безнең ил астында файдалы казылмалар күп, ә өстендә – файдасызлары». Чыннан да, кеше үзен тулы хокуклы табигать хуҗасы дип исәпли бит. Теләсә – урманнан аю атып алып кайтып, аны кунак бүлмәсенә келәм итеп салып куя, теләсә – саны бетеп килә торган сирәк хайваннарны аулап, тиресеннән кыйммәтле туннар тегә. Моңа әле тагын һава һәм сулар пычрануын, урманнарны кисеп бетерүне, сазлыклы территорияләрнең кимүен һәм башка мәсьәләләрне дә өстәргә була.

 

Булганына канәгатьләнмичә, кеше хирыс кулы белән табигатьне, анда булган идеаль тигезлек – ярашуны (гармонияне) боза һәм үзе үк шуның аяныч нәтиҗәсен татырга мәҗбүр кала. Һәр көн туган саен дөньяның төрле почмакларында булган афәтләр ул – табигатьнең җавабы, кисәтүе.

 

Фикеремне публицист Н.Хайрмуханмедов сүзләре белән тәмамлыйсым килә: «Хәзерге заман кешесенең мәдәнияте һәм дөньяга карашы ихтыяҗларны канәгатьләндерүгә генә нигезләнгән. Шуңа күрә ул әйләнә-тирә мохиткә башкача карый алмый. Бүген инде аңларга вакыт җитте: Аллаһ Тәгаләнең: «Ашагыз, эчегез, ләкин исраф кылмагыз», – дигән хакыйкатенә кайтып, әмеренә буйсына башлаhмы?"


Илдар ГАБИДУЛЛИН
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»