поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.04.2019 Хәйрия

«Улыбызга операция ясатыр өчен фатирыбызны, бакчабызны саттык. Хәзер сатар әйберебез дә калмады»

Сухаревлар гаиләсе редакциябезгә ярдәм сорап килде. “Улыбызга яшәргә ярдәм итсәгез иде”,– ди Светлана ханым. 12 яшьлек улының кинәт хәле начарланган, операция өчен 3 миллион сумга якын акча кирәк.

Ярославта тугач ук йөрәк белән бәйле авырулар табыла. Табиблар аңа гипертрофик кардиомиопатия дигән диагноз куялар. Баланың йөрәк өянәкле туу сәбәбен табиблар әнисенең авырлы чакта кызылча авырулы кеше белән  элемтәдә булудан дип фаразлаганнар. Света үзе: “Балачакта кызамыкка каршы прививка салдырган булганнар миңа, күрәсең, янәшәмдә башка бер авыру кеше булгандыр, үземә иярмәде кызылча, ә менә карындагы балага тәэсир иткән,” – ди.
 
 Баланың сулыш алуы, йөрәк авыртулары башлангач, беренче операция ясыйлар.  Ул чакта аңа әле бер генә яшь тирәсе була. Операцияне сабый авыр күтәрә, клиник үлем кичерә. Өч атна аңсыз ята.  Шөкер, хәле рәтләнә. 2015 елда Германиянең Берлин шәһәре хастаханәсендә аның йөрәгенә катлаулы операция ясыйлар.  
 
Ярослав яңадан тугандай була, йөрәгенә ясалма җайланма куелгач, үзен яхшы хис итә. Яшьтәшләре белән бергә уйный, күңел ача. Мәктәпкә укырга керә. Бала гына булса да, күп авырлыклар кичерергә туры килә Ярославка. “Җиде яшендә чәче агарды улымның”, – ди әнисе. Моннан тыш, балада башка авырулар да җитәрлек. Ярославның тумыштан колагы начар ишетә.  Ләкин, бала яшьтәшләреннән калышмаска тырыша. “Операциядән соң, хәле рәтләнде. Ишетә дә башлады. Улымның уңышларына без дә сөенә идек. Ул менталь арифметика белән шөгыльләнде, шашка, бильярд уйный иде. Хәле кинәт начарланып китте”,– ди Светлана улы турында.
 
Күптән түгел Ярославның сулыш алуы авырлашкан, аз гына атласа да хәле бетә башлаган. Кыскасы, кабат тикшеренгәннән соң, баланың йөрәгендәге җайланманы алыштырырга кирәклеге ачыкланган. Бала үскән саен, клапан да эштән чыккан, күрәсең, ди Светлана. Кызганыч, бу операцияне бездә генә ясамыйлар. Республика балалар клиник хастаханәсендәге табибларны бик мактый гаилә. “Кардиохирурглар көчле бездә, күп балаларны үлемнән йолып калалар. Намус белән эшлиләр. Чит илдән белгечләр килеп өйрәтсә, мондый операцияләрне үзебездә ясау мөмкинлеге булсын иде ул. Тик әлегә бу мөмкин түгел”, – ди Сухаревлар.  
 
Шуңа да аларга кабат Берлинга барырга туры килә. Әмма, чит илдә дәвалану кыйммәт. Операция, тернәкләнү өчен 3 миллион сумга якын акча җыярга кирәк. Аның 80 меңен социаль челтәрләр аша туплый алганнар. Битараф булмаган халыкка бик рәхмәтле алар.
Хәзер Ярослав өйдә генә. Анда көчле аритмия күзәтелә. Йөрәге начар. Тик баланың күзендә өмет чаткылары, аның яшәү теләге көчле. Сухаревларга ике ай вакыт биргәннәр. Әгәр дә акча җыелганчы сабыйның хәле начарланса, Татарстан табиблары вакытлыча ясалма рәвештә аның йөрәген эшләтеп торачаклар.
 
“Беренче операцияне үз акчабызга ясаткан идек. Фатирыбызны, бакчабызны саттык. Хәзер сатар әйберебез дә калмады, тамчыдан күл җыела диләр. Чарасызлыктан халыкка мөрәҗәгать итәбез. Безнең хәлгә битараф калмасыннар иде”,– ди Сухаревлар. Бу балага ярдәм итәргә теләүчеләр редакциябезгә мөрәҗәгать итә ала.  
 
Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен: Сбербанк картасы - 5469 6200 2036 9714

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 26.04.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»