|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.04.2019 Мәдәният
Вафирә Гыйззәтуллина истәлегенә багышланган ФИЛЬМ зур экранда тамашачыга тәкъдим ителә2019 ел башында Розалия Зәкиева җитәкчелегендәге иҗат төркеме Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Каракалпакстанның халык артисты Вафирә Гыйззәтуллинаның тормышы һәм язмышы турында документаль фильм төшергән. "Вафирә" дип аталучы әлеге фильм артистканың иҗаты, фажигале төстә арабыздан китеп, мәңге җырлап туймаган былбыл булып күңелләребездә саклануы турында. 29 апрель көнне 16:00да сезне Ривьераның 3D Port cinema кинотеатрына (2нче зал) "Казан халыкара мөселман киносы фестивале" кысаларында әлеге конкурс картинасын карарга чакырабыз.
Керү ирекле.
Википедиядән. Вафирә Гыйззәтуллина – җырчы, ТАССРның халык (1981), РСФСРның атказанган (1988) артисты. 1946 елның 13 февралендә ТАССРның Менделеевск районы Камай авылында туа.
Мәктәпне тәмамлагач Казан музыка училищесында укый, 1965-74 елларда Казан консерваториясендә белем ала.
1974 елда Советлар Берлеге күләмендә үткәрелгән халык җырларын башкаручылар арасында җиңеп чыга.
1974-75 елларда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында эшли, 1975-94 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең солисты. Вафирә Гыйззәтуллина АКШ, Австрия, Германия һәм Кубада да чыгыш ясый. 1997-2001 елларда "Татарстан" телерадиоширкәтендә эстрада оркестры солисты булып эшли.
2001 елның 17 сентябрендә юл казасында һәлак була.
--- |
Иң күп укылган
|