поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
30.04.2010 Мәдәният

КИЕК КАЗЛАР ЧИШМӘСЕ

Камышлы районының Дәүләткол авылында уздырылган «Уйнагыз, гармуннар!» фестиваленнән соң туган уй-фикерләр.

...Ул авылның, һич онытмыйм, һәр

 ягы урман иде;

Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән

 юрган иде.

Зурмы? – дисәң, зур түгелдер, бу

 авыл бик кечкенә;

Халкының эчкән суы бик кечкенә –

 инеш кенә.

Анда бик салкын вә бик эссе түгел,

 урта һава,

Җил дә вакытында исеп, яңгыр да

 вакытында ява.

Урманында кып–кызыл кура җиләк

 тә җир җиләк;

Күз ачып йомганчы, һичшиксез,

 җыярсың бер чиләк...

 

Шагыйребез Габдулла Тукайның “Шүрәле” әкият-поэмасы нәкъ Камышлы районының Дәүләткол авылын тасвирлап язылган диярсең: чылтырап аккан дүрт чишмәсе, авылны урталай ярып төшкән инеше, умарталык чокырындагы, Люба акланында үскән җир һәм кура җиләге, бөрлегәннәре шушы әкияттән алынгандыр кебек! Ә Озынтау чишмәсенең “каз ташлары” әкияттә дә юк. Чыннан да кошларга охшаган шушы ташлар турында безнең якларда риваять тә бар әле. Имеш, Озынтау чишмәсе буйлап үскән әрәмәлектә җылы якларга китеп баручы кошлар ялга туктаган булганнар. Аларны сунарчы күреп алган да, берсен атып үтергән. Ул юл күрсәтеп баручы кош булган икән. Җылы якларга юлны таба алмаган киек казларның каурыйлары чишмә төбенә төшеп, каз ташларына әверелгән. Ә казлар тау астына кереп югалганнар.

 

Бәлки, шушы чишмә суларын эчеп үскәнгәдер, биредә уңган-булган, җырга бай, моңга гашыйк халык яши торгандыр. Аллаһыга шөкер, быел инвесторлар ярдәме белән авылның күп еллар буш яткан җирләре дә сөрелде. Озакламый фермер Фәрит Гыйлаҗев хуҗалыгы да киңәеп, авылда яшәүчеләргә эш ачылыр, дигән өмет бар.

 

Клуб мөдире Нәсимә Сафиуллина Дәүләтколда “Уйнагыз, гармуннар!” бәйрәмен уздырырга тәкъдим иткәч, бу идеяне авыл халкы күтәреп алган. Авылның активистлары Рәфис һәм Әгътәс абый Гыйззәтовлар, Рәшит һәм Зөлфия Дәрҗемановлар, Мөнирә Сәгыйдуллина, Раилә Ганеевалар шундук җиң сызганып эшкә дә тотынганнар.

 

Без, бәйрәмгә килүчеләр, авыл клубына барып кергәндә, сәхнәдә концертка соңгы әзерлекләр бара иде инде. Клуб әкрен генә халык белән тула, ә авылыбызның иң абруйлы олы кешесен – 90нан узган Ризатдин бабай Галәлетдиновны күрмим. Күптән түгел генә аның Самара губернаторы Владимир Артяков кулыннан “Бөек Җиңүгә – 65 ел” юбилей медален алганын ишеткәч, котламакчы идем үзен. Гармунчы буларак та ул бәйрәм уртасында булырга тиеш иде бит.

 

Клуб мөдире белән киңәштем дә, Ислам Сафиуллинның машинасында Ризатдин бабайны алырга киттек. “Хәзер картайдым инде, кызым, маймыл кебек кеше көлдереп йөрмим,” – дип башлаган иде, ” ай-ваена” да карамый киендердек тә, гармунын алып, кадерләп кенә бәйрәмгә алып мендек. Бөек Ватан сугышы ветераннары көннән-көн кими бара бит. Менә Дәүләтколда да алар бары тик икәү генә калды – Ризатдин бабай Галәлетдинов һәм Минсәрвәр апа Сафина. Исән чакларында кадер-игътибар күрсәтеп каласы иде үзләренә.

 

Шул арада клуб эче халык белән тулган – мыж итеп тора. Утыргычлар җитми башлагач, күрше тирә–яктан эскәмияләр табып китерделәр. Хәер, гармун-моң бәйрәмен сагынып көтеп алган халык басып торырга да риза иде. Камышлыдан хәтта такси яллап килүчеләр дә бар иде биредә.

 

– Дәүләтколдагы гармун бәйрәменә чит авыл гармунчыларын кертсәләр, мин дә тальянымда бер көй уйнар идем, – дип яныма Халисә апа Каюмова килгәч, аптырап киттем. Ничек инде чит булсын? Дәүләткол, Бозбаш, Йолдыз Камышлының өч якка таралган тамыры түгелмени? Уйна, җаным!

 

Читтән кайткан авылдашларыбыз катнашында “аулак өй” уены башланды. Әйтерсең айлар буе репетиция ясаганнар! Сәхия апа Шәвәлиева, Талига апай Галәлетдинова, әнием Фәнүзә Сәгыйдуллина яшь чакларын искә төшереп, кызыклы хәлләр турында да сөйләп алдылар.

 

Аулак өйдә кул эше эшләп утырган Нәсимә, Мөнирә, кунак кызы Раилә янына ничек инде егетләр килмәсен, ди?! Оныкчык ролен башкарган Азалия Вахитова, Диана Шәрипова (коеп куйган артистлар – сәхнәнең киләчәге) кунакка егетләр килүен хәбәр иткәч, кул эшләре онытылды, уен–көлке башланды. Таһир Шәкүров борынгы көйләр белән юандырды, ә Рәфис Гыйззәтов йөрәкләрне җилкендереп, “Камышлы вагын” биетте. Әбиләр элеккеге җырларны искә төшереп алдылар, ә Сәхия апа инде дан казанган үзенең “мари” биюен биеп күрсәтте. Ул гына җитмәде, уенчыларга, кунак егете Алмаз Галихановның “Алматаның алмасы” җырына биешеп, яшьләр дә, әбиләр дә «клубка чыгып киттеләр»...

 

Авылның һәр йортыннан бер генә кеше булса да сәхнәгә менде ул көнне. Әсфәр Галәлетдинов, әниле–уллы Венера һәм Ринат Инсаповлар, агалы–әтиле–уллы Әгътәс, Мөдәррис, Рәфис Гыйззәтовлар, ирле–хатынлы Рәшит һәм Зөлфия Дәрҗемановлар, әниле–кызлы Талига һәм Раилә Галәлетдиновалар, Лилия, Азалия..., игезәкләр Таһир һәм Мөнирә... шулай гел җырлап торсалар, моң югалмас, моң яшәр әле авылда!

 

Бәйрәм алдыннан гына “Бердәмлек” газетасында (баш мөхәррире үзебезнең Дәүләткол авылында туып үскән ир–егетебез Рәфгать абый Әһлиуллин бит) басылып чыккан Сәхия апа Шәвәлиеваның “Боз хатыннар” исемле язмасы да бик вакытлы булды. Шунда искә алынган күренекле татар шагыйре, Габдулла Тукай бүләге иясе, якташыбыз Рөстәм Мингалимнең “Кышкы суыкларга кердек исә...” шигырен әбиләребез, әниләребезгә багышлап, бу көнне сәхнәдән укымыйча мөмкин түгел иде.

 

Сәхнә артында “Азан” һәм “Бердәмлек” газеталарында 2005 елда басыпып чыккан чит ил хатын–кызы Наиләнең ачы язмышына багышланган мәкаләне дә искә алып тордык әле. Ул да бит “Боз хатыннар” рәтенең иң беренче сафларында булган. Сугыштан безнең авылга солдатка ияреп Дәүләтколга кайткан мәхәббәт корбаны – Франциядә иркә тормышта тәрбияләнеп үскән Нелли исемле поляк кызы биредә ат белән зур мичкәләрдә малларга су ташыган, авыл хатыннары да күрмәгән нужаларны күргән, чөнки аны биредә егетнең әтисе-әнисе килен итеп кабул итәргә риза булмаганнар. Аны әле дә биредә бик яхшы хәтерлиләр. Нелли-Наиләне дә, аның вакытсыз дөньядан киткән сабые Сәрияне дә сагынып, жәлләп искә төшереп тордылар хатыннарыбыз. Кечкенә генә булса да, зур истәлекләргә бай бит ул безнең авыл...

 

Камышлы районындагы тагын бер кечкенә авыл – Бозбаш. Шулай ук кечкенә булса да, клубы бар. Клуб директоры Венера Әбрарова шушы Дәүләтколда үткәрелгән матур бәйрәмне күреп сокланды һәм “Гармун бәйрәмен” үзләренә дә кунакка чакырып алды. Дәррәү кубып икенче көнне, буранга карамастан, Бозбашка киттек. Урман уртасына урнашкан бу авыл бик кунакчыл икән. Гөрләтеп концертны тәмамлауга өстәлдә ике бәлеш пәйда булды. Өстәл артында да сүз башлыча халык сәнгате тирәсендә бөтерелде. Нәсимә Сафиуллина белән Венера Әбрарова бертавыштан авыл җирлеге башлыгы Минзаһит Сафинга рәхмәтләрен белдерделәр. “Мәдәнияткә йөзе белән караган кеше ул безнең Минзаһит Абдулхакович, клубны да киендерде, милли күлмәкләр хәстәрләргә дә ярдәм итте. Нинди генә йомыш белән керсәң дә, йөзе ачык, сүзе үтә,” – дип мактап бетерә алмадылар үзен. Бүгенге көндә хакимият ихтыяры белән дә, акчасы белән дә булышмаса, үзешчән сәнгать коллективлары берни дә булдыра алмас иде. Кечкенә генә авылда да нинди зур бәйрәм ясый алды менә Дәүләтколның уңган, тынгысыз йөрәкле иҗат кешеләре!

 

Билгеле инде, татар кешесе чәйсез яши алмый. Ләкин шунысы да мәгълүм: коры чәй тамакны кыра. Ә инде баллап-майлап эчсәң, тәмле дә, шифалы да. Тормыш та шулай – язмыш биргән елларны китапсыз да, җырсыз-моңсыз да үтеп була, ә алар белән бизәлгән яшәү – ямьлерәк тә, тәмлерәк тә.

 

Менә шушы көннәрдә генә тарау йөргән әдәби-гыйльми мирасыбызны саклап калуда, үткән тарихыбызны өйрәнүдә, татарларга басма сүз таратуда роле гаять зур булган “Бердәмлек” газетасының 20 еллыгын билгеләп үттек. Анда эшләүче якташыбыз Рәфгать Әһлиуллин да, барлык хезмәткәрләре дә тормышыбызны бизәп, безгә шундый матур газета чыгарып торалар. Бу инде безгә бал да, май да. «Бердәмлек»леләрне шушы зур бәйрәмнәре белән котлап, шигырь бүләк итәсем килә:

 

Фани дөнъя гүзәллеген күрү өчен,

Җиргә туа, матур итеп яши кеше,

Максат куя һәм ирешә, үргә менә,

Булса әгәр, чын күңелдән сөйгән эше!

 

 

Рәсемдә Ризатдин бабай ГАЛӘЛЕТДИНОВ.

 

Тольятти –Дәүләткол– Камышлы.


Зөлфия ГАЛИХАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 30.04.2010
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»