|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.04.2019 Мәдәният
![]() Театр – күңелләргә юл салучы сәнгать
Похвистнево районының Гали авылында 11нче мәртәбә Расих Латыйпов исемендәге “Халкым минем” иҗат фестивале уздырылды. Ул Самара өлкәсе татарлары өчен генә түгел, тирә-як регионнар өчен дә әһәмиятле мәдәни вакыйгага әверелде. Быел ул Театр елына багышланган иде. Театрны кеше күңеленә юл салучы сәнгать дип атыйлар. Чөнки театр - халыктан, ә халык үз тормышын тасвирлап күрсәтүче театрдан башка яши алмый. Гомумән, татарлар - театр сөючән милләт. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай да: “Театр - безнең киләчәк, көнкүрешебез өчен файдалы һәм өмидле бер нәрсә”, - дип язган бит. Иҗади фестивальдә Похвистнево һәм Камышлы районнарының татар авылларыннан килгән театр коллективлары чыгыш ясадылар. Сәхнә башта балаларга бирелде. Галилеләр Гүзәлия Тарханованың “Өч теләк” әкиятен сәхнәләштергән булсалар, яңамансурлылар “Алтын балык” әкиятен күрсәттеләр.
Өлкәннәр бәйгесен Гали авылының театр коллективы башлап җибәрде. Алар Туфан Миңнуллинның “Бәхетле кияү” әсәрен сайлап алганнар. Комедия геройлары ачыктан-ачык дошманлык күрсәтмиләр, каршылык тик аңла-шылмаучанлыктан килеп чыга. Беренче мәртәбә кунакка кайткан кияүләрен һәм күптән күрмәгән кызларын Харис ага белән Нәфыйга апа бик салкын каршылыйлар. Татар милләтенә бу һич тә хас булмаган нәрсәдән кияүләре Нури да, кызлары Мөнирә дә нишләргә һәм нәрсә әйтергә белми торалар. Аңлашылмаучанлык икенче көнне, төнлә явып үткән яңгырдан соң гына ачыклана. Эш менә нәрсәдә икән: күптән яңгыр яумаганлыктан, игеннәрнең кибү куркынычы туган. Шушы кайгы Харис ага белән Нәфыйга апаның кияү кайту шатлыгын да томалаган, әлбәттә. Ә төнлә явып үткән яңгырны авыл халкы, кияү алып кайткан дип, яхшыга юрыйлар. Шулай итеп, иртән уянган халык әллә яңгырга, әллә Харис аганың киявенә бик тә сөенәләр.
Яңа Мансур үзешчәннәренең - “Кич утыру”, ә Мәчәләй авылының “Шатлык” театр коллективының “Шифаханәдә булган вакыйга” күренешләреннән соң, Камышлы районының Балыклы авылы артистлары Галиәсгар Камалның “Беренче театр”ыннан өзек күрсәттеләр. Ләкин шул кыска гына өзек тә Вәли ролен башкаручы Ленар Абсаттаровның талантын тулысынча ачып күрсәтте. Тамашачылар аның уенын югары бәяләделәр һәм озак итеп кул чаптылар.
Камышлы авылының Халык театры да талантларга бай. Илгиз Зәйниевнең “Әрем исе” мелодрамасында Гөлнара Шәфигуллина Нурзилә образын бик табигый һәм тормышчан итеп җиткерә алды һәм шуның белән тамашачыларда пьеса герое Сәфәргә карата кызгану хисләре уятты. Тамашачылар, сәхнәдә барган вакыйгалар өеренә ияреп китеп, спектакльне зур кызыксыну белән карадылар.
Иске Ярмәк авылының Халикъ Садри исемендәге мәдәният йорты театры коллективы исә авылдашлары Илшат Галимов иҗат иткән “Өмет” драмасын сәхнәләштергәннәр. Бөек Ватан сугышының иң авыр 1943 елында Иске Ярмәк авылына эвакуация буенча балалар йорты китерелергә тиеш. Колхоз эшендә бил бөккән ач-ялангач авыл халкы, шушы ятим балаларның хәленә кереп, балалар йорты төзи, Орлов өлкәсенең Касымово шәһәреннән китерелгән ятимнәрне үз балалары кебек күреп, күңел җылысын биреп, каршылыйлар, авызларыннан өзеп ашаталар һәм әле тагын егерме ел буе төрле милләт балаларын тәрбияләп, зур тормыш юлына бастыралар.
Бу драма әсәре Бөек Ватан сугышының яу кырларында башларын куйган, җиңү көнен якынайту өчен тылда аяусыз эшләгән авылдашлар истәлегенә багышлана. Сәхнә бизәлеше дә, костюмнар да, реквизитлар да сугыш чорына туры китереп эшләнгән, ә һәр артистның уйнау осталыгы югары дәрәҗәгә җиткерелгән иде.
Шулай итеп, биш коллектив арасыннан искеярмәклеләр беренче урынга лаек булдылар, камышлылылар — икенче, Балыклы үзешчәннәре — өченче урыннарны алдылар. Шулай ук Ленар Абсаттаров — “Иң яхшы ир-ат роле”, ә Гөлнара Шәфигуллина “Иң яхшы хатын-кыз роле”н башкаручы дип танылдылар.
Менә шуның белән Театр елына багышланган “Халкым минем” иҗат фестивале тәмам. Бөтен коллективларга, фестивальне оештырган Гали авылы Мәдәният йортына, Похвистнево районы администрациясенең мәдәният бүлеге хезмәткәрләренә, районның “Туган тел” татар җәмгыятенә, ерак юлны якын итеп килгән Самара өлкәсе “Туган тел” җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүровка, директоры Фәрхәд Мәхмүтовка һәм оешма әгъзасы Азат ага Надировка зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Мәрхүм Расих Мөҗаһит улы Латыйпов башлап җибәргән “Халкым минем” иҗат фестивале киләчәктә дә үзенең эшен дәвам итсен иде, дигән теләктә калабыз.
Зөлфим АСЫЛГӘРӘЕВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
Фотода беренче урынны яулаган Иске Ярмәк авылының театр труппасы
--- |
Иң күп укылган
|