поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
25.04.2019 Авыл

«Мәшәкатьле» авыл: Кишер Аксуында кишерне авыз белән чәчәләр

Буа районындагы Аксу авылын халык Кишер Аксуы дип йөртә. Авыл халкы гомер-гомергә кишер чәчә анда. Анысын без дә чәчәбез инде диярсез. Алар бакчадагы ике түтәлгә генә түгел, ә өй артларындагы зур бәрәңге бакчасын тутырып диярлек чәчәләр шул аны.

Аннары, иң кызыгы, кишер орлыгын авызга алып, өреп чәчәләр. Моның турында ишеткәч, аксулыларның кишер утыртканнарын барып күрәсебез килде. Әмма без оешып шалтыратканчы, алар инде кишерләрен чәчеп бетергән иде. Соңга калганбыз булып чыкты. Бактың исә аны җир кардан ачылгач ук чәчәләр икән. Быел, карлар эри башлауга, бакчага кайчан чыгасыларын сорашып, гел шалтыратып тордык. «Аксу халкы кишер чәчәргә чыккан» дигән хәбәрне ишеткәч үк, тиз генә юлга кузгалдык. Авылга барып кергәндә бакчада өмә булып кишер чәчеп йөргән халыкны күрүгә, эчкә җылы керде. Мәзәктәгечә, өлгердек, кодагый!

Киленнәр остарак «өрә»
 
Аксу халкы ашый торган кишер орлыгы гади генә түгел, Америкадан ук кайтартылган ди.
 
– Халык арасында электән шундый сүз йөри. Кайдан кайткандыр, анысы төгәл генә билгеле түгел, ә менә алып кайтучысы авылдашыбыз Хөснетдин улы Шәрәфетдин булуына шикләре юк. Узган гасырның 60нчы елларында Хөснетдин дигән кеше яшь хатын алып кайта. Шәрәфетдин исемле ун яшьлек улы шуннан соң өеннән чыгып кача. Күп юллар үтеп, шактый нужалар күреп, Самара шәһәренә барып җитә. Бер сәүдәгәргә эшкә яллана, башта йомышчы малай булып йөргән, аннары үзен приказчик итеп куйганнар. Авыл халкы өчен суга төшкәндәй юкка чыккан Шәрәфетдин, 15 еллап гомер узгач, өйләнерлек, өй салырлык акча туплап, төрле яшелчә орлыклары алып, авылга кайтып төшә. Шунда кишер орлыгы да була. Кишер Аксуында бүгенге көнгәчә игелгән кишер – ил гизгән Шәрәфетдиннең авылдашларыбызга калдырган мирасы, – дип, кишер кыйссасын сөйләп алды безгә китапханәче Фәридә Нургалиева.
 
 
Фәридә үзе тумышы белән Күл Черкене авылыннан. Бу авылга укытучы булып килеп, шушында килен булып калган.
– Кияүгә чыкканда, ул авылга белеп барасыңмы, мәшәкатьле авыл, эше күп бит дип әйтүчеләр дә булды, – дип елмая ул. – Килен булып килүчеләр кишер орлыгын күбрәк тә өрә әле. Алар остарак «өрә», диләр бездә. Күрше район-авылларга килен булып киткән кызлар анда да кишер үстерүләрен дәвам итә. Мәшәкатьле авыл дигәннән, әллә ни авырлыгын күрмибез, ияләштек инде. Туфрагыбыз кара, уңдырышлы. Рәхәтләнеп үстерәбез, шуннан кергән керем белән көн итәбез.
 
«Кишер чәчмәсәң, гаепләрләр кебек»
 
Аксуда бүген 202 хуҗалык исәпләнә. Бөтен хуҗалык та диярлек кишер үстереп көн күрә.
– Гомер-гомергә кишер чәчтек. Әби-бабалардан калган шөгыль инде бу. Кишерсез дөнья файдасыз диярсең. Элек бер бакча тутырып утырта идек, хәзер яртысына гына чәчәбез. Авылда фермерлар да күпләп утырта башлады. Аксуда торып кишер чәчмәсәң, гаепләрләр кебек, – дип, сүзгә кушыла Люция Зиннәтуллина.
 
 
Кишердән бөккән дә, пирог та пешерәләр. Чәй итеп тә киптерәләр, кайнатма да әзерлиләр. Кыш буе витамин ашап кына торалар. Ә көз көне кишер бәйрәме уздыралар. Бер бәйрәмнәренә Минтимер Шәймиев тә килгән булган. Кем кишердән нәрсә әзерли белә, шуны бәйрәмгә алып чыгалар. Чәен дә, согын да эчәләр, кайнатмасы, пирогы белән дә сыйланалар.

«Су сибеп үстермибез»
 
Кишер орлыгын аксулылар үзләре әзерли. Яз көне аны уып, иләп, ярты көн суда тоталар. Кайберләре үрдереп чәчүне өстенрәк күрә. Кишер түтәлләре бакчаның буеннан-буена озын һәм биек итеп эшләнгән. Аны бау куеп, тигезләп баралар. Казып тырмаланган түтәлгә хатын-кызлар кишер орлыгын авызга кабып өрә. Алай иткәндә, ул тигезрәк төшә икән. Аннары орлыкны җилсез көндә чәчәргә кирәк, бер генә өрәсең дә түтәлгә тигез итеп төшә дә утыра. Кишер өрүче артыннан берничә кеше көрәк белән туфрак атып, каплап бара. Туфракны тырма белән тигезләп баручы алар артыннан йөри. Шуның белән шул, бер тапкыр да су сипмиләр. Ходай биргән яңгыр белән генә үстерәбез, диләр өмәгә җыелучылар. Җәй буена инде чүп утыйлар, сирәклиләр. Июль башында сата да башлыйлар. Аларны элек халык үзе Казанга, Чебоксарга барып урнаштырып кайтса, хәзер фермерларга гына биреп җибәрәләр. Узган җәй килограммын 25 сумнан сатканнар, аннан соң бәясе 18гә калган. Яз көне дә сатучылар булган, анысын 12 сумнан озаттык, ди Люция апа.
 
Бер елны кишер утырткан җиргә икенче елны бәрәңге яки суган чәчәләр. Шулай итеп, урынын алыштырып торалар. Кишернең ярылганнарын, тармакланып үскәннәрен, алганда киселгәннәрен терлеккә ашаталар. Бүре дә тук, сарык та исән.
 
 
Кишер орлыгын, әйткәнемчә, өмә ясап чәчәләр. Бөтен туганнар, күрше-күлән җыела. Кишерне чәчкәннән соң җыелышып чәй эчәләр. Бу да халыкны туплап, берләштереп торган авылдагы бер матур гадәт. Ата-бабаларыннан калган кәсепкә тугры калып, Аксу халкы бүген дә бердәм булып яши.
 
Люция Зиннәтуллинадан кишер кайнатмасы
 
Кишерне угычтан уабыз. Ит тарткычтан да чыгарырга ярый. Мин үзем угычтан уып эшләргә яратам. Бер кг кишергә ярты стакан сыек май, ярты стаканлап су, шикәр комы, 1-2 әфлисун, 1-2 алма уып салам. Әфлисунны – мандаринга, сыек майны сыер маена да алыштырырга ярый.
 
 
Зөлфия Хәлиуллина фотолары

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 25.04.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»