поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.04.2019 Ана теле

Ана теле: Тавыш тел канунына буйсынамы? Аһәңсез сөйләм булмый

Телебезнең мөстәкыйльлеген билгели торган асыл сыйфатлары – законнарының Гыйбадулла Алпаров тәртибендәге соңгысы – ул: “6. Аһәң, тыныш. Җөмләдә сүзләрнең нинди көй, нинди аһәң белән әйтелүләре, сүзне туктатып, тыныш ясалулар да телебезнең тышкы күренешләреннән бер төре дип саналырга тиеш. Күп вакыт без җөмләнең кисәкләрен, сорау, өндәү, хәбәр, боерык җөмләләрен, оешма, кушма җөмләләрне, аларның баш һәм иярчен булуларын нинди аһәң (тон) һәм нинди тыныш (пауза) белән әйтелүләренә карап аера алабыз...”. (Сайланма хезмәтләр. Казан: Татар.кит.нәшр.,2008, 73 б.).

Телнең канун дәрәҗәсендә фәндә беркетелгән бу үзенчәлегенең асылына төпле төшенергә керешкәнче, “аһәң” төшенчә-терминынын үзен ачыклап китү кирәктер. Бу темага язма әзерләргә керешкәч, ана телендә аралашучан, мәдәният, сәнгать өлкәсе белән шактый хәбәрдәр берничә таныштан шул төшенчәне белү-белмәвен белешеп алдым. Төп-төгәл җавап бирүче булмады. Тавыш, көй, моң төшенчәләре белән, хәтта музыка, гармония, тон төшенчәләрен дә телгә алып аңлатырга тырышып карадылар. “Аңлатмалы сүзлек”тә ни диелгән? 1.Яңгыраш. 2. Тавыш, тон; 3. Моң; ләззәтле кичереш, тойгы. Мисалларда да бу сүзне белдергән төшенчәнең турыдан-туры тел белән бәйләнеше аңлатылмаган.
 
Ярый әле “Әдәбият белеме сүзлеге”ндә (Төзүче-редакторы А.Г.Әхмәдуллин) Казан: Татар.кит.нәшр., 1990, 22–23 б.) берникадәр ачыклык кертелгән: Аһәңлелек (фарсыча аваз, тон, көй мәгънәсендә) – прозада, шигырьдә телнең авазлар составын үзенчәлекле куллануга нигезләнгән гармонияле яңгыраш; тартык яки сузык авазларның, басымлы яки басымсыз иҗекләрнең, интонация төсмерләренең, бер типтагы синтаксик әйләнмәләрнең һәм сүз кабатлауларның яңгыраш ягыннан үзара ярашуы һәм колакка ятышлы булып ишетелүе. Әлеге фонетик-стилистик алым әдәби текстның яңгырашын, сүзләрнең җанлы хәрәкәтен күздә тота һәм авазларның кабатлануына һәм охшашлыгына да, шулай ук аларның контрастлыгына, аерымлыгына да бердәй дәрәҗәдә нигезләнә. Интонация белән тыгыз бәйләнештә хәрәкәт итеп, аһәңлелек поэтик сөйләмнең лексик, синтаксик һәм мәгънәви-эмоциональ төзелеше белән бәйләнешле сурәтләү чарасы булып әверелә. Аһәңлелеккә аваз кабатланышына нигезләнгән чаралардан анафора, эпифора, аллитерация, ассонанс, диссонанс, аваз ияртеме һәм рифма керә”.
   
Нигә без бу билгеләмәгә аерым диккать иттек? Чөнки ул “аһәң” төшенчәсен турыдан-туры жанр белән ягъни сөйләм төрләре (проза, шигырь) белән бәйли. Ә без, үзегез беләсез, тел кануннарының нәкъ менә сөйләмдә кулланылуын 
 үзәккә алабыз. 
   
Әйе, татар сөйләменең үз аһәңе бар. Ул татарның тавышы белән белдерелә торган милли көе, моңы төшенчәләре илә тыгыз бәйләнештә, ә болар,– татарның уе-фикере кебек үк,– теленнән аерылгысыз. Тел гыйлеме моны таныса да, үзенә аерым бер эзлеклелек, система белән өйрәнмәгән әле. Ул аны моңарчы кардәш өлкәләргә (шигърияткә, музыкага һ.б.) яисә үзенең икенчел, ярдәмчел юнәлешләренә (сөйләм культурасы, сәхнә сөйләме, сәнгати (нәфис) сөйләм һ.б.) тапшырып килгән. Моның төп сәбәбе шунда ки: әлегәчә татар тел гыйлеме телне башлыча язма сөйләмгә нигезләнеп өйрәнде, мәктәптә дә язма чыганак, мисалларга гына таянып язылган грамматика өйрәнелде. Ә аһәң, тыныш законы, әлбәттә инде, турыдан-туры тавыш белән, әйтү белән бәйле. Бу закон әйтмә сөйләмдә генә тулысынча ачыла ала.
   
Соңгы елларда татар милли музыкасын, театр, эстрада сәнгатен, телнең кулланыш-сөйләмият тармагын, аңа якынрак торган стилистика, риторика – нәфис сөйләм белән бәйле юнәлешләрен өйрәнүнең көчәюе татар моңын-көен төплерәк аңларга, аһәң, тыныш законын гамәлдә үтәү мөмкинлекләрен тулырак барларга юл ачты. Бу юнәлештәге фәнни хезмәтләргә күзәтү ясау – үзенә бер өлгереп җиткән тема. В.Хаков, Х.Курбатов, Ш.Асылгәрәев, И.Бәширева, Р.Абдуллина, С.Поварисов, Г.Нуриев, Х.Сәлимев һ.б. галимнәрнең хезмәтләре бу өлкәдә белем-мәгълүматны шактый тулыландыра.
   
Бәхәссез ки, татар сөйләменең башка милләтләрнекеннән үзгә аһәңе (көе, тоны, паузасы, интонациясе, тынышы һ.б.) бар. Аны закон дәрәҗәсендә тану фән өчен дә, гамәли кулланыш өчен дә бик әһәмиятле. Татар кешесе аңа табигый (үзеннән-үзе) буйсыну белән канәгать булмыйча, махсус тоярга, асылын белергә, камилләшү күнекмәләре башкарырга тиештер. Шунсыз законның бозылуын тоеп булмый, үзеңдә бозмаска омтылу хисе дә тәрбияләп булмый.
   
Аһәң, тыныш законының тел кануннары рәтендә иң азакта торуы – очраклы түгел: бу законның нигезендә гаҗәеп кыйммәтле бер үзенчәлек ята – ул әлегә саналып анализланган биш законның суммасыннан хасил була. Чыннан да, әйтик, сүздә яисә фразада басым дөрес төшмәсә дә, милли авазлар үз асылы-үзенчәлеге белән дөрес әйтелмәсә, сүзнең тамырына бәрәбәр кушымчалары да гармониягә буйсынмаса, сүз кебек үк сүзтезмә (синтагма), җөмлә, фраза да тәртип, кабатлау законнарына буйсындырылмаса, сөйләмдә нинди аһәң, нинди көй-моң турында сүз булуы бар?!
   
Беренче чиратта һәр аваз үз милли сыйфаты белән әйтелергә тиеш. Татар сузыклары гадәттә тулы тын белән, тутырып әйтелә. Ни кызганыч, соңгы вакытта сузыклар тараюга бара, авыз тутырып алма, рәхәт, авыл диясе урынга ылмы, рэхт, ывл диелә. Бу аеруча җырларда бозылганда тешкә катырак тия, чөнки көйгә, моңа салынган сүзгә колак бит сизгеррәк. “...Ә мин чечке бүләк итәрмен...” (Чәчкә урынына); “... сиям сине шешенеп...” (сөям сине шашынып урынына) кебек өтеклекләрдә нинди көй, аһәң булсын ди!
   
Тартыкларны бозу да күнегелгән күренешкә әйләнеп бара. І,Ѓ,W ларны өч-дүрт буын татар дөрес әйтмәскә күнекте инде. һ урынына х дию, ң урынына н диюләр дә оятка саналмый. Сузыгы да, тартыгы да бозылган сүзнең, фразаның көе-аһәңе генә түгел, мәгънәсе дә үзгәрә. Кыр диясе урынга кыйр яисә кер дигәч, ни сөйли икән бу? дип аптырамый нишлисең?!
   
Янәшә тартыкларны гайре татарча әйтү, дөресрәге, татарча әйтә алмый азаплану, аның кәсәфәте буларак сөйләм көенең кытыршылануына да еш юлыгабыз – киоскыны киоск дип, Ульяновскине Ульяновск дип, язылганча яисә урыс үзе әйткәнчә дип әйтергә азапланудан сөйләмдә нинди көй-аһәң булсын. Алай дип әйтергә татарның авыз-тавыш әгъзалары тумыштан көйләнмәгән.
   
Гомумән, алынмаларны телебезнең сингармонизм, басым законнарына буйсындырмау, аларны үз телләрендәгечә яисә урыс алфавиты белән язылгандагыча әйтергә азаплану аркасында сөйләмнең бозылуын галимнәр кат-кат кисәтеп тора. Юкка гынамы халык үзе эшләпә, ыстанса дип күнеккән, бүген дә пырансет, персидәтел ди, ә мәктәп шпион, коттедж дияргә кушып талкый.
   
Аңлашыла булса кирәк, телнең без санап киткән законнарының кайсысы гына бозылса да сөйләмнең тулаем агышына һичшиксез зарар киләчәк, татарча түгеллек кычкырып торачак. Моңа без әлеге кануннарны күзәткән язмаларда мисалларны шактый китергән идек. Бу хакта уйланыр, сабак алыр һәм күнегүләр ясар өчен шул язмаларыбызның кайбер өлешләрен кире кайтып укып чыгарга киңәш итәбез. Бүген исә бу законнар бозылганга сөйләм аһәңенә аеруча нык хилафлык килә торган очракларга (мисалларга) гына тукталабыз.
   
Шундыйларның чираттагысы басым законына килсәк, сөйләм агышында басым аһәңе аерым сүзләр басымы җыелмасыннан хасил булса да, көй-аһәң берәмлеге булып алгы планга сүзтезмә басымы чыга. Шуңа күрә бу берәмлек үзенә аерым категория – синтагма дип кабул ителгән дә. Аһәң, көй, моңны хасил итүче интонация, тавышың күтәренкелеге, төшенкелеге, тембр, ритм кебек төшенчәләр бары синтагмада ачыклана, аларны синтагмада күзәтү, анализлау гына фәнни дөрес, тулы, ачык була ала. Гомумән алсак та сүзтезмә – ул (башлыча, синтагма сыйфатында) татар сөйләменең көйле-моңлылык, аһәңлелек чарасы, димәк ки, әлеге законны гамәлгә ашыру – реальләшү чарасы да.
   
Менә беркөнне радио тыңлаганда ярты сәгать диярлек азапланып утырдым – берәү сөйли, әмма сөйләм агышыннан аның ни сөйләгәне аңлашылмый. Татарча сөйли үзе, сүзләре дә татарча, хәтта басымнары да һәр сүздә дөрес төшә. Әмма сөйләмнең агышы татарча түгел. Нидән бу? дип уйлый торгач кына (шуны уйлап утырып, текст тулаем аңлашылмыйча калды), сөйләүченең һәр сүзне аерым-аерым дөрес әйтеп тә, аларны бер-берсенә бәйләмичә әйтүе, бәйләгән очракта да үзенә мөстәкыйль сүзтезмә итеп әйтүе, ә синтагмадан синтагмага “җилемләп” бармавы аңлашылды.
   
Ул автор хәтта парлы сүзләрдәге, кушма сүзләрдәге тоташ басымны да “вата-җимерә” бара иде. Баш-кала, бала-чага, җил-давыл дип һәр компонентны аерым-аерым басым белән әйтә. Бала чага дип әйткәндә нинди мәгънәсезлек килеп чыкканын да тоймыйча әйтә.
   
Аерым бер кешедәге мондый кимчелеккә күз дә йомар идең, әмма бөтен бер радиостанса шулай сөйләсә... Баштагы чорында “Курай” радиосының барлык дикторлары да шулай керәле-чыгалы, килделе-киттеле сөйләү хатасын үткәрде, хәзер инде – кайберләре генә. Түзә алмагач, бер мисалны куен дәфтәремә дә язып куйганмын: “Безгә әле сабан туй мәйданын карап кайтасы бар...”. Аңлашылмаслык бозып әйтелгән бу җөмләнең сырты карап сүзенең аерым басым белән мөстәкыйль әйтелүе сәбәпле сынган. Аны кайтудан аерырга һич ярамый иде. Карапкайту бу очракта үзенә бер мөстәкыйль лексема итеп әйтелергә тиеш.
   
Шушы бер мисалдан гына да күренде ки: нинди генә дөрес басымлы, татарча көйле тоелмасын, әгәр мәгънә томанлыгы, китеклеге сизәсең икән, бу фраза, бу сөйләм барыбер көйсез, тәмсез булыр. Димәк, аһәңле, дөрес яңгырашлы сөйләм өч үзәктән тора: әйтәсе төшенчәңә иң тәңгәл килгән сүз булсын, җөмләдә ул үз урынына куелсын һәм бу җөмлә (фраза) дөрес басым белән, элгәренә мәгънәви бәйләнештә әйтелсен. Әйдә әле, менә бу җөмләнең нигә татарча дөрес яңгырашлы түгеллеген анализлап карыйк: “Җил төньяктан, бер-өч метр...”. Моны үзегез әйтеп карагыз. Татарда бит бер сүзенең саннан (один) башка күп төрле мәгънәләре арасында “чамасы” дигән мәгънәсе дә бар (...бер ун көннән кайтырмын...). Шуңа күрә дә бу очракта дөресе: “бердән алып өчкә кадәр” булыр иде. Фраза тегесе кебек мәгънәви китек, тоссыз тоелмас иде...
   
Аваздан иҗек, иҗектән сүз, сүздән җөмлә, җөмләдән текст өлешләре оеша барган, үсә барган кебек сүз басымы да синтагма басымына, ә аннары фраза басымына әверелә бара. Ана телебезнең көе-аһәңе, мәгънәви һәм хисси төгәллеге шушы чара белән ирешелә дә. Җөмлә эчендә синтагма ул, башлыча, яңалыкны, әлегәчә әйтелмәгән фикерне белдерә торган кисәк. Берничә сүздән торса да ул бербөтен морфема хасил итеп әйтелә. Бу, беренче чиратта, атамаларга, терминнарга кагыла. Аларның басым бөтенлеген катгый сакларга кирәк. Казан спорт сарае түгел, Казан спорт сарае, Татарстан язучылар берлеге түгел, Татарстан язучылар берлеге, Казанның Зур кызыл урамы түгел, Казанның Зур кызыл урамы һ.б.
   
Синтагма яңгырашын вакыт-вакыт тәҗрибәле генә диктор, укытучы, артистларыбыз да бозып куя. Монда инде галимнәребезнең дә тискәре өлеше бар дип саныйм. Кайбер галим, белгечләр сүз басымын тел берәмлеге буларак аерып алып тикшергән кебек, синтагма басымын да махсус грамматик категория итеп, сөйләмнән аерып алып тикшерәләр. Әйтик, заманында алдыңгы сарык караучы синтагмасыннан алдыңгы сарык тезмәсен каерып алып чыгардылар да алдыңгы сарык буламыни, дип авыз ерып алырга да форсат таптылар. Күптән түгел генә бер язучыбыз “Алар хуҗалыгында 6 мөгезле эре терлек бар” дигән җөмләне сөйләмнән тартып алып, аның эчендәге 6 мөгезле тезмәсен аерып чыгарып, алты мөгезле терлек буламыни, дип сафсата сатты.
   
Синтагма басымы, фраза басымы дөрес төшкәндә мондый ясалма проблема беркайчан да килеп тумый. Бу дөньяда алты данә мөгезе булган терлек тә бар икән дип уйлап, шуны күз алдына китереп йөргән татар да бар, дип уйлыймы икәнни ул язучы?!
   
Аһәңә мөнәсәбәттә аның башка кануннар белән бәйләнешендә сингармонизм законы аеруча әһәмиятле. Моңа карата үзебезнең дә кайбер күзәтүләр. Сөйләмне тәэсирле итү өчен язу гына төп чара түгел, табигый аһәң мөмкинлекләре телнең әйтү асылында салынган – ул хәзинә авазлар ярашы (сингармонизм) кануны булып береккән. Борыңгы телдә һәр сүзнең нечкә дә, калын да төре булган. Иң борыңгы рун язуы ук ул әйтелешне рәсмиләштергән. Әйтик, бүгенге язмабызда “ы”, “ый”, “и” рәвешендә белдерелә торган авазларның үз хәрефләре булган, чөнки алар үзләренә хас мәгънә төсмерләренә ия. Бүген дә булсын иде шундый тамгалар. Әлегә исә аваз бирә торган мәгънә һәм хис төсмерләрен тоемлауны балаларда ничек тә сакларга кирәк: ачы – әче, аз – әз, сугыш – сүгеш, әтнә – атна, бармак – бәрмәк, акрын – әкрен. Чын татар боларда салынган мәгънә төсмерен тумыштан тоемлап яшәргә, кирәк чагында куллана белергә тиеш. Менә Зөһрә Сәхәбиева ничек тәмле, зәвыклы итеп: Әкрен искән җәйге җилләрдә, ди. Монда ул сүз берничек тә калын була алмый. Янә: Әче җилләр, давылларга ничек шулай бирешмәгән (җыр); Син генә миңә ерак (Р.Ильясов җырлый); Төрекләр сәби дип җырлады (сабыйны); Илһам Шакиров, Зөһрә Сәхәбиева, Флера Сөләйманова “сәләм” дип кенә җырладылар.
   
Бу канун, аваздан башланып бөтен сөйләмдә эзлекле дәвам итәргә тиеш – татарның аһәң асылы шушыннан тора: иҗектән (Васыйл – Вәсилә); Вахыйт – Вәхит); сүзгә, сүзтезмәгә, җөмләгә, бөтен сөйләмгә (текстка) күчә. Җырда чишмә чылтыравы (челтерәве урынына) дип калын әйтелгәндә) чишмә сүзенең үзенең дә аһәңе, моңы төссезләнә бит! Зыйфа Басыйрованың “суда йөзәләсеңме”се рухында тәрбияләнгән Наҗия Теркулова көндәлек сөйләмендә дә “Мин җырсыз яшиәлмим” (Тәртип ФМ, 24 ноябрь, 2016) дигән иде.
   
Ни кызганыч, тел кадәр телдә канун саналган гамәли әһәмиятле бу кагыйдәләр бүген сөйләмебездә санга сугылмый. Аларны үтәтерлек орфография вә орфоэпия кагыйдәләре искергән. Үзен Зыйфа апабыз шәкерте санаган җырчы бүген “Каз, үрдәкләр каршы йозалмый” дип җырлый. Татарстан радиосы алып баручысы бүген бер үк текстта әдәбият (ат) дип тә, мәдәният (әт) дип тә сөйли.
   
Күренә ки, татарның үз сүзләренең әйтелешендә кыенлык юк диярлек – теле үз халкына җайланган; кыенлык алынма берәмлекләрдә; радиочыгышында шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшин: тәбиѓәт, диде. Айрат Арслан аның шигырьләрен укыганда табигать диде. Диккать итсәгез, әманәт, табиб, әгъза, мохит, махсус, мәгълүмат, халәт, әмма һ.б. сүзләрне бер үк мәгънәдә без ничә төрле әйтәбез икән. Нигә?
   
Мондый кыенлыкларны хәл итүнең төп чарасы – ул әйтү белән язуны бутамау. Алар икесе ике законлылыкта: язуда – сүзтезмә, әйтүдә – синтагма. Татар сөйләменең көен башлыча синтагма хәл итә. Үз басымы белән. “Сүз басымы сүзне аерым тикшергәндә генә фонологик чара була ала. Сөйләм агышында ул тулысынча диярлек фраза басымы белән алыштырыла. Бу төр басымны синтагмалар хәл итә, ә аларда сүзләр үз чикләрен югалта (Закиев М. Татарский язык. “Языки народов СССР. Тюркские языки” китабыннан, 142 бит).
   
Синтагма бер сулыш, бер тын белән әйтелә торган бербөтен морфема дип уйланылса да, алар,– пауза, ярымпаузаларның төрле булуы сәбәпле,– бер-берсеннән аерыла. Менә шагыйрь үзенең шигырен укый, бер тын белән “чабатайлар”, “чабатайлар” ди. Колакка иң башта “чабата” төшенчәсе керә; “ул нигә ай белән бәйле?” дип уйлый башлыйсың, бераздан контексттан гына тай турында икәне аңлашыла башлый, “чаба тайлар” икән.
   
Авторның язудагы мәгънәсенең диктор укуында шактый аерым мәгънәле ишетелү очраклары аеруча күп. Менә берничә генә мисал: Авторныкы: “Киләчәгең – матур. Җыр сыман”. Дикторныкы: “Киләчәгең – матур җыр сыман”. Шагыйрьнеке: “Кояшта да хәтта / таплар бар”. Дикторныкы: “Кояшта да /хәтта таплар бар” Шагыйрь: ”Тик мин Мәҗнүн, ә син Ләйлә түгел”, ди. “Түгел” Мәҗнүнгә дә, Ләйләгә дә карый. Ә диктор (Татарстан радиосы): “Мин – Мәҗнүн, ә син Ләйлә түгел”, ди. Мәгънә бөтенләй башкача килеп чыкты бит! Менә нәрсә ул сөйләмдә басым һәм көй!
   
Килешәсез микән, аһәңгә кагылган мондый борчулы уйлар күбрәк җыр белән бәйле. Аңлашыла да, аһәңң хәсиятен тәшкил иткән тавыш, көй, моң, тон, ритм, рифма һ.б. музыкаль төшенчәләр тел белән күбрәк шушы сөйләм төрендә укмаша, синтезлана. Шуңа күрә дә Татарстан радиосының ярты гасырлык тарихы булган “Тел күрке – сүз” тапшыруында ике ел буе (2018–2019 еллар) “Тел һәм җыр” дигән цикл ачып, егерме биш дәрес-әңгәмә бирдек. Тыңлаучыларыбыздан да уңай фикер, тәкъдимнәр ишеттек. Бүгенге язмабызның төп тезисына туры килгәнлектән әлеге дәресләрнең йомгак өлешен кабатлауга Матбугат.ру да каршы булмас дип, алдагы язмада тәкъдим итәргә җыенабыз.
                                                 Илдар Низамов,
                                  филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 25.04.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»