поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бөтен нәрсә артты инде быел.
    – Алай димә, хезмәт хакы артмады.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Октябрь
  • • Миләүшә Шәйхетдинова - актриса
  • • Илдус Якупов - композитор
  • • Празат Исәнбәт (1927-2001) - режиссер
  • • Әнвәр Шәрипов - әдәбият тарихы галиме
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
Архив
 
25.04.2019 Әдәбият

Казанда өч телдәге Муса Җәлил шигырьләре җыентыгын тәкъдим иттеләр

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында рус, татар һәм казах телләрендә «Муса Җәлил. Сайланма» шигырь җыентыгын тәкъдим иттеләр. Җыентыкка барлыгы 14 әсәр кертелгән. Казах теленә тәрҗемәне Казахстан журналистлар бергәлеге әгъзасы Мурат Габдрахманов башкарган. Җыентыкны тәкъдим итү кичәсенә Казахстаннан шагыйрьнең тол калган тормыш иптәше Надия Габдрахманова һәм «Дуслык» татар белем бирү мәдәни үзәк рәисе, Дөнья хатын-кызлары дуслыгы үзәге һәм Казахстан халыклары Ассамблеясенең әниләр советы рәисе Җәннәт Әсхәт кызы Низаметдинова килгән иде.

Катнашучыларга сәлам сүзе белән ТР казахлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Сәгыйть Җәксыбаев мөрәҗәгать итте. Ул килгән кунакларга рәхмәтен белдерде һәм яңа җыентыкның мөһимлеген аңлатты.
 
Шулай ук кунакларга ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов мөрәҗәгать итте.
 
«Казах халкы белән безнең ментальлек, тарих, үсеш юллары буенча уртаклыгыбыз бар. Мин Казахстанда булдым, җирле татар диаспорасы вәкилләре белән күрештем. Анда милли-мәдәни берләшмәләр милли мәдәният, туган телне саклау һәм үстерү буенча төпле эш алып баралар, һәм моның өчен барлык шартлар да тудырылган. Мондый эшнең мисалы – казах теленә тәрҗемә ителгән Муса Җәлил шигырьләре җыентыгы басмасы. Муса Җәлилнең тирән фикерле, фаҗигале шигырьләре күңел түренә үтеп керә һәм уелып кала. Әлеге әсәрләрләр казах теленә тәрҗемә ителгәнгә күрә легендар татар шагыйре Казахстан халкы өчен тагын да якыная», — дип сөйләде Ирек Шәрипов.
 
«Дуслык» татар белем бирү мәдәни үзәге рәисе Яннәт Низәметдинова оешманың Казахстан башкаласындагы эшчәнлеге, кичәдә тәкъдим ителгән җыентык өстендә башкарылган эш, әлеге әсәрләрне тәрҗемә иткән автор Мурат Габдрахманов турында сөйләде. Соңыннан Татарстан һәм Казахстан вәкилләре бүләкләр бирештеләр.
 
Кичә ахырында «Шашу» (тәм-томга күмү) борынгы казах гореф-гадәте тәкъдим ителде. Кунаклар бергәләшеп татар һәм казах телендә җыр да башкардылар.

---
Addnt.ru
№ --- | 18.04.2019
Addnt.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы