|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.04.2019 Әдәбият
Татарстан китап нәшрияты Казахстанда узачак "EurasianBookFair-2019"да үз китапларын тәкъдим итәТатарстан китап нәшрияты 24-27 апрельдә узачак "EurasianBookFair-2019 "IV Евразия халыкара китап күргәзмә-ярминкәсендә үз китапларын тәкъдим итәчәк. «EurasianBookFair» Евразия халыкара китап күргәзмәсе-ярминкәсе — Евразия киңлегендә иң зур мәдәни-мәгърифәтчелек чарасы.
Күргәзмәдә якын һәм ерак чит илләрдән, шул исәптән Россия, Әзербайҗан, Таҗикстан, Әрмәнстан, Кыргызстан, Төркия, Кытай, Иран, Польша, Бельгия, Латвия, Украина, Үзбәкстаннан 90 компания катнашачак.
Татарстанның Татар китап нәшрияты иң яхшы китаплары белән тәкъдим ителәчәк, алар арасында сәнгать һәм тарихи әдәбият, уку әсбаплары, сүзлекләр, бай-иллюстрацияле китаплар-альбомнар, балалар басмалары һәм башкалар бар.Татар китап нәшриятының стенды күргәзмә үзәгенең үзәк павильонында урнашачак.
--- |
Иң күп укылган
|