поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.04.2010 Җәмгыять

ҮЛӘ БЕЛҮ ХИКМӘТЕ

Һәркайсыбыз алдагы көнгә якты уй-өметләр белән яши. Барысы да гел яхшы булыр, тормышның хәтәр сынаулары, хәвеф-хәтәр урап узар кебек. Ләкин көннәрнең берендә кайгы җиле көтелмәгән яктан китереп бәрә. Менә шул чакта акылыңа, намусыңа мөрәҗәгать итеп, алар белән “сөйләшә” башлыйсың: тормыш юлың изгелектә үткәнме, әллә үкенерлек гамәлләрдән торганмы?.. Күңел тынычлыгыңны гомер көзенә кадәр саклап кала алгансыңмы? Бу язмамда, кайбер язмышларны күздән кичереп, әлеге четерекле сорауларга җавап эзләргә тырыштым.

“Мин дини кеше түгел!”

 

...Гомер буе зур җитәкче булып эшләп, күпләрнең төшенә дә кермәгән иркен, якты, затлы фатирда хатыны белән муллыкта яшәгән агайны, дөресрәге, инде 90га якынлашып килүче бабайны, мондый хәлдә күрермен дип һич кенә дә уйламаган идем. Кырынмаган, чәчләре җиткән, юынмаган. Күзләре дә бик начар күрә икән. Инде күптән ремонт күрмәгән фатирының да асты-өскә килгән. Тузанланып беткән өстәлдә Совет заманының “көзгеләре” – коммунизм идеологиясе белән сугарылган иске журналлар, брошюралар ята. Ә күрше бүлмәдә – әле берничә сәгать элек кенә сулышы өзелгән хатыны. Мәетне соңгы юлга кем, кайчан һәм ничек озатачак? Фатирга җыелган күрше-күлән, агайның һәм хатынының элеккеге хезмәттәшләре шул хакта гәпләшә. Кызганыч, әби белән бабайның кайчандыр дөньяның тоткасы булган ике уллары да фаҗигале төстә үлгәннәр. Бер киленнәре боларның улларыннан аерылган булган, икенчесе – командировкада. Оныклары ерак чит илдә. Яшь кенә участок милиционеры мәрхүмәнең туганнарын-якыннарын эзләп, биш-алты сәгать вакытын бушка уздырган, инде тәмам аптырап утыра. Бабай милиционерның: “Якын туганнарыгыз, таныш-белешләрегез бармы соң?” – дигән соравына аптырап, инде ничәнче мәртәбә: “Бер кемебез дә юк”, – дип тәкрарлый. Димәк, мәрхүмәне җирләүне тәгаен генә берәү дә үз өстенә алмаячак. Билгесезлеккә ачуы чыга башлаган участковыйның: “Мондый очракта, закон буенча, мәет моргка озатылырга тиеш”, – диюе барысын да сискәндереп җибәрде. Кемдер әрнүле күз яшен күрсәтмәскә теләп, карашын читкә төбәде. Икенчеләр агайның хәленә керергә тырышты, мәет рухына дога кылырга дип, фатирга мулла чакырырга тәкъдим итте. Ләкин агай, кулы белән кискен хәрәкәт ясап: “Беркемне дә чакырырга кирәкми, мин дини кеше түгел!” – дип кырт кисте. Шул мәлдә фатирда урнашкан авыр тынлыкны мәетне күмү чыгымнары турындагы сүзләр бүлде. “Февральнең чатнама суык көнендә туганымны Казандагы зиратларның берсенә җирләргә туры килде. Кабер казыганга тиешлесен түләүдән тыш,тагын утыз меңне чыгарып салдым. Шунсыз кар баскан туң җиргә әйләнеп караучы да булмады”, – дип зарланды өлкән яшьтәге апа, аптыраулы карашы белән янәшәдәгеләрдән яклау эзләгәндәй. Бер читтәгеләр мөселман йолалары буенча күмү хакында сүз куерттылар.

 

Һәркем үзенең көчсезлегеннән гаҗизләнеп утырган арада, фатирга морг хезмәткәрләре килеп җитеп, үз эшләренә тотындылар. Ишек төбендә таякка таянган тәбәнәк кенә буйлы марҗа әби белән сөйләшеп киттек. “Соңгы вакытта алар фатирларына беркемне дә кертмәделәр, күршеләр белән дә аралашмадылар шул. Карчыгы авырый башлагач, хуҗага авыр хәлдә кире какмаслар, булышырлар дип, социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ясаган идек, киреләнде, тыңламады. Менә хәзер берүзе нишләр? Начар күрә, хәтере юк. Газ кабызып, онытып калдырса, ут-күздән кем саклар? Йортыбыз белән шартлап, күккә очарга да озак түгел. Менә шуңа бик тә борчылабыз”, – диде ул.

 

“Каберем өстенә аракы куярсыз...”

 

Коммунистик идеологиянең җаваплы участогында кырык елга якын нәтиҗәле генә эшләп, пенсиягә чыгар алдыннан язмышның катлаулы сынавы алдында калган икенче бер агайны шактый яхшы беләм. Күп еллар дәвамында җирле партия оешмасын да җитәкләгән ул. Әллә шуңамы, агай Советлар Союзы таркалып, коммунистларның хакимияттән китүен бик авыр кичерде. Өстәвенә, шәхси тормышында да бимазалар башланды. Көтмәгәндә хатыны авырып китеп, аңа бер-бер артлы катлаулы операцияләр ясадылар. Агай, авыру хатынына хыянәт итеп, үзеннән егерме яшькә кечерәк хатын белән дуслашырга өлгерде. Аны әллә чынлап яратты, әллә, кызганып, кыерсытып-кимсетеп яшәгән сәрхуш иреннән аерып алырга теләдеме – монысын үзе генә беләдер. Тик күпмедер вакыт шулай йөргәннән соң, гомер иткән хатынын ташлап, яшь хатын янына китте. Яшь бичәсе ул арада ире белән законлы аерылышып, өч бүлмәле фатирны бүлешергә дә өлгергән иде.

 

Беренче вакытларда тормышлары җайлы гына барды аларның. Агаебыз пенсиягә чыкса да эшләвен дәвам итте. Сирәк кенә булса да, бердәнбер кызы белән оныгының да хәлләрен белешеп торды. Тик авыру хатыны ягына гына әйләнеп тә карамады. Ә яшь, чибәр хатынның нәфесе зур булып чыкты. Иренең дәрәҗәсеннән файдаланып, тузган торакка пропискага кереп, яңа фатир алды. Ә улын иске фатирда калдыруга иреште. Яңа фатиры затлы мебельләр белән тулгач та тынычланмады. Ирен булдыксызлыкта гаепләде, тавыш-гауга чыгара башлады. Инде 70 яшенә җитеп килүче агаебыз, нервыларын “тынычландыру”, стресстан котылу өчен аракы белән «йомшара» башлады. Казаннан ерак түгел генә авылда ялгызы яшәгән әнисен җирләгәч, үзе дә яшәү мәгънәсе, үлем турында сүз куертырга тотынды. Мин бу хәлләрне яхшы беләм, чөнки әлеге абзый белән якыннан аралашып яшим. Дус-ишләре, таныш белешләре белән аралашканда тормышың ялгыш сукмакка кереп китүен бары яшь сөяркәсеннән генә күрүен әйтә иде ул.

 

Ә беркөнне өйдә ниләр майтарганын сөйләп, абзый мине шаккатырды. Хәйран гына салып алгач, өйдә кабат “тәртип урнаштырырга” тотынган ул. “Нигә барыгыз да гаепли мине? Кешеләргә яхшылыктан башка берни дә эшләмәдем. Үлгәч тә, коммунистларча җирләгез. Каберем өстенә бер әрҗә аракы куеп, өч көн буена эчеп искә алыгыз”, – дип, соңгы әманәтен җиткергән. Аннан, кызып китеп, яшь хатынын буа башлаган.

 

Күпмедер вакыт ике ут арасында яшәгәннән соң, инде 80 яшен тутырырга җыенганда, агай, яшь хатынын ташлап, кабат элекке гаиләсенә әйләнеп кайтырга мәҗбүр булды. Кичергәне, кешечә кабул иткәне өчен хәзер үзенең беренче, хәләл хатынына рәхмәт укып туялмый. Сагыш баскан җыерчыклы йөзен читкә борып: “Минем ялгышларны кабатлый күрмәгез. Барны югалтуы бик җиңел икән ул. Кабат кайтаруы гына, ай-һай, авыр. Кыска гомернең кадерен белегез”,– ди ул хәзер үзенең танышларына, дусларына.

 

Барыбызга да килә

 

Безнең әти бер яшеннән ятимлек ачысын татып үскән. Бөек Ватан сугышында үлем белән әллә ничә тапкыр йөзгә-йөз очрашып, туган ягына исән-сау әйләнеп кайтты ул. Һәм тыныч тормышта без – ишле балалары – тук, җитеш тормышта үссеннәр өчен үзен-үзе аямый эшләде. Пенсиягә чыккач, туган нигездән аерып, шәһәргә алып килү җиңел булмады аны. Шәһәр фатирындагы рәхәтлек турында сүз башласак: “Таш стена эчендә читлектәге кош кебек кибәргәме миңа?” – дип, катгый каршы төште. 80не узып, еш сырхаулый башлагач кына, күчеп китәргә ризалыгын бирде. Оныклары аның үз тормышы белән бәйле гыйбрәтле, мавыктыргыч хикәятләрен кызыксынып тыңлыйлар иде. Әти биш яшеннән үк инде сукыр Хәйретдин бабасын җитәкләп, көн саен мәчеткә намазга ияртеп бара торган булган. Бабасы үлгәч күп тә узмаган, мәчет манарасын кисеп ташлаганнар. “Манараны кисүчеләргә халыкның рәнҗеше төште ахрысы: кайсы гарипләнде, кайсы сугышка китеп, хәбәрсез югалды”, – дип сөйли иде әти. Мәчет манарасын кисеп кенә халыкны иманнан, диннән аера алмадылар. Моңа мин дә – коммунистик идеология чәчәк аткан чорда туып үскән, пионер, комсомол тәрбиясен алган малай да шаһит! Чөнки балачагымнан өебездә дингә, төрле йолаларга ихтирам көчле булды, бабайдан калган, инде аерым битләре теткәләнгән иске Коръәннең, башка дини китапларның урыны түрдә иде.

 

Әмма әти бездә озак яши алмады. Сырхауханәдә операциядән соң, реанимациядән аерым палатага күчергәч, хәле нык авырайды. Дару-уколларның да файдасы тимәде. Палатада ятучылар төнге йокыга талганнар гына иде, ул палатага гына түгел, бөтен коридорга ишетелерлек итеп, иртәнгә кадәр дога артыннан дога укыды. Иртән моның өчен палатадагылардан гафу үтенергә дип авызымны ачкан идем, ишек янындагы койкада яткан урыс абый: “Он ведь от души молитвы читал”, – дип, мине тынычландырды. Бераздан мине сырхауханәнең өлкән яшьтәге бүлек җитәкчесе (шулай ук мөселман кешесе) үзенә чакырып, әтинең гомере бик аз калганлыгын әйтте, аны өйгә алып кайтырга тәкъдим итте. Сырхауханәдә үлсә, морг белән дә проблема туачагын искәртте. “Кайчандыр без дә әти-әниләрне җирләгән идек, ахирәт барыбызга да килә ул”, – диде. Ашыгыч ярдәм машинасында әтине өйгә алып кайтканда кичергән тәэсирләребезне язып кына аңлатырлык түгел. Әтинең балаларча самими саф карашы, аяз күкнең бар яктылыгын чагылдырган зәп-зәңгәр күзләре... 83 яшен узса да, арабыздан һич китмәс кебек иде. Йөрәге соңгы мизгелләрен типкәндә, авылдан килгәч дуслашып өлгергән күрше әби-бабайларга кушылып, ясин догасын укыды ул...

 

Вакытында төпле киңәш биргән табибка әле дә рәхмәт укыйм. Ә авылда мәетләрне соңгы юлга озату турында озын-озак язып торырга кирәк микән? Бөтен авылның уртак мәшәкатенә әйләнә ул. Берәр авылдашы җан бирдеме, көзнең карлы-яңгырлы көннәрендә дә, кышның зәмһәрир суыкларында да, җәйнең эссе челләсендә дә, кырыкмаса-кырык эшен ташлап, саваплы гамәл кылырга дип, олысы-кечесе зиратка ашыга. Буранлы февральдә әтине соңгы юлга озатканда да шулай булды. Тормышта үз кыйблаларын югалтмыйча, йөзләрендә иман нурын саклап яшәүче ихлас авыл кешеләренә рәхмәттән башка нәрсә әйтәсең?!

 

Чыннан да, ахирәткә китәр көн барыбызга да килә. Кемдер, изге гамәлләр кылып кына яшәп, ул көнне тыныч күңел белән каршы ала, ә кемдер әҗәле җиткәнен аңламыйча да кала һәм фани дөнья белән саташкан халәттә ахирәткә китеп бара. Яши белү зирәклек, төпле акыл таләп иткән кебек, үлә белү дә зур хикмәттер ул...


Фәнис МӨХӘММӘТОВ
Татарстан яшьләре
№ 52 | 57.04.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»