|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.04.2019 Криминал
Казанда билгесез затлар банктан 70 млн сумнан артык акча алып чыгып киткәннәр«Кама коммерция банкы»ның ике ячейкасыннан билгесез затлар 70 млн сумнан артык акча урлаган. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганакларыннан билгеле булды. Агентлыкка билгеле булганча, урлау төрле вакытта төрле кешеләргә карый торган төрле банк ячейкаларыннан булган. Гомумән алганда, җинаятьчеләр табышы 70 млн сумнан артык тәшкил итә.
«Татар-информ» агентлыгы Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтенә сорау белән мөрәҗәгать итте. «Казан шәһәренең саклык учреждениеләренең берсендә акча урлау факты буенча тикшерү органнары тарафыннан «Аеруча зур күләмдә урлау» маддәсе буенча җинаять эшләре кузгатылды. Оператив-эзләү чаралары үткәрелә», – дип сөйләделәр идарәнең матбугат хезмәтендә.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|