|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.04.2010 Җәмгыять
БЕРДӘМ БУЛЫЙК!Бу торгынлык чоры чәчәк атканда булды. Читтән торып Мәскәүдә укыган чагым. Үз укытучыбыз авырып китү сәбәпле, без бер имтиханны кичә генә аспирант булган Кинел исемле яһүд кызына тапшырырга тиеш булдык. Үзе курчак кебек матур, кыска итәктән. Имтихан бирергә беренчеләрдән булып Себер пәһлеваны Митрофан белән Чистай егете Әмирхан керде. Тиздән авыз-борынын салындырып, ишектән Митрофан күренде. Билет алганда аның карашы Кинелнең өстәл астыннан күренеп торган тезләренә төшә. Теге моны сизә һәм: “Сезгә әллә аякларым ошыймы?” – дип сорый. Митрофан, мескен, каушавыннан ни әйтергә дә белмәгәч, “әйе” дип мыгырдана. “Аякларым белән сокланырга кабат керерсез”, – дип, Кинел аңа “2”ле куя.
Бераздан көлемсерәп, Әмирхан чыкты. Теге фәлсәфи сорауны Кинел аңа да бирә. Әмирхан югалып кала торган егет түгел. Ул: “Әйе, оекларыгызның берсе җыерылып төшсә дә, ошыйлар шул”, – дип, чем-кара мыегы астыннан елмаеп куя. Кинел чия кебек кызарынып, күз ачып йомганчы үзен тәртипкә китергәч, алар арасында мондый әңгәмә булып ала:
– Бу турыда кемгә булса да сөйләрсезме?
– Уртак сер итеп саклармын.
– Сезгә гади “5”леме, әллә алдына “плюс” тамгасы куелганы кирәкме?
– Күңелемә “плюс”лысы ятышлырак булыр иде.
Плюслы “5”лене куйгач, Кинел аны ишеккә кадәр озата килә.
Үзем ул имтиханны ничектер җиңел тапшырдым. Кергән уңайдан тыйнак карашымны түшәмгә кунган күбәләккә юнәлтеп, Әмирхан дустымның якташы икәнлегемне әйттем. Кинел ләм-мим бер сүз әйтмичә, сул кулы белән зачеткама “5”ле куйгач, рәхмәт әйтеп чыгып киттем.
Миннән соң кергән Җөри егете Гөргөри дә сынатмады. Борынгы болгар бабаларыбыз ягыннан Әмирхан аның тарихи кавемдәше икәнлеген яшермичә сөйләп бирә. Кинел: “Белми идем, татарлар бигрәк бердәм икән”, – дип, аңа “4”ле куя.
Шул очрактан соң курсташларыбыз Әмирханга “үткен мишәр”, миңа “хәйләкәр татар”, Гөргөригә “хәтерле керәшен” дигән кушаматлар бүләк итте. Бу яңалык институт кысаларына гына сыймыйча, башта шәһәр урамнарына чыкты, соңыннан бөтен илгә таралды. Кушаматларыбыз халык авыз иҗатында “Татар кебек хәйләкәр”, “Мишәр кебек үткен”, “Керәшен кебек хәтерле” дигән әйтемнәргә әверелде.
Ә теге “Тупой как сибирский валенок”, дигән әйтем курсташыбыз Митрофан белән бәйләнешле рәвештә дөнья күрде.
Әйткәннәрем белән Кинел ханым да тулысынча килешер дигән фикердә калам. Хәзер ул Тель-Авив университеты профессоры, фәннәр докторы.
Элеккечә бердәм булыйк, җәмәгать! Чөнки хәзерге чорда шунсыз яшәү кыен булыр иде.
Әлмәт шәһәре.
Котдус БАТЫРОВ |
Иң күп укылган
|