|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.04.2019 Шоу-бизнес
Рафинә Ганиуллина Элвин Грейдан үрнәк ала? (ВИДЕО)
Рафинә Ганиуллина сеңлесе Аиша белән бергә Сәгыйть Гыйбашев репертуарыннан булган алтын хитны - "Син сөюдән чибәр" җырын башкарган. Бу җырның көен Оскар Усманов, сүзләрен "Мин аңлап бетермим, нигә матур җырны болай итеп бозарга? Каян килгән бу мода? Әллә Элвин Грейдан үрнәк алалар инде? Кеше җырын бозып йөрүчеләргә бик ачуым килә минем. Җырлый алмыйсың икән, җырлама инде", - дип яза бер тамашачысы.
Аңа җавап итеп: "Гафу итегез, без саф татарча сөйләшәбез, Инстаграмны туган телебездә алып барабыз, бу җырның сүзләрен дә, көен дә бозмадык. Сезнең тырнак астыннан кер эзләвегезне аңламыйм", - дигән Рафинәне яклаучылар күбрәк булып чыккан.
"Ошамый икән - тыңламагыз, беркемне дә мәҗбүри тыңлатмыйлар. Миңа, мәсәлән, бик ошый, мин көне буе тыңларга да риза бу җырны, яңа аранжировкада", - ди берсе.
"Заманча, бик матур жыр, тавышлары да матур", - дип килешә башкалар да.
--- |
Иң күп укылган
|