поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
19.04.2019 Мәдәният

“Nikah fest” котлы булсын!

Самараның “Заря” мәдәният сараенда “Nikah fest” (“Никах фест”) дип аталган бик кызыклы чара узды. Аны мөселман яшьләр форумы кысаларында Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте һәм хәләл туйлар уздыру белән шөгыльләнүче Әлфия Сөләйманова студиясе оештырган иде.

- Мәскәүдә, Казанда инде ун елга якын хәләл туйлар уздырыла. Самара өчен бу әлегә яңалык дип әйтер идем. “Спиртлы эчемлектән башка табын күңелсез үтә”, “Иптәшләрем, коллегаларым дөньяви кешеләр. Хәләл туйны аңламаслар”, - дип борчылучылар шактый. Без бу чараны яшьләргә хәләл туйның ничек уздырылуын күрсәтү, мөселман гаиләсенең рухи-әхлакый кыйммәтләрен аңлату һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан оештырдык, - дип сөйләде Әлфия ханым.
 
Бу көнне “Заря” мәдәният сараенда хәләл туй уздыру белгечләре җыелган иде. Фойеда оештырылган күргәз-мәләрдә махсус ясалган туй открыткаларыннан башлап, туй күлмәкләренә кадәр бар иде. “Беренче гаилә бәйрәмен ниндидер аерым бер стильдә, аерым тематика буенча уздыру модага керде. Туйга чакыру гына да булачак тантананың визит карточкасы булып хезмәт итә. Шуңа кияү белән кәләш аларның үзенчәлекле булуын телиләр. Ә мин бик теләп аларга ярдәмгә киләм”, - дип сөйләде открыткалар ясаучы Эльвира Камалтдинова.
 
 
Сабина Азамова җиләк-җимеш букетлары ясау белән мавыга икән. Матур һәм шул ук вакытта тәмле бүләкне сөйгән ярыңа да, туганыңа да бүләк итеп була. “Бүгенге чараны оештыручыларга зур рәхмәт. Туйлар, башка гаилә тантаналары уздыру юнәлешендә эшчәнлек алып баручы белгечләргә үзара элемтә булдыру өчен бик файдалы ул”, - дип бу фестиваль турында фикерен белдерде Сабина.
 
Ә “Болгар-арт” сәнгать остаханәсе архитекторы Мәрьям Батыршина һәм дизайнер Алия Кәлимуллина биналарны, бүлмәләрне бизәү белән шөгыльләнәләр икән. Соңгы вакытта милли стильдә бизәү модада булуы турында сөйләделәр. Алар бик матур рәсемнәр күргәзмәсе дә оештырганнар иде.
 
 
Самараның “Матурлык” (хуҗасы - Алеся Варнаева), “SB” (Кадрия Юзеева) кибетләрендә сатылучы мөселман киемнәре, “Гүзәлем” (Казаннан Гүзәлем Миңнеханова) кибете яулыклары, Залинә Абделманова тәкъдим иткән натураль косметика, Самара өлкәсенең халык кәсепләре һәм кул эшләре остасы Гөлнара Насыйрованың һәм башка дизайнерларның һәм декораторларның (Ринат һәм Алия Рәхимовлар, Алия Әхмәтова, Лилия Вәлиева) кул эшләре белән хозурланмаган кеше калмагандыр, мөгаен. Визажистлар Наталья Погодина, Диана Кинжигалиева, Жанна Колдова, Эльмира Әхмәтҗанова туташларга матурлык дәресләре оештырдылар.
 
Фойега кияү белән кәләш киемнәренә киенгән матур пар килеп кергәч, барысының да карашы аларга төбәлде. Бу күптән түгел өйләнешкән Рамил һәм Кәлимә Сөләймановлар булып чыкты. “Безнең туебыз мөселман гореф-гадәтләре буен-ча төште. Ә Әлфия Сөләйманова студиясе тантанабызны истә калырлык итеп үткәрергә ярдәм итте. Чынлап та, барысы да бик матур булды. Без дә, әти-әниләр дә, туганнарыбыз да бик канәгать калдылар”, - дип сөйләделәр алар.
 
 
Бу вакытта тамаша залында спикерлар чыгышы барды. Анда тәҗрибәле белгечләр никах һәм хәләл туйлар уздыру буенча чыгышлар ясадылар, мастер-класслар уздырдылар. Чараның мөхтәрәм кунагы - Түбән Камадан килгән Рөстәм хәзрәт Идиятуллин гаилә кыйммәтләре турында сөйләде. Аның гыйбрәтле чыгышын яшьләр дә, өлкән буын вәкилләре дә йотлыгып тыңладылар.
 
Гомумән, бу чарада күңелсезләнеп утыручылар күренмәде. Мәскәүдән килгән популяр алып баручы Айрат Загриев һәм Казаннан танылган эстрада артисты, шулай ук туйлар, гаилә бәйрәмнәрен алып баручы Салават Миңнеханов та моңа күп көч куйдылар. Чыгыш ясаучыларның темалары да берсеннән-берсе кызыклырак иде. Самарада милли туйлар уздыручы Әлфия Сөләйманова үзе уздырган милли туй презентациясен дә тәкъдим итте.
 
Фестивальдә мөселман киемнәре модасы да күрсәтелде. “Әс-Сәлам” мөселман киемнәре кибете (Ильяс һәм Әлфинур Яруллиннарның гаилә бизнесы), дизайнлы киемнәр җитештерүче Rich Islam мөселман үзәге (дизайнеры Галия Салюкова) тәкъдим иткән матур күлмәкләрне шунда ук сатып алырга да мөмкин иде.
 
 
Дизайнер Алия Кәлимуллина мастер-класс уздырып, башына яулык бәйләгән хатын-кызларның үтә дә матур, сөй-кемле булуын дәлилләде. Ә кәләш образын тудыру белән шөгыльләнүче Наилә Майер кызларга туй күлмәге, бизәнү әйберләре турында алдан ук уйларга киңәш итте.
 
Сәхнәдә никах йоласы да күрсәтелде. Рөстәм хәзрәт Идиятуллин никах уку шартлары белән таныштырганнан соң, Самарада милли туйлар алып баручы Инзилә Гыйззәтуллина, Рамил һәм Кәлимә Сөләймановлар һәм аларның әти-әниләре тантана тәртибен күрсәттеләр. “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының Самара яшьләре бүлеге әгъзасы Гөлнара Насыйрова кыз бирнәсе әзерләү буенча чыгыш ясады. “Кыз бала булачак иренең әтисенә, ир туганына чиккән түбәтәй, әнисенә, башка туганнарына үз кулы белән әзерләгән бүләкләр тапшырырга тиеш”, - дип Гөлнара ханым үзе чиккән сөлгеләрен, камзулларын күрсәтте.
 
“Nikah fest” фестивале әнә шулай матур һәм бер сулышта узды. Әле үз тормышларын кора гына башлаган яшьләргә дә, аларның әти-әниләренә дә ул бик кызыклы, мәгълүматка бай булгандыр, дип ышанасы килә.
 
- Никах туе йолалары турында барысын да беләм, дип уйлый идем. Ә менә кияү белән кәләшкә бал һәм май каптырулары турында бүген генә ишеттем, - дип сөйләде соңында Милана Бадаева. - Фестиваль татар халкының милли гореф-гадәтләре һәм йолаларының никадәр матур булуын күрсәтте. Шундый чаралар ешрак уздырылып торсын иде, - диде ул.
 
 

Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 19.04.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»