|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.04.2019 Мәдәният
Ваһапов фестивалендә быел кем чыгыш ясаячак?15 май Казанның ГБКЗ бинасында Ваһапов фестиваленең ХV юбилей Гала - концерты узачак. Ваһапов фестивале - хәзерге заман татар җыр сәнгатенең иң мәшһүр брендларының берсе. Инде 15 ел уткәрелүче фестивальның төп бурычы - профессиональ җыр сәнгатен һәм сыйфатлы милли эстраданы үстерү. Фестивальның Юбилей Гала-концертында татар сәнгатенең легендалары белән беррәтән фестивальның популяр лауреатлары һәм Ваһапов фестивале конкурсының яңа, өметле җиңүчеләре чыгыш ясаячак.
Бу кичтә оркестрга кушылып җырланган классик әсәрләрне дә, халык җырларының яңача яңгыравын да ишетергә мөмкин булыр.
Сәхнәдә Рәсәй һәм СССРның легендар баритоны Ренат Ибраһимов, Урта Азия сандугачы Роза Рымбаева, дөньякүләм танылган Ла Скала опера театры солисты Рүзил Гатин , "Алтын битлек" театраль премиясе лауреаты Илһам Вәлиев, популяр җырчылар Рөстәм Асаев белән Гөлназ Асаева, Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов, Руслан Сәйфетдинов, Сиринә Зәйнетдинова, Илүсә Хуҗина , Рәнис Габбазов , Илгиз Мөхетдинов, Рөстәм Насыйбуллин, Әмир Әхмәдишин һәм конкурсның яңа җиңүчеләре чыгыш ясаячак!
Югары җыр сәнгате бәйрәменә рәхим итегез!
--- |
Иң күп укылган
|