|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.04.2019 Мәдәният
Камал театры Башкортстанда үткән Татарстан мәдәнияте көннәрендә катнашты17 апрельдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортостан Башлыгы Радий Хабиров катнашында "Башкортостан" дәүләт концертлар залының Зур залында Татарстан Республикасының сәнгать осталары концерты узды. Концертта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артистлары да катнашты.
Татарстанның халык артистлары Илдус Габдрахманов, Рамил Төхвәтуллин, Искәндәр Хәйруллин, Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәмәтгалиев Кол Шәриф, Габдулла Тукай, Галиулла Мортазин-Иманский образларын күрсәттеләр. Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов Башкорт драма театры артисткасы Гөлнара Казакбаева белән Т.Миңнуллинның "Мулла" спектакленнән өзек башкарды.
Концертның сценарий авторы - Илгиз Зәйниев, режиссерларның берсе - Радик Бариев иде.
--- |
Иң күп укылган
|