поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.04.2010 Медицина

ХИСЛӘРНЕҢ ХӘТЕРЕ ТИРӘН

Арча районының Казанбаш авылында туып үскән Айнур Галимов исеме «Шәһри Казан» газетасы укучыларына яхшы таныш. КДУдагы татар журналистикасы факультетының түбән курсларында укыган чагыннан ук ул безнең редакциядә практика үтте. Аның язмаларын без дә, укучыларыбыз да һәрчак көтеп алабыз, чөнки Айнурның һәр мәкаләсе тормышчан, яшәешебездәге, көнкүрешебездәге проблемаларга багышланган була. Өметле яшь журналист «Шәһри Казан»ыбызны үзенең язмалары белән тагын да укылышлы итү максатыннан быелның 1 гыйнварыннан бездә эшли башларга тиеш иде. Ләкин ул көннәр якынлашканда Айнурыбыз кинәт кенә юкка чыкты. Элемтәгә керә алганнан соң гына аның нинди зур фаҗига кичерүен белдек. Әлеге мәкаләдә ул соңгы вакытларда үзенең күргәннәрен бәян итә.

 

* * *

 

Умыртка баганасындагы әстерхан чикләвеге зурлыгындагы шеш берничә ел элек тә бар иде, тик аңа артык игътибар гына бирмәдем: авыртмый, борчымый, комачауламый бит. Тик ахыры үкенечле булды.

 

Узган елның сентябрь айларында шеш үзен сиздерә башлады. Уң як калак сөяге астындарак авырта, утырган җирдән торып китәргә авырлашкач, төннәрен сызланып уянгач, студентлар сырхауханәсендәге терапевтка күренергә булдым. Умыртка баганамның рентген сурәтен өйрәнгәч, терапевт бертөрле аптырашта калды, куркып та куйды шикелле. Сорау астында «остеохондрома» диагнозы куеп, ул онкология хастаханәсенә юллама бирде. Онколог, моның безгә катнашы юк диеп, Республика клиника хастаханәсенә – травматологка җибәрде.

 

Икенче көнне шунда киттем. Травматолог булып эшләүче урта яшьләрдәге ир-ат мине «елмаеп» каршы алды:

 

– Кай төшең авырта?

 

– Аркам борчый, төннәрен йоклый алмыйм, инде атна буе авыртуны баса торган дару эчәм.

 

Аркадагы шешне, рентген сурәтләрен карады да сул кулны күтәрергә кушты.

 

– Сиңа кайчан армиягә? – ди бу.

 

– Икенче көзгә.

 

– Менә шул вакытта килерсең, операция ясарбыз, армияңне дә беразга кичектереп булыр.

 

– Миңа бернинди кичектерү дә кирәкми, миңа хәзер операция ясагыз.

 

– Ярый, алайса ноябрьнең 23енә язам.

 

– Тагын да тизрәк эшләп булмыймы соң? Арка сызлавына түзеп булмый бит, тагын ай ярымда нишләп бетәрмен?!

 

– Әйтәм бит, хәрби хезмәттән качарга йөрисең, дип! Бел: син мине алдарга теләүчеләрнең беренчесе дә, соңгысы да түгел! Сезнең белән эш йөртү тәҗрибәм зур минем. Бар, ычкын!

 

Шактый гына бәхәсләшкәч, ул, бик теләмичә генә, операцияне 26 октябрьгә билгеләде.

 

– Гафу итегез, ә миңа бу авыртуны баса торган даруны тагын да эчәргә ярыймы икән, кәгазендә җиде көннән артык эчмәскә кушкан, – дип киңәш сорый башлаган идем, табиб кызарынып, бүртенеп кычкыра ук башлады:

 

– Чыгып тай минем бүлмәдән, тагын бер сүз дәшсәң, операцияңне 2010 елга күчерәм! – дип куып чыгарды.

 

Күрәсең, армиядән качып йөрүче егетләр белән эшләү тәҗрибәсе, дөрестән дә, зур булгандыр.

 

Хастаханәгә ятар өчен кирәкле анализларны җыярга янә студентлар сырхауханәсенә килгәч, терапевтка миңа операция ясаячакларын кереп әйттем. Травматологның миңа томографиягә төшәргә кушмаганына ул бик аптырады. Казанның бер хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләүче бер туганыбыз да, томографиясез операция ясарга тиеш түгелләр, дип әйткән иде. Әтине Арча травматологы да шулай кисәткән. Арча травматологы миңа Казанның бер хастаханәсендә эшләүче танышы аркылы нейрохирурглар белән элемтәгә керергә киңәш итте. Әлеге танышның кесәсенә бераз акча салгач, ул мине профессор-нейрохирург белән очраштырды. Профессор миңа томография сурәте белән килергә кушты.

 

Томографиягә төшү үзе бер зур проблема икән. Казанның унлап хастаханәсенә шалтыраттым: берсендә миңа кирәклесен эшләмиләр, икенчесендә башны гына төшерәләр, өченчесендә ике айлык чират, дүртенчесендә аппарат ватылган һ.б., бәясе 2000нән 2800гә кадәр. Ярый әле танышлар бар! Бер танышым Горький урамында урнашкан Икенче республика клиника хастаханәсендә эшләүче танышына шалтыратып, эшне тиз тоттык: ике сәгатьтә, чиратсыз-нисез, нәтиҗәсен язып та бирделәр, бәясе дә 900 сум гына.

 

Томография сурәтен тотып, профессор янына ашыктым. Минем хәлемнең тагын да катлаулырак булуы ачыкланды. Шеш башта умыртка баганасының тышында гына үскән, ә соңгы алты ай эчендә, эчкә үтеп, арка миен кыскан. Соңгы көннәрдә аякларымның начар сиземли башлавы да шуның аркасында икән.

 

– Ярый әле безгә, нейрохирургия бүлегенә мөрәҗәгать иткәнсең, – диде профессор. – Травматологлар аның тыштагы шешен генә кисәләр, шуңа бернинди файда булмас иде. Синеке шикелле, мигә үтеп кергән шешләр – безнең профиль.

 

Тик операция көнен генә кичектерергә туры килде: башта урыннар юк иде, аннан бәйрәмнәр башланды, профессор да түләүле ялга китте. 9 ноябрьдә генә хастаханәгә салырга булдылар, аңарчы ике атнадан артык вакыт бар иде әле. Шул ике атна эчендә мин нык бетерештем, аяклар бөтенләй диярлек тыңламый, сизми башлады. Йөрергә авырлашты, урамда егылгач, өйдән чыкмас булдым.

 

9 ноябрьдә хастаханәгә яттым. Операцияне 13енә билгеләделәр, шул көнне профессор ялдан чыгып, аны ул ясарга тиеш булды. Берничә дистә еллык стажы булган профессор, эшләү дәверендә шундый операцияне өчне генә ясадым, дигән иде. Күрәсең, шуңадыр да калганнар бу эшкә алынырга кыймады.

 

Җомга көн, 13ендә операция ясадылар. Операциягә кадәр көч-хәл белән стеналарга тотынып булса да йөри алсам, операциядән соң аяклар бөтенләй селкенми башлады, күкрәккә кадәр тән берни сизми. Бу хәл инде алтынчы ай дәвам итә – үзгәрешләр аз.

 

Операциядән соң үткән өч көн эчендә, яныма килеп, хәлемне белүче дә булмады. Табибларга акча түләргә кирәк икән! Дүшәмбе шулай эшләдек тә. Профессорга, бүлек мөдиренә, палата табибына рәхмәт йөзеннән акча кертеп чыккач, алар йөгерешә башлады. Шунда ук әллә нинди кыйбатлы системалар кертелде, авыртуны баса торган уколлар кадалды, операция урынын янә томографиягә төшерделәр.

 

Бик хәйләкәр, әмма хак армия фәлсәфәсе бар: «Күбрәк йокласаң, төрле маҗараларга азрак юлыгасың». Моны хастаханәгә карата да кулланып була. Күбрәк йокласаң, азрак сызланасың бит, вакыт та тизрәк үтә. Шуңа күрә гел йокларга тырыша идем.

 

Наркоздан айнуы бик кыен булды, өч көн буе аңгыраеп яттым, ике көн бер әйбер ашый алмадым. Ахырдан палатадашлар моның нидән икәнен аңлаттылар. Анестезиологның кесәсенә операция алдыннан ук акча салырга кирәк икән, шулай эшләгәндә наркоздан тиз айныйсың, ди. Әйтәм аны ул табиб операция алдыннан ике-өч тапкыр кереп хәлләрне белеп чыкты, әти-әниемнең кайда эшләүләрен сорашты. Кеше кайгысында шул рәвешле акча эшләүчене «кеше» дип әйтергә тел дә әйләнми. Шуңа күрә авырулар аны «козгын» дип йөртәләр иде.

 

Профессор, бигрәк тә палата табибы бик җанлы кешеләр булып чыкты. Аларга акча биргәнемне кызганмыйм да, сәламәтлек өчен бернинди акчалар да жәл түгел. Көн саен кереп хәлемне белеп тордылар, аякка бастыру өчен күпне эшләделәр.

 

Тик менә ул «тәрбия» өчен түләргә акчалары булмаганнарга нишләргә? «Сәламәтлекне акчага сатып алып булмый» дигән әйтемнең нәкъ киресен дәлилли бит бу. Бер дә яхшы түгел! Алар янына, хәл белергә түгел, кычкырып ятсалар да керүче юк. Андыйларны тизрәк хастаханәдән чыгару ягын карыйлар, акчалы пациентларга шул рәвешле урын бушаталар, күрәсең. Бер авыруны, медицина полисы булмагач, операциядән икенче көнне үк өенә озаттылар. Мин хастаханәдә ятканда андый хәл булмаса да, пациентларның сүзләренә караганда, табибларның ваемсызлыгы аркасында үлүчеләр дә аз түгел икән. Шуңа күрә вакытында акча түләп куюың хәерлерәк.

 

Кайчандыр һәркайсы биргән Гиппократ антына тугры калучы табиблар аз шул хәзер. Операциядән соң өч атна буе температурам кырыктан төшмәде. Көндез кырыкка күтәрелә, укол кереп кадагач, утыз сигезгә төшә; кич белән тагын кырык, тагын укол кадыйлар. Нидән икәнен берсе дә әйтә алмый, туктаусыз яңа көчле антибиотикларны кадый торгач, организмым «агуланып» бетте. Бер ялда яныма «хәл белергә» дежур табиб керде:

 

– Хәлләрегез ничек, авыру?

 

– Ярый, тик бөтен әйбер ачуны чыгара, тынычландыра торган укол кадамаслармы икән?

 

– Сиңа монда бокс грушасы элеп куярга кирәк, ачуың чыккан саен, аны кыйнарсың!

 

– Селкенергә дә хәлем юк, аркам авырта, сөяккә кадак какканнар шикелле.

 

– Аптырама, безнең табиблар шундый инде алар, операция ясаганда эчеңә кадаклар тыгып калдырганнардыр.

 

Нык ачуым чыкса да дәшмәдем, башны икенче якка борып яттым; ә ул көлеп торды да башка авыруларның «хәлен белергә» чыгып китте. Шундый табиб буламы инде, ә? Авырудан көлү, мәсхәрәләү табибны бизи торган эшме?

 

Шәфкать туташлары тагын да әшәке телле, усал. Акча бирмәсәң, әлбәттә. Берсе бигрәк тә оятсыз иде. Системаны куя да, үзегез алырсыз, дип чыгып китә, чакырганда килми, дежур торганда бүлмәсендә гел телевизор карап утыра. Бервакыт венадан система трубкасына кан кире чыга башлагач та, «икенчесенә күчереп куйсаң бетә ул» дип килмәде. Икенче юлы, ашыгам, дип, бер сәгатьлек системаны биш минутта агызып чыгып китте. Кисәк кенә температура күтәрелеп, калтырата башлагач, шулай тиеш ул дип, кереп, температураны төшерүче укол кадады. Шул хәлне палата табибына сөйләгәч, ул шундый инде, аннан күпләр зарлана, дип кенә әйтте. Күрәсең, берәр баш табиб яки бүлек мөдире белән мөнәсәбәтләре бик яхшыдыр. Авырулар аның даруларны да урлап калуы турында сөйләделәр: авыруга тиешле дозаны кадап бетермичә, үзендә калдыра. Авыртуны баса торган уколларының булышмавының да сере шунда икән.

 

Хисләр тирән хәтерле, каты бәгырьле, диләр. Табибларның шулай мыскыллавына ачу хисе әле дә саклана, беркайчан онытылмас та.

 

Өч атна 40лы температура белән ятканнан соң, яңадан томографиягә төшереп карарга булдылар, аның сурәте операция урынына ниндидер сыеклык җыелганын күрсәтте, шул, арка миен кысып, температураны күтәрә икән. Берничә көн шприц белән суыртып та бетмәгәч, кабат операция ясарга булдылар.

 

Операция тагын уңышлы үтте. Бу юлы «козгын»ның кесәсенә акча салгангадыр, наркоздан тиз айныдым. Беренчесеннән соң өч сәгать су эчәргә тилмереп яткан идем, бусында алай азапланмадым, суны да, бер сәгать үткәч эчәргә ярый, диделәр. Өч-дүрт сәгатьтән үземне яхшы хис итә идем инде, хәтта аш ашадым.

 

Температура да 37,5-38гә кадәр төште. Аны тагын да төшерер өчен янә көчле антибиотиклар кадасалар да, файдасы аз булды. Ә температура һаман да тотрыклы рәвештә 37дә саклана. Ниһаять, декабрьнең 24ендә өйгә чыгардылар.

 

Хастаханәдә ятканда бүлек мөдире – операциядән соң өченче көнгә үк, палата табибы – ике атнадан, профессор бер айдан аякка басасың, дигәннәр иде. Кызганыч, берсенең дә сүзе хак булмады. Өйгә чыгарганда «аякка басарга тиешсең» дип озаттылар. Күрәсең, аякка басу-басмавымны алар да белеп бетермиләрдер.

 

Чит илдә минеке шикелле операциядән соң авырулар «аяксыз» ятмый, шунда ук йөри башлыйлар икән. Ләкин анда дәвалану бик кыйбат тора, мәсәлән, Лондонда атнасы – 400 мең! Минем аңлавымча, шешне кискәндә табиблар арка мие нервларына кагылганнар, шул сәбәпле хәзер баш миеннән килгән мәгълүмат аякларга төшеп җитә алмый, арка миендә тоткарланып кала. Бездәге медицина чит илләрдәгенеке дәрәҗәсенә күтәрелмәс тә инде. Табиблар бит мине, операциядән соң йөри алмыйсың, дип тә кисәтмәделәр, бәлки үзләре дә белмәгәндер.

 

Безнең илдә бар җирдә танышлык (блат) яки акча кирәк. Укырга керү, эшкә урнашу, армиядән калу өчен һ.б. очракларда акча яки кирәкле өлкәдә танышларың булу турында әйтәсе дә юк инде. Кешенең сәламәтлегендә акча эшләү исә бик кызганыч хәл. Ләкин үз саулыгыңда экономияләп булмый. Сәламәтлекне акча белән үлчәмиләр, шуңа күрә исән-сау булыр өчен беркайчан да акча кызганмагыз.

 

Хастаханәдә дәваланучылар табибларга ришвәт бирүләре турында сөйләми, органнарга да мөрәҗәгать итми, чөнки шул табибка тагын барырга туры килүе бар. Мин дә кайсы хастаханәдә ятканымны, табибларның исемен язмадым, чөнки аларга ярты ел саен күренеп торырга кирәк. Аннары ул табиблар бит үз эшләренең остасы, күбесенең дистәләгән ел стажы бар, һәм алар, акчага булса да, әле күпме кешенең гомерен саклап калачак!

 

P. S. Без Айнурдан алга таба да мәкаләләр көтеп калабыз. Яшь егетебезнең тереләчәгенә һәм аның кабаттан аякка басачагына да ышанабыз. «Шәһри Казан» газетасы белән тыгыз элемтәдә булуы аның иҗаты үсешенә дә, күңел күтәренкелегенә дә уңай йогынты ясар, дип өметләнәбез.

 

Хөрмәтле укучыларыбыз! 21 яшьлек Айнур Галимов соңгы айларда шактый чыгымнар күрде. Бүген сәламәтлек какшауның нинди чыгымнар китерүен башына төшкәннәр генә чын-чынлап аңлыйдыр, мөгаен. Үзе каршы булса да, без газетабызда аның банктагы счетын бастырып чыгардык. Бәлки, укучыларыбыз арасында олы йөрәкле кешеләр табылыр? Әйдәгез, булдыра алганча, барыбыз да яшь журналистыбызга ярдәм кулын сузыйк?!.

Татфондбанк. Счет № 42301810200930000430


Айнур ГАЛИМОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»