поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.04.2019 Ана теле

Ана теле: Басым кануны сөйләмдә ничек үтәлә? (АХЫРЫ)

Бер караганда, басым телебезнең иң табигый, тотрыклы сыйфаты, аның канунын сөйләмдә үтәү катлаулы түгелдер кебек – интонация чарасы буларак басым һәр мәгънәле лексеманың (сүз, сүзтезмәнең) иң азаккы өлешенә төшә. Шулай да сөйләм төзү барышында кагыйдәдән искәрмәләр дә килеп чыгып тора. Шуларга тукталыйк әле.

Татарда сүзформа кушымчалар исәбенә генә түгел, бүтән чаралар белән дә үсә бара. Кушма сүзләр, парлы сүзләр, аннары мөнәсәбәтлекләр (модаль берәмлекләр) һәм ярдәмче фигыльләр өстәлеп ясалган тезмәләр – шундый. Аларда да басым соңгы иҗеккә таба көчәя барырга тиеш. Монда бернинди искәрмә була алмый. Гәрчә еш кына әйтү белән язу арасында каршылык килеп чыккалый. Ярый ла Ак Идел инде әйтүдә дә, язуда да Агыйделгә әйләнгән, ә менә ишегалды, тауасты, аулагый, күзалдына, сангасукмау, киезтек, үзхәбәрчебез, башинженер кебек уннарча берәмлек, аерып язылу аркасында бозып әйтелүгә дучар була.
   
Кызганыч ки, инде күптән кушылып язылып, бер сүз-төшенчәгә әйләнгән берәмлекләрне ике басым белән әйтү кәсәфәте көчәя бара. Менә кичәле-бүгенле генә Казанда эшләүче радиостансалар дикторлары ялгыш басым белән әйткән тезмәләр: боз-ваткыч, баш-калабыз, ат-казанган, ун-көнлек, юл-басар, үз-идарә, ак-май, урын-басар һ.б.
   
Парлы сүзләрне ике басым белән әйтү, бигрәк тә басымны беренче компонентка төшерү – аеруча гайре табигый. Монда мәгънә хилафлыклары килеп чыгуын көт тә тор: аерым ачык (аермачык урынына); тел теш тидермәү (телтештидермәү урынына); төкле тура (төклетура); өр яңа (өр-яңа урынына) һ.б.
   
Дөресен әйткәндә, сөйләмият фәнендә сүз басымы үзәккә куелырга тиеш тә түгел – сөйләмдә сүз бит үзе генә яшәми, ул бары сөйләм барлыкка китерү өчен генә кирәк. Димәк, аның басымы да сөйләм оештыруга гына хезмәт итәргә тиеш. Басымның кайсы иҗеккә, кайсы сүзгә төшәчәге сөйләмдә генә хәл ителә. Сөйләмдә аерым сүзнең басымы мөстәкыйльлеген югалта, анда инде тезмә басымы, фраза басымы барлыкка килә. Мәктәптә шуларны өйрәтәсе урынга фигыль алма, бүлмә була, ә исем алма, бүлмә була дип башкатыралар (баш катыралар түгел). Алайга калса, басымны сүз төркеменә карап тәгаенләргә, һәр сүз төркеме үз басымы белән аерылырга тиеш буламыни?! Бу – һич дөрес түгел. Кабатлыйбыз: сүз басымы бары сөйләмдә генә, сөйләм ниятенә карап кына тәгаенләнә.
   
Аваздан иҗек, иҗектән сүз, сүздән җөмлә, җөмләдән текст өлешләре оеша барган, үсә барган кебек сүз басымы да синтагма басымына, ә аннары фраза басымына әверелә бара. Ана телебезнең көе-аһәңе, мәгънәви һәм хисси төгәллеге шушы чара белән ирешелә дә. Җөмлә эчендә синтагма ул, башлыча, яңалыкны, әлегәчә әйтелмәгән фикерне белдерә торган кисәк. Берничә сүздән торса да ул бербөтен морфема хасил итеп әйтелә. Бу, беренче чиратта, атамаларга, терминнарга кагыла. Аларның басым бөтенлеген катгый сакларга кирәк. Казан спорт сарае түгел, Казан спорт сарае, Татарстан язучылар берлеге түгел, Татарстан язучылар берлеге, Казанның Зур кызыл урамы түгел, Казанның Зур кызыл урамы һ.б.
   
Синтагма яңгырашын вакыт-вакыт тәҗрибәле генә диктор, укытучы, артистларыбыз да бозып куя. Монда инде галимнәребезнең дә тискәре өлеше бар дип саныйм. Кайбер галим, белгечләр сүз басымын тел берәмлеге буларак аерып алып тикшергән кебек синтагма басымын да махсус грамматик категория итеп, сөйләмнән аерып алып тикшерәләр. Әйтик, заманында алдыңгы сарык караучы синтагмасыннан алдыңгы сарык тезмәсен каерып алып чыгардылар да алдыңгы сарык буламыни, дип авыз ерып алырга да форсат таптылар. Күптән түгел генә бер язучыбыз “Алар хуҗалыгында 6 мөгезле эре терлек бар” дигән җөмләне сөйләмнән тартып алып, аның эчендәге 6 мөгезле тезмәсен аерып чыгарып, алты мөгезле терлек буламыни, дип сафсата сатты.
   
Синтагма басымы, фраза басымы дөрес төшкәндә мондый ясалма проблема беркайчан да килеп тумый. Бу дөньяда алты данә мөгезе булган терлек тә бар икән дип уйлап, шуны күз алдына китереп йөргән татар да бар, дип уйлыймы икәнни ул язучы?!
   
Хәер, басым законын һәркем, һәр очракта сакласа, мондый бәхәсләр, аңлашылмаучылыклар туып тормас та иде. Ә аларга әле адым саен диярлек юлыгабыз. Алар, ни кызганыч, бүгенге радио, телевидение сөйләмендә дә еш очрый. Менә берничә генә мисал: сыер һәм дуңгыз ите сатыла түгел, ә сыер һәм дуңгыз ите сатыла; сугыш һәм хезмәт ветераннары түгел, ә сугыш һәм хезмәт ветераннары һ.б. Кайвакыт аңлаешсыз, икеле-микеле, томанлы, хәтта кире мәгънәле, хаталы әйләнмәләр барлыкка килә: катык ашый урынына каты кашый, чи әле җир урынына чияле җир, бу серле хатын урынына бүсерле хатын кебек омофон әйләнмәләр менә шулай барлыкка килеп, сөйләмнең үтемлеген, тәэсирен киметә. Бер студентымның “Ә нигә әнигә мин шулай дим”, дигән җөмләне җиңел генә язып куеп та микрофоннан әйткәндә төртелеп азаплануы хәтердә калган.
   
Җөмләнең актуаль кисәкләргә дөрес бүленүе дә басымга бәйле, дидек. Янә дә берничә мисал: “Бер минуттан сез Мәскәүдән соңгы хәбәрләр тыңларсыз”, дигән фразада басым “сез”гә төшсә, фраза дәвам ителер дә, “ә без”...” дигән фикер әйтелер кебек тоела. Басым бит тынны дөрес алмау, паузаны дөрес тоемламауга да юл калдыра. “Татар халкы барып чыкмаган”нан соң пауза төсмерләнсә, мәгънә ялгыш аңлашылачак. Яисә “хәзерге квартирлар күп төрле электр җиһазлары белән җиһазланган...” фразасында диктор “хәзерге квартирлар күп төрле...” дигәч, тын алырга ялгыш бүленеп торды.
   
Җөмләдә, текстта тыныш билгеләренең дөресме-түгелме куелуы да еш кына басымга бәйле. Балалар өчен спектакльдә: “Кыш бабай безгә дә ашыга, күр инде” дигән фикер әйтелергә тиешле җөмләдә “күр инде” өтер белән аерылмаган иде; фикердә нинди төгәлсезлек килеп чыкты! Яисә мәгълүм җырдагы (дөресе: шигырьдәге) “мәтрүшкәләр, кипкән мәтрүшкәләр...” дигән тезмәне җырчы “мәтрүшкәләр – кипкән” мәтрүшкәләр...” дип, мәгънәсен бозып җырлый. Басым законын болай бозганы өчен автор аны судка бирмичә ничек түзгәндер, билләһи.
   
Килешик: бүген сөйләмебездә басым законын бозу очраклары әле санап кителгән, ягъни татар теленең үз җирлегендәге сәбәпләр аркасында гына килеп чыкса, бу әлләни зур бәлә булмас иде, аларны төзәтү дә әлләни кыен булмас иде.
   
Телебезне бу төп канунының үтәлүендә эзлеклелек булмауга, төрле катлауланулар китереп чыгаруга төп сәбәп – ул: телебез гомер-бакый ике мәгълүм тел – гарәп һәм урыс теле – йогынтысында яшәде һәм яши бирә; аларның бит икесе дә сүз һәм фраза басымы кагыйдәләре ягыннан безнең телгә кардәш түгел.
   
Шөкер, гарәп теленең тәэсире телебезнең бу канунын вата-җимерә алмаган, дөресрәге, телебез гасырлар буена аның тәэсиренә буйсынмаган. Шушы дәвердә меңнәрчә гарәп алынмалары үзләштерелгән, бүген аларның алынма икәне тоелмый да.
   
Бу табигый күренешкә тукталып тормаска да булыр иде, тик, кызганыч ки, вакыт-вакыт гарәп алынмаларын шул тел кагыйдәләре белән әйтергә, язарга маташу, шуңа өндәү очраштыргалый – фидәкяр, мәсҗед, шагир дияргә кушалар. Янәсе, шулай үзләштерелсә, гарәпчә сүрәләрне әйтү җиңеләя. Монда, кем әйтмешли, пәри башка, җен башка. Гарәпләр белән аралашырга яисә Коръәнне укырга, сүрәләрен сөйләргә алынгансың икән, шул телне хөрмәт ит, яхшы бел, аның әйтү һәм язу кануннарын бозма. Һәрхәлдә, бу ана телеңне бозу исәбенә булырга тиеш түгел. Без борын-борыннан мәчет дибез, шагыйрь дибез. Хезмәткәр рәвеше күптән урнашкан икән, нигә фидәкарь, сәнгатькәр булмаска тиеш ди.
   
Кыскасы, монда төртелеп калырлык киртә элек тә булмаган, бүген дә юк. Гарәп теле белгече Илдар Әүхәдиев заманында болай дигән иде: “Бер төркем төрки телләрдәге гарәп алынмалары... тулысынча ассимиляцияләнәләр, телнең фонетик законнарына җайлашалар”. Башка күренекле галимнәр дә шуны раслый.
   
Гомумән дә, татарның басым законы теләсә кайсы алынманың, теләсә кайсы соңгы иҗеген басым белән, ягъни үзебезчә әйтүгә көйли ала. Шул җөмләдән урыс алынмаларыныкын да. Татар теленең басым кануны аларга карата да бернинди искәрмә ясамый. Канун борын-борыннан үтәлә килгән: бүрәнкә, кәбестә, эшләпә, кәрзин, пүнәтәй, губерна һәм башкалар.
   
Сүз уңаеннан бер кызыклы күренешкә игътибар итик әле: мәгълүм булганча, урыс теленә күп сүз татар теленнән дә кабул ителгән. Шул алынмалар татар теленең басым законына буйсынган хәлдә кергән һәм яшәп ята. Мисалларны урыс теленең “Басым” сүзлегеннән китерәм: айва, айран, алтын, аманат, балык, башлык, башмак, казна, туман, халва һәм башкалар.
   
Бу юнәлештә кызыклы күзәтүләргә дә юлыгасың. Әйтик, татарның тасмасын урыс чын басымы белән тесьма дип алган. Казанда кино тасмасы ясый торган фабрика барлыкка килеп, аңа “Тасма” дигән телгә дә, күңелгә дә ятышлы исем кушылгач, шуны бозып, Тасма дия башладылар. Татар үзе шулай бозгач, бозучыларга каршы тормагач, урыслар нишләсен инде; тесьманы дөрес әйтә алгач, тасманы дөрес әйтергә бернинди авырлык тоймаслар иде.
   
Яисә күптән түгел казначейлык төшенчәсе кире кайтып, сөйләмдә ул хәзер төрлечә басым белән, башлыча, казначейлык рәвешендә әйтелә. Ә бит казначей, урыс теле белгече Николай Дмитриев теркәгәнчә, казначадан алынган булган.
   
Урыс алынмаларының татар теленең басым канунына табигый буйсыну юлында утызынчы елларда мәҗбүри каршылыклар куелды – урыс сүзләре, халыкара терминнар урыс телендә ничек әйтелсә, ничек язылса, шулай әйтелергә, язылырга тиеш дигән катгый кагыйдә, инструкцияләр чыкты. Янәсе бу – татарларга урыс телен өйрәнергә кулай, янәсе шулай итеп урыс телен дә саклыйлар. Телләрне бетерүгә юнәлтелгән шушы сәясәткә буйсынучылар бүген дә күренгәли.
   
Урыс теле андый көчләү ысуллары белән яклауга һич тә мохтаҗ түгел, мондый көчләү ана телеңне бозарга мәҗбүр иткән алымнар белән урыс телен дә юньле-башлы өйрәнеп булмый, ә менә ана телебезгә зыян килә дә килә.
   
Бу урында мин фикеремне язучы Ибраһим Газый сүзләре белән дәвам иттерәм. Безнең ише “вак” халыкларның телләре үсешенә өмет тәмам сүндерелгән чорда ук әле ул болай язган: “...Рус теленнән алына торган сүзләрнең фонетикасы һәр очракта да русчадагыча сакланырга тиешме. Иптәш тел галиме, тиешле, дип бара. Минемчә, болай дип әйтү тел законнарына каршы килә. Йөз еллар буена кергән сүзләр барысы да үзгәреп кергәннәр. Чөнки телебезнең законнары аларны шулай үзгәрткәннәр. Ә хәзер безгә әйтәләр, юк, үзгәрмәскә тиеш! Ни өчен соң алайса рус теленә керә торган чит ил сүзләре үзгәрә? Рус телендә чыккан лексикология китапларын укып карасагыз, күрерсез, Нишләп рус телендә үзгәрә, ә бездә үзгәрмәскә тиеш? Әгәр без татар теленең сүзләр фондын актарып карасак, күрербез: революциягә кадәр сүзләрнең бик күбесе үзгәреп кергәннәр. Церковь – чиркәү, бревно – бүрәнә, стол – өстәл, пудовка – подаука, горница – гүрнәчә, гостинец – күчтәнәч, хомут – камыт, гармонь –гармун, мох – мүк, машина – машина... Безгә әйтәләр: ә ул бит революциягә кадәр булган, революциядән соң кергән сүзләр үзгәрми. Ник үзгәрми? Тел өчен революциягә кадәр бер закон, революциядән соң икенче закон юк. Һаман шул бер закон... (“Чикләвекләребез төшле булсын”, Казан, 141–142 бит).
   
Нишләмәк кирәк, бозып күнеккән нормаларны тәртипкә салу бүген, хәтта теләк булганда, ихтыяҗ буларак кабул ителгәндә дә, җиңелдән түгел. Моңа һәркайсыбызның аерым-аерым да, барыбызның бергәләп тә көч, тырышлык салуы зарур. Иң башта, ана телебез өчен горурлык, аның һәр үзенчәлеген – законын саклау хәстәре сорала. Эшне һәркайсыбызның исем, фамилиясен, яшәгән авыл, калаларыбыз атамаларын дөрес әйтү-язудан башлыйк. Үзебез дөрес әйткәндә генә, бүтәннәрнең дә, шул исәптән, урысларның да дөрес әйтүенә ирешә алырбыз.
   
Мин бит, әйтүе шактый авыр булса да, Григорий дим, Наталья дим, Пушкин, Иваново дим, аларча басым белән әйтәм. Ә нигә алар Мухамед, Фатима, Хайрулла диләр. Хәтта радио, телевидениедә, рәсми мөнбәрләрдә безнең исемнәр эләтанаксызга, мәсхәрә хәленә әйләнә. Чөнки үзебез үк дөрес әйтмибез, дөрес әйтүләрен үтенмибез, рөсми документларга язганда ничек теләсәләр, шулай кыланырга юл куябыз.
   
Үзебез үк балаларыбызга татарча ят басымлы исемнәр кушуны дәвам иттерәбез: Марс, Фиалка, Радик һ.б. Алар сөйләм табигыйлеген боза, аһәңсезләндерә, бүтән уңайсызлыклар тудыра. Андыйларны кушмаска кирәк. Хәер, телебезнең басым кануны, теләк булганда, кайберләрен үзгәртергә дә мөмкинлек бирә: безнең Казан артында элек-электән Венера, Клара дип дәшелә. Бер көнне радиотапшыруда Азнакай районында яшәүче укучы балага Казан хәбәрчесе Ландыш дисә дә ул үзе Ландыш диде. Хәтеремдә: Бардадан килеп укучы бер студент кызыбыз мине: “Абый, мин Роза түгел, ә Роза” дип төзетте.
   
Туган телебезгә, милләтебезгә хөрмәт булганда, үзебезнең дә, бүтәннәрнең дә кимчелеген төзәтергә мөмкин. Телебезнең басым канунын белергә, үтәргә генә кирәк. 
                                                       Илдар Низамов,
                                             филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 18.04.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»