поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.04.2010 Мәгариф

МӨГАЛЛИМНӘР ЧЫНЫКТЫРА МИЛЛӘТ РУХЫН

Агымдагы ел – Укытучы елы. Әле менә Россия Президентының “Наша новая школа” программасы игътибар үзәгендә. Нинди уңай нәтиҗәләргә китерер бу программа? Аның турында авыл укытучысы нәрсә уйлый? Авыл мәктәбенең киләчәге нинди? Менә шушы һәм бүтән актуаль мәсьәләләр турында “Туган як” газетасы редакциясе киңәйтелгән “Түгәрәк өстәл” уздырды. Анда өлкә Эчке эшләр министрлыгы вәкиле С.Н.Кудяркин, өлкә “Туган як” милли-мәдәни оешмасы рәисе М.К.Юнисов, туган якны өйрәнүче, фәлсәфә фәннәре докторы А.М.Орлов, Сергач, Спасс, Кызыл Октябрь районнары татар мәктәпләренең мәгариф хезмәткәрләре катнашты. “Түгәрәк өстәл”не газетаның баш редакторы Рауф Абдуллин алып барды.

 Р.Абдуллин: Хөрмәтле дуслар, агымдагы ел Россия хөкүмәте тарафыннан Укытучы елы дип игълан ителде. Аның өч ае узып та китте инде. Һәр көн укытучылар җәмәгатьчелеге ниндидер  уңай үзгәрешләр көтте. Ләкин аның урынына реорганизация дип аталган нәрсә килеп иреште. Мәктәпләр ябыла, укытучылар кыскартыла һәм бүген безнең беренче бурычыбыз – мәктәпләрне, газиз ана телебезне, авылларның мәдәни үзәкләрен саклап калу һәм үстерү. Әйдәгез район мәгариф комитетлары җитәкчеләренә сүз бирик, чөнки югарыдан килгән әмерләрне үтәү җаваплылыгы иң элек алар өстендә.

 

 Владимир Коновалов, Сергач районы мәгариф идарәсе җитәкчесе: Хөрмәтле коллегалар, барыбыз да беләбез - өлкә мәгариф системасы хәзер авыр чор кичерә. Безнең өлкә мәгариф министрлыгы, өлкә хөкүмәте, район администрацияләре башлыклары ил буенча тормышка ашырыла барган реформаларга – бердәм дәүләт имтиханына, реструктуризацияләүгә - мөмкин кадәр каршы тордылар. Әмма артык карышыр урын калмады. БДИ бүтән регионнарда 8-9 ел элек гамәлгә кертелде, ә без быел аны икенче тапкыр гына тапшырырбыз. Тәҗрибәбез булмаганга, беренче нәтиҗәләр дә өлкә буенча ил күләмендәгедән түбән. Әмма бу хәл ителерди мәсьәлә. Безнең укытучылар яхшы әзерлекле, тәҗрибә дә тупланыр. Ә бала башына финанслау –күпкә катлаулырак, куркынычрак ситуация. Яңача финанслау системасына күчүне 2010-2011 елларда тәмамларга кирәк. Норма буенча авыл мәктәбендә класста 14, шәһәрдә 25 укучы булырга тиеш. Шулай булсын өчен без Сергач районындагы унтугыз авыл мәктәбеннән берне, җиде шәһәр мәктәбеннән бишне калдырырга мәҗбүр дигән сүз. Нәтиҗәдә, шул ике ел эчендә барлык мәктәп хезмәткәрләренең 60 процентын кыскартырга туры килер. Аларны кая итәргә – бу турыда кем дә берни әйтә алмый.

 

 Әле мәктәпләрне кыскартып классларны норма кушканча эшләсәк кенә, материаль базаны үстерү, хезмәт хакын арттыру турында сөйләргә мөмкин.

 

 Уку стандартларын яңартуга килсәк, татар теле дәресләре шул ук күләмдә калыр. Без моны, экономикага авыр килсә дә, эшләргә әзер. Бу турыда район администрациясе башлыгы белән дә сөйләштек. Бу мәсәлә бәхәссез.

 

 Әхлаки тәрбия мәсьәләсендә шул ук патриотик тәрбиягә басым ясала: балаларны туган илен, кече ватанын яратырга, олыларны ихтирам итәргә без һәрвакыт өйрәтәбез. Тулаем алганда, күбесе юнәлешләр дөрес. Әмма тирәнрәк уйланылмаганнары да бар - мәсәлән, балаларның саулыгын саклау пункты. Быел мәктәпләрдә пешекчеләрне кыскартырга мәҗбүр иткәннәр иде. Көне буе кайнар аш ашамаган балада нинди саулык булсын ди. Яңалыклар да аз түгел һәм аларны кабул итми булмый. Быел реструктуризация планы буенча безнең районда җиде мәктәп ябылырга тиеш. Татар авылларында мәктәп ябылу мәсьәләсе кузгатылгач , авыл халкы аны милли мәсьәлә дип күтәрәп чыга кайчак. Әле Богородское мәктәбенә күчерелгән Анды балалары, бөтен шартлар булдырылуга карамастан, татар телендә укырга теләмиләр – моны ничек тә аңлата белмибез. Күптән түгел Мөтеравылда сходта булдым, анда халык татарларны кысрыклыйсыз диделәр. Тик биредә бернинди милли мәсьәлә юк, рус авылларында да мәктәпләр шулай ук ябыла. Мәсәлән, Луговое халкы сходта балаларны Камкада укытырга дигән карарга килде. Миңа калса, монда һәр укытучының эш урынын саклап калу теләге беренче планга чыга. Һәм бу табигый хәл.

 

 Р.Абдуллин: Владимир Петровичка сораулар әле булыр дип беләм, хәзер сүзне Кызыл Октябрь районы вәкиленә бирик.

 

 Фәрит Хайруллин, Кызыл Октябрь районы мәгариф комитеты рәисе: Минем эшләү дәверемдә мәгариф системасында берничә реформа булды инде. “Наша новая школа” программасы – шуларның берсе. Һәр реформа ул еллап эшләнгән, системаланган эшне җимерү, үзгәртү дигән сүз. Һәм бусы да шулай.

 

 Проблемалар бездә дә шулар ук. Безгә дә быел тагы 6-7 мәктәп ябарга туры килер, кайбер урта мәктәпләр тугызеллык булып, тугызеллыклары башлангыч булып кала. Бу котылгысыз һәм коточкыч хәл. Авыл өчен дәүләт күп эшли, дип озак еллар сөйлиләр, әмма соңгы 30-40 елда “күп эшләнгән” авылдан 45-50 миллион кеше шәһәргә китте. Без бүген моның ачы җимешләрен татыйбыз: авылда яшьләр калмады, укытырга балалар юк.

 

 Совет заманында бишеллыклап яшәдек, хәзер еллап – Гаилә елы, Яшьләр елы, быелгысы менә Укытучы елы. Тик бүгенге ситуациядә Укытучы елы укытучыдан йөзенә карап көлү була. Ел башында “Школа” киносын күрсәтеп укытучыларны, мәктәпне мәсхәрәләделәр. Мәктәпләр ябыла, штатлар кыскартыла, хезмәт хакы түбән кала – шулмы Укытучы елы бүләкләре? Яңа ел алдыннан, нәкъ 31 декабрьда губернаторның “Кыскарту планы чаралары” дигән карары чыкты һәм без ул карар буенча 163 кеше кыскартырга тиеш булырбыз - бу инде Яңа ел бүләге булды. Аннары, каян килгән авыл мәктәбендә класста 14тән ким укучы булмаска тиеш дигән сүз? Бар халыкның ун-унбиш проценты гына авылда яшәгәндә каян җыярга ул 14 баланы?

 

 БДИга килгәндә, без китеп баручы соңгы поездның соңгы вагонына утырдык. Һәм шуңа күрә нәтиҗәләр түбән. Тулаем алганда, бүгенге реформалар күңелдә тискәре хисләр генә калдыра. Нигезсез реформаларны тормышка ашырганчы, үткән елларның уңай тәҗрибәсен нигезгә салып эшлисе иде.

 

 Татар теленә килгәндә, безнең районда ул тулы күләмдә укытыла, моның өчен бөтен шартлар тудырылган. Тик өченче баскычта, 10-11 классларда сәгатьләр азайтыла, чөнки өченче баскыч күбрәк профильле белем бирүгә юнәлтелгән. Шуңа күрә профиль фәннәренә күбрәк сәгатьләр бирелергә тиеш – бу әти-әниләрнең, укучыларның фикере.

 

 Күптән түгел татар теле укытучылары методберләшмәсендә районда Г.Тукай исемендәге фонд вәкиллеген ачу турында фикер туды. Укытучылар моны хупладылар. Бу инициативага барлык мәктәпләр кушылды. Билгеле инде, фонд татарлыгыбызны, телебезне саклап үстерү юнәлешендә эшләр.

 

 А.Орлов: Россия тарихы фәнен мәктәпләрдә укытуны ничек бәялисез? Туган як тарихын әйрәнергә анда урын бармы?

 

 Ф.Хайруллин: Бүген кулланышта берничә дистә тарих дәреслеге бар. Аларның һәрберсендә төрле тарихи вакыйгалар төрлечә бирелгән. Туган як тарихына килгәндә, укытучылар сезнең китапларыгызны, язмаларыгызны, бүтән тарихчыларыбызның китапларын киң кулланалар. Туган якны өйрәнү буенча түгәрәкләр уңышлы эшли. Тулаем алганда, соңгы дистә елларда Нижгар татар-мишәрләре тарихын өйрәнүгә игътибар артты.

 

 Р.Абдуллин: Татар мәктәпләрендә шактый уңай тәҗрибә тупланган. Ләкин уртак проблемаларыбыз да аз түгел. Әйдәгез, Спасс районы вәкилләрен дә тыңлап карыйк.

 

 Равил Талипов, Бозлау урта мәктәбе директоры: “Наша новая школа” концепциясе турында биредә сөйләнде инде, анда, чынлап та, әлләни зур яңалыклар юк. Ләкин үзгәртеп кору инициативасы бар икән, ул иң элек материаль яктан әзерләнгән булырга тиеш.

 

 Безнең район зур түгел, районда бары тик дүрт татар авылы. Милли мөнәсәбәтләр дигән сорау тумый. Тик һәрберебез, мәктәп ябыла дигәч, соңгы өмет белән саламга тотынабыз. Мин үзем директор һәм укытучы, башка эшне эшли белмим. Калганнары да шулай ук. Бүген мәктәп ябылса, иртәгә без кем дә түгел, эшсезләр категориясендә булабыз. Мондый ситуациядә Укытучы елы дип чан сугарга бөтенләй урынсыз. Миңа калса, Укытучы елына мораторий игълан итәргә кирәк.

 

 Рухи-әхлаки тәрбиягә килгәндә, бу мәсьәлә безнең милләттә беркайчан да проблема булмады. Татар балаларында яшьтән ук олыларга, әти-әнигә ихтирам тәрбияләнә һәм без үзебез аларга беренче үрнәк булырга тиеш.

 

 Зәкия Юнисова, Татар Моклокасы мәктәбе директоры: Безнең мәктәптә 129 укучы, 21 укытучы. Мәктәбебез Түбән Новгород өлкәсендә бердәнбер этно-мәдәни компонентлы уку йорты. 1-9 классларда барлык фәннәр татар телендә укытыла, рус теле фән буларак керә. Ә 10-11 классларда киресенчә, татар теле фән буларак укытыла. Әле, күрше Рус Моклокасы мәктәбе башлангыч булып калу сәбәпле, андагы балалар бездә укыр һәм 5-9 класслардан ук без барлык фәннәрне рус телендә укытырга тиеш булырбыз. Татар телен, әлбәттә, сакларбыз, бу бәхәссез.

 

 Милли гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү өчен бик күп класстан тыш чаралар уздырабыз. Ана телен сакламыйча без Россиянең чын гражданинын, үз милләтебезнең патриотын тәрбияли алмыйбыз. Рухи-әхлаки тәрбия дә бездә югары дәрәҗәдә – балаларыбыз тәртипле, начар гадәтләре юк, милициядә учетта тормыйлар.

 

 Бүген биредә бик файдалы сөйләшү бара. “Туган як” редакциясенә шундый очрашуларны системага салырга, ә биредәге сүзләрне мәгариф министрлыгына да җиткерергә кирәк.

 

 Зөлфия Багаутдинова, Кызыл Октябрь районының информация-диагностика кабинеты мөдире: Мин татар теле олимпиадасына тукталып китәр идем. Икенче ел инде өлкә олимпиадасы уздырылмый, без үз казаныбызда гына кайныйбыз, һәм Казанга региональ олимпиадага үз укучыларыбызны турыдан алып барабыз. Дөрес, безнең укучылар анда сынатмый, әмма өлкә олимпиадасы булмагач балаларда ярыш хисе юк. Аннары: региональ олимпиадаларда призлы урыннар алучыларның уңышлары югары уку йортларына кергәндә исәпләнә, ә татар теле һәм әдәбияты ул льготадан мәхрүм.

 

 В.Коновалов: Хәзер Россиядә барысы да Европа стандартларына туры китерелә. БДИ каян килгән дисезме? Лиссабон килешүе буенча кертелергә тиеш икән - моны Франция мәгариф министрының интервьюсыннан ишеттем. Россия Европа юлы буенча китсә, милли телләргә генә түгел, рус теленә дә игътибар бирелмәс. Хәзер телләрне генә түгел, тулаем мәгариф системасын кысрыклау бара һәм бу барыбыз өчен дә фаҗига.

 

 Ф.Хайруллин: Тик сүз, ни сәбәпледер, рус менталитеты турында күбрәк бара, ә безнең бит үз менталитетыбыз да бар. Аннары, кем әйтте Европа эталон диеп, ник без аларга карарга тиеш?

 

 Р.Абдуллин: Менә биредә ана телебезне саклау турында да сөйләнде. Сүздән эшкә күчәр өчен татар теле укытучыларының өлкә методберләшмәсен булдырырга кирәк һәм бу оешма өлкә министрлыгы каршында официаль рәвештә теркәлсен иде.

 

 Марат Юнисов: Хәзер Россиянең барлык мәктәпләре кыен хәлдә. Милли мәктәпләргә бигрәк тә авыр. Менә Сергач районында гына берничә мәктәп ябылырга тора. Андыда быел мәктәп юк инде. Ә бу бит телне өйрәнүне бетерүгә, милли гореф-гадәтләрне югалтуга илтә. Татар халкында яхшы тәрбия нигезе салынган, татар кешесе кая гына яшәмәсен, кече ватанын онытмый, хәленнән килгәнчә ярдәм итә. Һәм бу сыйфатларны балалар бакчасы, мәктәп тәрбияли. Мәктәп ябылу белән бу кыйммәтләр бетүгә бара. Татар язучыларының иҗаты өйрәнелмәс. Хәзер дә мәктәпләрдә татар әдәбияты аз. Булганы да иске.

 

 Хамисә Шәрәфетдинова, Кече Рбишча мәктәбе татар теле укытучысы: Әйе, татар теле һәм әдәбияты буенча методик әдәбият иске, шуларны яңадан эшкәртеп чыгаручы булса иде. Татарстанныкылар безгә туры килми, чөнки анда бүтән программа буенча укыйлар. Татар теленә сәгатьләр дә анда күбрәк бирелә.

 

 А.Орлов: Татар авылларының 400 еллыгын билгеләп үтү турында да сезнең фикерегезне беләсем килә. Чөнки бу мәсьәлә дә милли тәрбиягә, рухи кыйммәтләргә нык бәйләнгән. Әйе, бу хакта бәхәсләр күп булды, алар әле дә тынган юк: кайсыдыр авыл иртәрәк барлыкка килгән, кайсыдыр соңрак, диләр. Юбилей чаралары уздыру тарихыбызга кайтырга, татар-мишәр тарихын тагын бер тапкыр күрсәтергә сәбәп булыр иде. Татар авыллары урынында элек дала булган, 16 гасыр ахырында – 17 гасыр башында бу җирләрне саклап калыр өчен Мещера татарларын бирегә күчергәннәр. Без яулап алучылар түгел, ә бөек Русьне коткаручылар. Юбилей уңаеннан ниндидер зур чаралар уздырырга кирәкмидер, бәлки һәр авылның тарихы турында китап язарга, тарихыбызны күбрәк пропагандаларга гына кирәктер.

 

 Р.Талипов: Без үткән елны Бозлау авылының 400 еллыгына багышлап зур бәйрәм уздырган идек. Шул уңайдан авылны төзекләндерү буенча күп эшләр эшләнде. Бәйрәмне әзерләүдә бик күпләр катнашты. Авылның юбилеен уздыру ул кешегә кече ватаны тарихын күрсәтү өчен яхшы бер сәбәп, әлбәттә.

 

 Сергей Кудяркин: Өлкәбезнең Эчке сәясәт министрлыгында мин мәктәпләр белән турыдан-туры эшләмәсәм дә, бүгенге сөйләшү зур кызыксыну тудырды. Чынлап та, хәзер мәгариф системасында милли-региоанль компонентны кыскарту тенденциясе күзәтелә. Мин биредә сөйләнгән барлык сүзләрне, күтәрелгән проблемаларны министрга җиткерермен, чөнки алар барысы да зур әһәмияткә ия.

 

 М.Юнисов: Хәзер безнең төп бурыч – барлык борчыган проблемаларны апрель ахырында Түбән Новгородта булачак өлкә татар җәмәгатьчелегенең 3 съездында күтәреп чыгу, аларны хакимият каршына кую, бергәләп хәл итү юлларын билгеләү. Съездга без губернаторны, мәгариф, мәдәният, бүтән министрларны да чакырырбыз.

 

 “Түгәрәк өстәл” артында мәктәпләрдә дин дәресләрен кертү турында да сүз барды, әмма махсус кадрлар, югары сыйфатлы уку әсбаплары булдырмыйча бу эшне башларга иртә дигән фикергә килделәр мәгариф хезмәткәрләре.

 

 “Түгәрәк өстәл”дә катнашучыларга рәхмәт белдереп, анда күтәрелгән проблемалар буенча “Туган як” битләрендә фикер алышырга чакырып очрашуны йомгаклады Р.Абдуллин.


Найлә ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ | 16.04.2010
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»