|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.04.2019 Мәгариф
Васил Гарифуллин: “Хәер сорашып, милли кадрлар әзерләп булмый”“Бездә медиабелем бирү үсмәгән, ул юк. Югыйсә республикада – иң бай медиакыр, иң күп мәгълүмат чаралары, зур тиражлар, дип мактанабыз. Тик мәгълүматны дөрес итеп файдаланырга өйрәтү буенча фәнни үзәк юк. Бу фән, бакчадан башланып, мәктәптә дәвам иттерелергә тиеш. Әдәбият та, башкасы да халыкка медиа өлкәсе кебек зур йогынты ясый алмый бүген”, – ди КФУның милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Васил Гарифуллин. Аның белән милли кадрлар әзерләү, бюджет урыннары турында сөйләштек. – Васил Заһитович, узган ел күп кенә вузларда, шул исәптән КФУда, журналистика юнәлешенә бюджет урыннары бирелмәде. Дөрес, узган ел бу проблеманы республика хөкүмәте максатчан программа булдырып хәл итте. Ә быелгы абитуриентлар сездә бушлай укый алырмы?
– Журналистлар әзерләү өчен быел университетка сигез бюджет урыны бирелә. Шуның яртысы – татар бүлегенә. Соңгы елларда бюджет урыннарының саны гел 4-5 тирәсендә тибрәлде. Татар бүлегендә соңгы вакытларда гел 10–12 студент укыды. Бары узган гасырның туксанынчы елларында гына татар төркеменә 20ләп студент җыя алдык. Максатчан укыту программасы быел да дәвам итәчәк. Былтыр аны “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов үз үрнәгендә башлап җибәрде. Телерадиокомпания өч студентны үз хисабына укытуга кереште. Быел да бу эшне дәвам итәчәкләр. Бу тәҗрибә бик уңышлы булды, конкурста чит төбәкләрдән дә яшьләр катнашты. Татарстан Президенты да, әлеге проблемага игътибар итеп, республика хисабыннан журналистлар әзерләү буенча күрсәтмә бирде. Шуның нигезендә тагын ун кешене укырга алдык. Шул исәптән “Алтын каләм” фестивалендә җиңгән бер бала республика хисабына урыс бүлегендә белем ала. Татар төркемендә 12 кешене түләүсез укытабыз. Илдә максатчан программа буенча журналистларны беренче тапкыр әзерләү бу. Без мондый ихтыяҗ хакында дистә елдан артык әйтеп килдек. Тик озак вакыт әлеге фикергә игътибар итүче генә булмады. Ниһаять, боз кузгалды...
Милли кадрлар әзерләү дәүләт сәясәте булырга тиеш. Урыннар бирегез дип, хәер сорашып кына хәл итә торган әйбер түгел бу. Федераль вуз кысасында гына да хәл итеп бетереп булмый моны. Безнең вузның максаты – белем сыйфаты буенча дөнья күләмендә танылу, иң алдынгы вузлар белән көндәшлек итү. Шуңа күрә Татарстанда милли университет булдыру ихтыяҗы көн кадагындагы мәсьәлә булып кала. Милли психолог, икътисадчы да, милли социолог, юрист та кирәк. Суд эшләре дә татарча үсеш алырга тиеш. Федераль вузның уставында, укыту инглиз-урыс телендә алып барыла, дип язылган. Татар телендә укыту каралмаган. Шулай да бу мәсьәләдә җитәкчелегебез белән уртак тел табып эшлибез, милли бүлектә укучыларга күпчелек фәннәрне туган телдә укытабыз. Бездәге нигезләмәләр буенча һәр уку төркемендә 25әр студент укырга тиеш булуга карамастан, кечкенә төркемнәр белән татарча эшләргә рөхсәт бирәләр.
– Соңгы елларда журналистика бүлеге үз исемен берничә тапкыр алыштырды. Мондый үзгәрешләр нәрсәгә бәйле?
– Исем үзгәртү кечкенә структураларны эреләндерү процессына бәйле. Оптимальләштерүдән беркая да китә алмыйсың. Иң соңгы булып, безнең 4-5әр генә кеше эшли торган вак кафедралар берләште. Без хәзерге вакытта “Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе” исемен йөртәбез. Мондый үзгәрешләрнең белгечлекләр әзерләүгә тискәре йогынтысы юк. Киресенчә, белгечлекләрнең саны арта гына бара.
– Мәктәпләрдә татар теле сәгатьләре саны кимү каләм тибрәтүче, киләчәктә телевидениедә, радио, газета-журналларда эшләргә теләүче балаларны хыялларыннан биздерүгә китермәсме?
– Хәзерге күзәтүләр буенча иҗат итүчеләр кимеде дип әйтмәс идем. Мәктәп балалары өчен оештырыла торган төрле бәйгеләргә килгән эшләрдә татар теле язмышына карата үз фикерләрен белдерү, бүгенге вәзгыять белән килешмәү күренә. Бу, минемчә, милли журналистиканы үстерә генә. Журналистика белән бәйле конкурслар күп. Без аларда еш кына бер үк укучыларны күрәбез. Димәк, очраклы гына катнашмыйлар. Әйткәнемчә, соңгы вакытта журналистика өлкәсе белән кызыксынучы актив балалар саны арта бара. Бәйгеләрдә җиңүчеләрне иҗади имтиханнардан азат итәбез. “Алтын каләм” җиңүчесе исә бюджет урынына укырга керә. Әмма бүген журналист булырга теләгән балаларның киләчәгенә ясалма киртәләр дә куела. Беренчесе БДИга бәйле. Журналистика бүлегенә укырга керү өчен урыс әдәбиятыннан сынау бирергә кирәк. Әмма яшьләрнең күбесе аны сайламый. Күпләр, мәсәлән, җәмгыять белемен сайларга тырыша. Чөнки аның нәтиҗәсе күп төрле белгечлекләргә сынау тотканда исәпкә алына. Икенчесе – югары уку йортларында бюджет урыннарының саны елдан-ел кими баруы.
– Бүген үз гаджеты булган, интернетта утырган һәр кеше мәгълүмат таратуда катнаша. Шул исәптән, дөресен дә, дөрес булмаганын да язалар. Моны журналистиканың бер төре дип әйтеп буламы?
– Бу – журналистика түгел. Кызганычка, безнең илдә журналистиканың вазифалары тиешенчә башкарылып бетми. Журналистлар “урман санитары” эшен башкаручы бүре кебек җәмгыятьнең санитарлары булырга, кайда тискәре проблема бар, шуны күрергә, аны хәл итү юлларын күрсәтергә тиеш. Яхшыны үрнәк итеп күрсәтергә була анысы. Ләкин бездә күбрәк әнә шулай, мактау белән генә шөгыльләнеп, журналистика пиарга әйләнә. Ә социаль челтәр, интернет исә чүплек өемен хәтерләтә. Дөрес, аннан да файдалысын эзләргә була, әмма табуы кыенрак. Интернеттагы мәгълүмат, ялган мәгълүмат өчен беркем җавап бирми. Кайберәүләр челтәрдә иртән торуга нәрсә ашаганына, нинди кием кигәненә, кайсы җире авыртканына кадәр яза. Бу нинди журналистика? Элек иҗат кешеләре көндәлек алып бара иде. Ләкин үзләре өчен генә. Ә болай эчке дөньяңны бар кешегә чыгарып селкү кирәкме икән? Бәлкем, танылган кеше булса, кызыклыдыр. Әмма хәзер һәр кеше шуның белән мавыга башлады.
Әгәр кеше дөрес мәгълүмат, тәрбия, фикер ишетергә тели икән, сыйфатлы журналистиканы сайларга тиеш.
– Җәмгыятьне акны карадан аерырга ничек итеп өйрәтергә соң?
– Без мәктәпләрдә җәмгыять белеме, география, музыка, әдәбиятны һәм башкасын да өйрәтәбез. Бик әйбәт. Ләкин әдәбият халыкка зур йогынты ясамый бүген. Татар әдәбиятында елына ничә әсәр дөнья күрә икән? Ул китапларны актив рәвештә укыйлармы? Югыйсә шул әдәбиятны өйрәнү белән шөгыльләнә торган зур гыйльми институтыбыз да бар. Медиа өлкәсен махсус фәнни яктан тикшерү, аны җайга салып тору, дөрес юлга юнәлтү, дәреслекләр, тиешле методикалар булдырып, балаларны кече яшьтән мәгълүмат чаралары белән эшләргә өйрәтү мөһим. Россиядәге күп кенә төбәкләрдә андый фәнни үзәкләр бик актив һәм файдалы эшләп килә.
Ә бездә бу мөһим тармакны фәнни өйрәнү җайга салынмаган. Татарстан бу яктан да башкаларга үрнәк булырга тиеш!
Сәрия МИФТАХОВА |
Иң күп укылган
|