поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бөтен нәрсә артты инде быел.
    – Алай димә, хезмәт хакы артмады.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Октябрь
  • • Миләүшә Шәйхетдинова - актриса
  • • Илдус Якупов - композитор
  • • Празат Исәнбәт (1927-2001) - режиссер
  • • Әнвәр Шәрипов - әдәбият тарихы галиме
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
Архив
 
15.04.2019 Җәмгыять

300гә якын кеше Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Тоталь диктант язды

Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты «Тоталь диктант — 2019″ акциясенең төп мәйданчыгы булды. Халыклар дуслыгы йорты территориясендә акциядә барлыгы 290нан артык кеше катнашты, шул исәптән чит ил студентлары да. Бу — мәйданчыкның яңа рекорды.

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында узган акциянең диктаторлары ТР Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаева, Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе рәисе Тимур Кадыйров һәм Татарстанның халык артисты Илья Славутский булдылар.
 
Тимур Кадыйров TRuD чит ил студентлары мәйданчыгы диктаторы булды. Ике мәйданчыкта катнашучылар гадәти диктант язсалар, чит ил студентлары өчен тест һәм төп текстның бер өлешеннән торган махсус биремнәр әзерләнгән иде. Әлеге мәйданчыкта Тоталь диктантны Урта Азия, Венгрия, Франция, Колумбия, Йемен һәм Шри-Ланка илләре вәкилләре язды.
 
Акциянең даими катнашучылары быелгы тексның берьюлы җиңел дә, катлаулы да булуын әйттеләр. Шулай ук аның кызыклы темасын да аереп әйттеләр — театр елы уңаеннан текст М. Горькийның «На дне» әсәренә багышланган иде.
 
Әмма яңа катнашучылар өчен диктант чагыштырмача авыр булган.
 
«Бик кызыклы булды, ләкин катлаулы. Моңа кадәр оештыручылар арасында булсам да, диктантны мин беренче тапкыр яздым. Акция бик кирәкле һәм файдалы. «Тоталь диктант» башка телләр арасында да шундый юнәлешкә этәргеч бирде: хәзер бөтен ил буйлап татар, мордва, мари, удмурт, бурят, немец һәм башка телләрдә диктант язалар. Мондый акциянең популярлыгы шундый чараларның мөһим булуын дәлилли», — дип сөйләде ТР удмуртларының милли-мәдәни автономиясе рәисе ярдәмчесе Марина Иванова.
 
Республика акция уздыруда быел яңа рекорд куйды: Татарстан буенча диктантны барлык муниципаль берәмлекләрдә барлыгы 80нән артык мәйданчыкта яздылар.
 
Белем бирү акциясенең нәтиҗәләре 17 апрельдән соң «Тоталь диктант»ның рәсми сайтында эленәчәк.

---
Addnt.ru
№ --- | 13.04.2019
Addnt.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы