поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
12.04.2019 Мәдәният

Кычкыртып уйна, гармун!

1989 елның 28 апрелендә “Волжская коммуна” өлкә газетасында шушы исем астында басылып чыккан язмада “Туган тел” татар җәмгыяте уздырган тәүге чараларның берсе - “Уйна, гармун!” конкурсы турында сүз бара. Мәкаләнең авторы – ул вакытта “Прогресс” заводының күп тиражлы газетасында эшләгән Шамил Галимов.

Конкурсны оештыручылар - “Туган тел” җәмгыяте активистлары бу чараны гармунда, баянда, башка музыка коралларында уйнаучылар бәйгесе булыр, дип уйлаганнар иде. Тамашачыларны Куйбышев шәһәренең иң яхшы залларының берсенә чакыручы афишаларда да шулай дип язылды. Ләкин репетицияләр башлангач, планнарны үзгәр-тергә туры килә. Тыңлап карауның беренче көнендә үк конкурска килүчеләр саны икеләтә күп булуы ачыкланды.
 
Куйбышев татарларының беренче конкурсы тиешле дәрәҗәдә узганмы, дигән сорауга: “Һичшиксез!” – дип җавап бирергә була. Күз иярмәслек тизлек белән үзгәреп торучы дөньяда татарларның үз мәдәниятен, милли көйләрен саклап яшәүләрен күрсәтә алды ул. Сәхнәгә хезмәт ветераннары да, “Ялкынлы яшьлек” ансамблендә шөгыльләнүче яшь кызлар һәм егетләр дә, беркайчан да сәхнә түренә чыкмаган абый һәм апалар да чыкты бүген...
 
Концертны Идеал Галәүтдинов ачып җибәрде. Зал тын да алмыйча аның башкаруындагы борынгы “Шәмшәриф” җырын тыңлады. Аннары чараны алып баручы Шамил Баһаутдинов сәхнәгә бердәнбер гармунчы хатын-кызны - Асия Хәбибуллинаны чакыргач, зал гөрләтеп кул чапты. Асия апа тальян гармунда уйный да, үзенә генә хас моңлы тавыш белән җырлый да...
 
Бу конкурсны үзешчән сәнгать фестивале дип атау өчен барысы да булды кебек. Рәфыйк Әбдиев һәм Габделхак Шакиров Гали Гәрәев ясаган тальян гармуннарда өздереп уйнап, осталыкларын күрсәттеләр. Үз гомерендә 1200 гармун ясап, почта аша Җир шарының төрле тарафларына җибәреп торган мәрхүм остага истәлек булып яңгырыйлар алар хәзер.
 
Бу конкурста иң истә калырлык чыгыш ясаучылардан Әсгать Сагыйров, Мөхтәр Сәмигуллин, Иске Ярмәк авылының “Ак каен” ансамбле чыгышын, сәхнә чаршавы артында ук туган Әнвәр Кыямов (гармун) һәм Абдулла Акмаев (скрипка, мандолина) дуэтын, курайчы Сәлимҗан Рахмангулов, биюче Наилә Баһаутдинова һәм мәзәкче Мәзгут Шакмаевның но-мерларын билгеләп үтәргә була.
 
...Концерт биш сәгать барды. Ләкин беркем дә урыныннан торып китмәде, катнашучылар да таралмады. Барысы да сәхнәгә чыгып, Габдулла Тукайның “Ак каен” җырын җырлап җибәрүгә зал дәррәү басып, җырга кушылды. Бөтен үзешчән артистлар дә истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Ә җиңүчеләр бу конкурста булмады, чөнки конкурсның максаты да башка - сәләтле татарларны барлау иде. Оештыручылар фикеренчә, бу максатыбызга ирешә алдык.

---
Бердәмлек
№ --- | 12.04.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»