поиск новостей
  • 15.03 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 17.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 12.00, 18.30, 12+
  • 18.03 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.03 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 21.03 "Акча бездә бер букча" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 21.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 22.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 24.03 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 28.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 28.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 29.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 30.03 "Халык җәүһәрләре" Гала-концерт. Тинчурин театры бинасы, 19.00, 6+
  • 31.03 "Кияу урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 15 Март
  • Рәис Даутов (1928-2007) - язучы
  • Илдус Диндаров - журналист
  • Шамил Закиров (1945-2012) - мәдәният хезмәткәре
  • Ренат Мөслимов (1951-2022) - җырлар авторы
  • Җәүдәт Сөләйманов - җәмәгать эшлеклесе
  • Габдулла Апанаев (1862-1919) - җәмәгать эшлеклесе
  • Айдар Сөләйманов - җырчы
  • Әнвәр Шәрәфиев (1935-2024) - Композитор
  • Наилә Вәлитова - тәрҗемәче
  • Рахман Ильяс (1908-1943) - язучы
  • Закир Һади (1863-1933) - язучы
  • Николай Колесников - атлет
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
Архив
 
11.04.2019 Ир белән хатын

“Әллә аерылып китимме икән?” (ЯЗМЫШ)

“Шифалы су — Ижминводы” шифаханәсендә күп еллардан бирле сакланып килгән бер күркәм гадәт бар. Дәвалау процедуралары тәмамланып, кичке аш белән сыйлангач, хатын-кызлар икенче каттагы, уңайлы кәнәфиләр тезеп куелган аулак мәйданчыкка җыелып, үз башларыннан кичкән гыйбрәтле вакыйгаларны, четрекле мәсьә­ләләрне уртага салып сөйләшәләр. Гадәттә, биредә ихласлык хөкем сөрә. Кайвакытта кызу бәхәсләр дә куерып ала.

Беркөнне, кош балалары кебек тезелешеп утырырга өлгермәдек, Түбән Камадан килгән Мөнирәнең (исемнәр үзгәртелде — авт.) ире, әле­дән-әле чылтыратып, аның бу минутта кайда, кем белән булуын, нәрсә эшләвен тикшереп, аптыратырга кереште. Яше алтмышка якынлашкан сөйкемле ханым, бездән уңайсызланыптыр инде, кызарынып-бүртенеп чыкты. Ягымлы, тыныч тавыш белән ирен тынычландырырлык җаваплар биреп, акланып маташты.
 
— Ярата ул мине, кызлар, шуңа күрә югалтудан курка, һәр адымымны тикшереп тормаса, күңеле булмый, — дип аңлатты, ире белән сөйләшеп бетергәч. — Эшемә дә көнгә илле тапкыр чылтырата. Офистагы хезмәттәш­лә­рем: “Мөнирә апа, телефоның тагын зеңгелди, тизрәк ал инде! Ак сакаллы карт сандугачың сайрап мәхәббәтен аңлатадыр”, — дип шаярталар. Гомерем шул көнче кү­бә­ләк белән үтте инде. Урамнан янәшә барганда, ялгыш берәрсе безнең якка күз ташласа, кайнап чыга: “Ул сиңа ник карады? Сөяркәңме? Очрашуга җай эзләп йөридер әле”, — дип, теңкәмне корыта. Берәрсе танып сә­лам бирсә, тәмам чыгырыннан чыга. Яшьрәк чагымда яңа күлмәк сатып алсам, бизәнеп, яңа прическа ясатсам: “Кем өчен бизәндең? Кая барырга җыенасың?” — дип көнләшеп, өйдә “Сафура бураннары” уйната иде. Балаларым ятимлектә үсмәсен, әтиледән-әтисез калып, кеше арасында кимсенмәсен дип, иремнең кыланмышларына, мине гаепсездән гаепле калдырып, җанымны талкуына түздем. Ул хаксызга авыр сүзләр әйтеп кыерсытканда, тавыш зурга китеп, балаларыбызның психикасы какшамасын дип, күп чакта телемне тешләп калдым.
 
Ял итәргә Мөнирә бе­лән бер оешмадан килгән хезмәттәше, кызу канлы Рита:
 
— Түзгән, имеш, ишкәнсең ишәк чумарын! Неврозың белән диабетың, ашказанындагы җә­рәхәтең каян килеп чыккан дип беләсең? — дип ярсыды. — Бөтенесен эче­ңә җыеп, тәрбиясез иреңә ләббәйкә дип торганга! Ярата дип, көнче ахмакны аклап утырмасана! Ярат­кан кеше утыз өч ел бергә гомер иткән тугры хатынының, буй җиткән өч баласының әниләре җанын талкымый, күрәләтә кыерсытмый ул! Синең ирең — вампир, энергияң белән туклана! ә син, мәми авыз, үзеңне түбәнсетә-түбәнсетә, ир көен көйли торгач, әнә, тәмам чиргә сабышкансың! Чынлап торып урынга егылсаң, карамаячак ул сине. өстеңә яшь хатын алып кайтырга да күп сорамас!
 
Бу сүзләрне ишеткәч, Мөнирәнең күзләре яшьләнде, җыйнаулашып аны тынычландырырга мәҗ­бүр булдык. Ир белән хатын арасындагы ышану, ярату, тугрылык, хыянәт, бурычлар турында әңгә­мәбез кызганнан-кыза барды. Тирән кәнәфигә чумып, сүзгә кушылмыйча, моңарчы шым гына уйланып утырган, Киров өлкәсеннән килгән Гөлдания тынлыкны бозды:
 
— Апалар, миңа берәр акыллы киңәш бирегез әле. Айдар белән сигез ел торабыз, ул көнләшүнең ни икәнен дә белми. өйгә өч көн кайтмасам да сүз әйтмәячәк, чылтыратып хәлемне сорамаячак, — дип шаккатырды. — Аңа, эштән арып кайткан төшенә, пешереп суыткычка куелган итле кәбестә ашы белән бер чәки аракы, йомшак диван, йоклап киткәнче карарга футбол белән хоккей матчы булса, шул җиткән. Төнлә торып, өстенә юрган ябып киләм.
 
— Әллә ирең чирлеме, нишләп аерым йоклыйсыз? — диде Чаллыдан килгән Регина.
 
— Юк ла, ара-тирә биш-алты минутка минем йокы бүлмәсенә кереп чыккалый ул. әйтерсең, әтәч тавык өстенә менеп төшә. Өйләнешкәннән бирле аерым түшәкләрдә йоклыйбыз. Иркәләү-наз дигәннең нәрсә икәнлеген белми ул, миннән дә кабул итми. Үбә, чәчләреннән сыйпый, сырпалана башласам: “Фу, телячьи нежности, отстань от меня!” — дип торып китә. Кайвакытта әллә аерылып китим микән дип уйлап куям. Хатын-кыз бәхетенең нәрсә икәнлеген белмичә яшәүдән ни мәгънә? Гомер бер генә бит, яшьлек тиз уза. Бик күңелсез миңа битараф ирем янында.
 
— Әллә кияүгә ярат­мыйча чыккан идеңме? Ихтыяри-мәҗбүри өйләнешмәгәнсездер бит? — дип сорадым мин.
 
— Шулай дисәм дә була. Әни үлгәндә, миңа унбиш яшь кенә иде. Әти озак тормыйча, бер усал-чая, мул тормышлы тол хатынга йортка керде. Мине үзләре янына сыйдырмадылар. Абыйларым училищега укырга китеп барды. Бер тиен акчасыз, ярдәмчесез, иске өебездә япа-ялгыз калдым. Күрше Пелагея түти мине кызганып ашарга кертә иде. Аңа вак-төяк эшләрендә булыштым. Ул мине үз янына бозаулар карарга эшкә урнаштырды. Шунда утыз ике яшьлек Айдар белән таныштым. Ул фермада малларга ат белән азык ташый иде. әти-әнисе эчеп үлгән, шуңа үз көнен үзе күрергә бик иртә өйрәнгән. Эштәгеләр димләде дә, без тиз арада кавышып куйдык. Ике кыз таптым, икесе дә үле туды. Эчкечеләр нәселе черек булгандыр, мөгаен. Айдарның алты туганы үле туган булган. әти төп йортыбызны сатмаган булса, шунда гына кайтып торыр идем дә! ә болай барыр җирем юк. Безнең хуҗалыкта тере акчаны бик аз бирәләр, эш хакын күбесенчә фураж, печән, салам белән түлиләр. Шунлыктан мал асрап иза чигәбез. Былтыр көз көне мине бозаулар утарына бәреп кергән нәсел үгезе сөзде. Тернәкләнә алмыйча озак тилмердем. Хәлемә кереп, фермер шушы шифаханәгә юллама сатып алып бирде...
 
Гөлданияне кызганып, күңелебез тулды. Аңа төрле яктан киңәш яудырдык: “Аерыл син ул ирең­нән! Бердәнбер гомерне шулай суга салырга ярыймы соң?”, “Син әле яшь, чибәр, эшчән, читкә китеп урнаш! үз тиңең табылмый калмас!”, “Мәхәб­бәтсез яшәүдән мәгънә юк! үз бәхетеңне үзең эзләп тап, бирешмә, Гөлдания!” — дидек. Нәрсә хәл итәр инде...
 

Хәмидә ГАРИПОВА, Казан
Татарстан яшьләре
№ --- | 11.04.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы