поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.04.2019 Авыл

«Авылны чүп баса. Ярдәм итегез!»

Чүптән дә күп нәрсә юк хәзер. Шәһәрләр генә түгел, авыллар өчен дә актуаль проблема бу. Дөрес, яңа елдан чүп мәсьәләсен яңача хәл итә башлаганнан соң, сораулар тумаска тиеш кебек иде дә бит, әмма...

Нәрсәсе бар инде, авыл халкы атналар буе җыелган чүпләрен капчыкларга тутырып, капка төпләренә чыгарып куя да махсус тракторлар аларны районның төп полигонына алып китә. Авыл халкы аның өчен акчаны ай саен махсус тариф буенча түләп бара. Гади һәм аңлаешлы. Әмма бу кәгазь битендә генә шулай шул.
 
Чистай районы Татар Баганалысы авылыннан борчулы хат килде: «Авыл эченә чүп-чар җыеп йөрүче машина керә алмый, халык чүпне түгә алмыйча, ишегалдына өеп бара, ә түләү квитанцияләрен вакытында җибәреп торалар. Булышыгыз!» – диелгән ул хәбәрдә. Шунда ук шәһәрдән килгән машина авыл эченә керә алмыйча борылып киткән видео, түләү квитанция­ләре дә беркетелгән.
 
Хат яз кояшы әле үз җылысын бирергә ашыкмаган, ләйсән яңгырлары яумаган әлҗе-мелҗе бер чорда язылган иде. Шуңа да видеода авыл урамнары карга баткан, чистартылмаган. Әлеге язмадан күренгәнчә, биредә машина түгел, җәяүле дә үтәрлек түгел. Без хат авторы – Татар Баганалысы авылында яшәүче бер әбинең оныгы Фәридә Яруллина белән элемтәгә кердек. «Гыйнвар аеннан бирле шундый күренеш: чүп җыю машинасы авыл кырыена килеп туктый да, керә алмыйча борылып китә. Мин район хакимиятенә һәм прокуратурага мөрәҗәгать иттем. Район хакимияте вәкиле, үзидарә башлыгы безгә телефоннан авыл урамнары чистартылган, барысы да тәртиптә, дип белдерде, дигән җавап кайтарды. Шуннан мин аңа чүп машинасы керә алмыйча борылып киткән видеомны җибәрдем. Вәкил аптырашта. Әлегә кар комачаулый, аннан соң авылга саз аркасында кереп булмаячак. Машиналар тагын безнең авылны урап кына узачак. Ә авыл халкы беркем белән бернинди килешүләр төземәсә дә, түләүләр килеп тора. Законлымы бу?» – дип ачынып сөйләде Фәридә ханым.
 
Без Чистай районы хакимиятенең торак-коммуналь хуҗалык, төзелеш, транспорт, энергетика, элемтә һәм юл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Рамил Шәмсетдиновка шалтыраттык. Хәлне аңлаткач, ул бүлмәсендә күрешеп сөйләшергә һәм бергәләшеп әлеге мәсьәләне чишү юлын табарга тәкъдим итте. Әлеге сөйләшүгә Татар Баганалысы авылы җирле үзидарә башлыгы Рәфис Җәббаровны да чакырды.
Гадәттә, түрәләр гади халык мөрәҗәгатьләренә формаль карыйлар, кайберәүләрнең журналистлар белән дә аралашуы тупасрак. Ә безнең бик җитди һәм нәтиҗәле сөйләшү булды.
 
Түрә кеше белән очрашканчы, әлеге авылда чүп чыгару буенча оператор булган «Гринта» ширкәтенең Чистай районындагы вәкиле Эдуард Сергеев белән очрашып сөйләштем. Ул әлеге проблемадан хәбәрдар икән. «Атна саен машина җибәрәбез. Машина бара, ягулык яна. Авылга машина керә алмаганга без гаепле түгел ич. Барлык дәгъвалар үзидарә башлыгына. Без зыян күрсәк тә, хезмәт күрсәтә алмаган чор өчен квитанция­ләрне яңадан санап, төзәтмәләр кертеп җибәрәчәкбез. Үзидарә башлыгы моның турында авыл халкына җиткерергә тиеш иде, – дип аңлатты ул.
– Ә язгы баткаклыкта хезмәт күрсәтә алмасагыз, шулай ук яңадан исәп-хисап ясаячаксызмы? – дигән соравыма, Сергеев: «Алдагысын күз күрер», – дип җавап бирде. Бер проблема хәл ителде.
 
Рамил Шәмсетдинов бүлмәсендә булган сөйләшүгә килгәндә, җирле хакимият авыл җирлекләренә булдырганча ярдәм кулы сузарга әзер. Шуңа да Татар Баганалысы башлыгы Рәфис Җәббаровның күз буяп, хакимият органнарына барысы да тәртиптә дип хисап биреп ятуы аңлашылмый. Әлеге сорауны аның үзенә юлладым, әмма анык җавап алмадым. Чүп җыю машинасы авыл урамнарына керә алмау бер хәл, янгын чыкса, кемгә булса да ашыгыч ярдәм кирәк булса? Аллам сакласын! Бу очракта «икеле» алган мәктәп баласы кебек: «Башка кабатланмая­чак», – дип башны аска иеп, акланып утырырга гына кала инде. Язгы баткаклык вакытында туачак проблема турында да сорамыйча булдыра алмадым. Авыл башлыгы тагын аңлаеш­лы җавап кайтармады. Бәлки, үзара салым мөмкинлекләрен файдаланып, җыелган акчага таш җәеп булса да, юлларны бераз тәртипкә салыргадыр? «Үзара салым акчасының урыны мең җирдә, ул акча барыбер җитмәячәк», – дип җавап кайтарды авыл түрәсе.
 
Сөйләшә торгач, юлсыз урамнар чатында чүп җыю контейнерлары мәйданчык­ларын булдырырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килделәр. «Хәзер үк тиешле документларны әзерләгез, кар эреп, урнаштыру мөмкинлеге булуга, проблеманы хәл итегез», – диде район хакимиятенең бүлек җитәкчесе. «Бездән нинди ярдәм кирәк, сорагыз, булдыра алганча булышырбыз», – дип тә өстәде.
 
Айрат Ганиев, адвокат:
 
– Илебездә каты көнкүреш калдыкларына кагылышлы схема 2017 елдан бирле үзгәрешләр кичерә. Хәзер бу эш белән төбәк операторлары шөгыльләнә һәм калдык­ларны чыгарган өчен нормативлар буенча түләү кертелде. Шәхси йорт хуҗаларына, бу хезмәттән файдаланган өчен, аерым килешүләр төзергә туры киләчәк. Торак йорт милек хуҗаларына да килешү төзү мәҗбүри. Каты көнкүреш калдыкларын бары тик махсус урыннарда гына тупларга ярый һәм ул тирә-якны саклау, санитария таләпләренә җавап бирергә тиеш. Яндырганда бүленеп чыккан зарарлы матдәләрне чистарту җиһазы булмаганда, калдыкларны яндырырга да ярамый, бу биг­рәк тә I-IV класслы куркыныч калдыкларга кагыла. Әлеге кагыйдәләрне бозган йорт яки җир милке хуҗаларына штраф яный. Шуңа күрә төбәк операторы белән килешү төзү кулайрак булыр. Монда тагын бер мөһим момент бар: санкцияләнмәгән урында 1 кубометрдан артык калдык өеме күренсә, әлеге җир хуҗасына аны юк итүне таләп итеп, хәбәр җибәрелә. Әгәр дә 30 көн дәвамында аны юк итеп, төбәк операторы белән килешү төземи икән, бу эшне төбәк операторы башкара һәм суд аркылы җир хуҗасыннан чыгымнарын каплаттыра.  
«Мин беркем белән дә килешү төземәдем, ә миңа квитанция килә. Бу законлымы?» –  дип сорыйлар.
Әйе, законлы дип җавап бирәм. Баш тартырга ярамый. Чүп чыгару хезмәте күрсәтү буенча проблемалар туа икән, аларны, һичшиксез, документаль рәвештә җирле хакимияткә һәм чүп чыгаручы операторга белгертергә кирәк. Дәгьва теркәлеп, бернинди чара күрелми һәм дәгьвалар берничә тапкыр кабатлана икән, хезмәт күрсәтүче оператор үз вазифасыннан азат ителергә һәм аның эше башка операторга йөкләнергә мөмкин. Әгәр дә операторның туры гаебе ачыкланса, әлбәттә.
 
Дамир Бәдриев фотосы
 
Ә сездә чүп җыялармы?

Илүзә Исхакова, Биектау райо­ны:
 
– Мин үзем шәһәрдә торам, авылда бакча йортым гына бар. Җәй көне шунда кайтабыз. Шулай да ай саен чүп өчен түләп барам. Авылдан чүпне шимбә, якшәмбе көннәрендә килеп алып китәләр. Халык чүп җыя торган машина килүен иртә таңнан көтә башлый инде. Машина килүгә яхшылап капчыкка тутырылган чүпләрен тапшыралар. Ике кеше – берсе шофер, берсе чүп төяүче аларны кабул итеп ала. Элек авыл читендә зур чүплек бар иде. Хәзер аны бетерделәр, чүпләрен ягып, тигезләп куйдылар. Бик матур булып калды. Шулай да ара-тирә кайберәүләр кичләрен качып шунда чүп ташлый. Бу кешенең ваемсызлыгы инде. Ничек итеп үз яшәгән җиреңне шулай пычратырга кирәк?! Шулай да Авыл советы рәисе бу мәсьәләдә каты тора. Бер тапкыр хәтта ыргытылган чүпнең кемнеке икәнен ачыклап, штраф сугып китте. Мин чүп җыя торган машина килмәсә, калдыкларны шәһәргә алып китеп ташлыйм. Күңелем тыныч, табигать тә чистарак.

Сания Тимершина, Яшел Үзән районы, Мамадыш-Әкил авылы:
 
– Безнең авылга контейнерлар куйдылар. Чүпләребезне шунда алып барып ташлыйбыз. Машина җомга көнне килеп алып китә. Элек калдыкларны авыл янәшәсендәге бер чокырга түгә идек. Хәзер дә агач, тиресне шунда илтәбез. Авыл кешесе аларны кая куйсын ди?! Контейнерга бары тик көнкүреш калдыклары гына бара. Элек чүп өчен кеше башына 34 сум акча түли идек, хәзер 78 сум. Түләү артты инде. Берәүнең дә артыгын түлисе килми. Шулай да авыл чиста булгач, рәхәт.

Резидә Сабирова, Балык Бис­тәсе районы, Кече Укмас авылы:
 
– Атна буе чүпне капчыкка җыеп барабыз. Аннан машина килеп алып китә. Без чүп җыйган өчен 156 сум түлибез, башкалар ничектер, белмим. Бу яңалык безгә әле көз көне генә керде, карлар эрегәч, уңай якка үзгәреш булганмы-юкмы икәне күренер инде. Авылыбыз болай да һәрвакыт чиста, яшел чирәм эченә күмелеп тора иде, урам уртасында чүпләр аунап ятканы булмады. Зират кырыендагы чүплек кенә күңелне кырып торды. Хәзер анда чүп ыргытмыйлар инде. Машина атна саен килә, эшләре белән бик канәгать. Ләкин узган атнада гына юллар бозылып китте, машина керә алмады. Алып китәргә дип җыелган чүпне этләр актарып бетергән. Ләкин бу чүп җыючыларның гаебе түгел, юл булмагач, очып килә алмый бит инде алар.
 

Инсаф ГАЙНУЛЛИН
Шәһри Казан
№ --- | 10.04.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»