|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.04.2019 Мәдәният
Кариев театры "Tamga" I режиссерлар лабораториясенә чакыраГ.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрына 13 апрельдә узачак "Tamga" I режиссерлар лабораториясенә чакыра. Чара 16:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле. Программа:
1. 16.00-16.45
“Этнең якын дусты”. Режиссер - Александра Ловянникова (6+)
Спектакль герое балачактан эт турында хыяллана. Алар бәлки тормышка ашар, ә бәлки – юк.
16.45-17.15 Фикер алышу
2. 17.15-18.00
“Акыллыбаш”. Режиссер - Екатерина Корабельник (12+)
Клеберга – унҗиде яшь, аның өлкән абыйсы Акыллыбашка – егерме ике, ләкин акылы өч яшьлек баланыкы. Әниләре үлгәч, әтисе Акыллыбашны интернатка озата, Клебер исә аны ала. Шуннан соң иң кызыгы башлана да инде
18.00-18.30 Фикер алышу, кофе брейк
3. 18.30-20.00
“Минем әти – Питер Пен”. Режиссер - Тимур Фәйрүзов (6+)
Тылсымлы персонажның реаль дөньядагы тормышын күзаллау кыен. Ә бик үк әкияти булмаган вакыйга героена исә икеләтә кыенрак. Әтисе тылсымчы булып чыккан малай өметләр һәм икеләнүләр арасында бәргәләнә...
20.00-20.30 Фикер алышу
4. 20.00-21.30
“Сүзсез уен”. Режиссер - Илшат Мөхетдинов (16+)
Сүзсез уен – ул балалар уены. Мәзәкнең исеме “дәшмәскә” сүзеннән алынган. Уен кагыйдәләре буенча, махсус шигырь укыгач, иң соңыннан сөйләшә башлаган бала җиңүче була. Ә менә спектакль геройлары нинди сүзсез уен уйныйлар икән?..
21.30-22.00 Фикер алышу
Аккредитацияне 13 апрельгә кадәр үтүегезне сорыйбыз.
Аккредитация һәм элемтә: Кариев театры пресс-секретаре Гөлүсә Шиһапова
+7(952)039-19-94
--- |
Иң күп укылган
|