поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.04.2010 Җәмгыять

КҮП БУЛГАН САЕН, АЗАРТ АРТА ГЫНА

Һәр якшәмбе иртәсендә Казанның Ленин бакчасына нумизматлар, түштамга коллекциясе ияләре чыга. Бу 1970 елдан бирле сакланган гадәт. Һава торышы нинди булуга карамастан, кадерләп җыйган әйберләрен чыгарып салалар, алыш-биреш, сату, аралашу, коллекция белән мактану башлана. Чит-ятлар йөрми, барысы да бер-берсен белә. Яңа килгән кешене, делитантны тиз танып алалар, кызык эзләүчеләр, журналистлар белән сөйләшергә яратмыйлар, фотога төшүдән дә баш тарталар.

Рәшит абый ФАЗЛУЛЛИН Казанда туган, җиңел атлетика буенча спорт мастеры. Кечкенә чагында ук төрле маркалар, открыткалар җыйган. Армиядән кайткач, спортка кагылышлы значоклар, геральдика тамгаларын туплый башлаган. 66 яшьлек Рәшит абый – 3500 данәдән торган коллекция иясе.

 

– Әтинең абыйсы кайчандыр акчалар җыя иде. Аннан күреп, мин дә бу эш белән кызыксындым, мавыгып киттем. Без, малай-шалайлар, башта кәнфит кәгазе, шырпы кабы, танылган артистлар фоторәсемнәрен җыйдык. Моның белән күбесе шөгыльләнде. Үсә төшкәч, җитдирәк өлкәгә күчтем. Җиңел атлетика буенча спорт мастеры булгач, спорт тематикасына багышланган түштамгалар җыярга тотындым. Коллекциям 1961 елда туплана башлады. Иң башта спорт мастерлары значокларын җыйдым. Үзем җиңеп яулаганнар булды, аннары I, III урыннар янына II дәрәҗәдәгеләрне сатып алдым, тәртип буенча урнаштырдым. Соңыннан республикалар буенча спорт мастерлары, атказанган тренерлар түштамгаларын җыя башладым.

 

Тупланмада 3500 дән артык данә булса да, мин бу яктан әллә ни бай коллекционер саналмыйм. Менә бер дустым бар, аңарда спорт тематикасына багышланган значоклар 100 меңнән артык. Берара чит илдә эшләнгәннәрен туплап карадым. Ләкин кайберәүләрнең коллекциясендә Франция, Италия, Исландия, Сенегал кебек илләрнең түш-тамгаларын күргәч, мәңге җыеп бетерә алмаячакмын дип кул селтәдем. Андый тупланмалар, гадәттә, чит илләргә еш йөрүчеләрдә, бай кешеләрдә була.

 

Акча, открытка җыючылар күбрәк. Беренчесе белән шөгыльләнү файдалырак та, чөнки ел саен алар кыйммәтләнә. Юбилейга багышлап чыгарылган 1, 10 сумлыкларда Русия шәһәрләре төшерелгән, алар чыккач, бик күпләр шуның белән җенләнде.

 

– Профессионал коллекционер нинди була?

 

– Беренчедән, чын коллекционер тупланган әйберләрен бик сирәк сата. Без, гадәттә, үзара алмашабыз, бу ике якка да уңайлы. Кыйммәтле икән, аның өчен кешегә берничәне бирергә туры килә. 70 яшьтән узганнар үз коллекциясен сата башлый, ләкин аерым түгел, ә тулаем.

 

Икенчедән, профессионал коллекционер белемле була. Ул җыю белән беррәттән, һәр әйбернең тарихын җентекләп өйрәнә, китап, энциклопедияләрдән кайда, кем чыгарганын, ничә данә бастырылганын укый, аерым дәфтәргә язып куя. Һәрбер коллекционерның бар әйбере дә исәптә. Бу шөгыль сабырлык таләп итә. Аларны карап торырга, тәртиптә тотарга кирәк.

 

Геральдика буенча да коллекциям бар, дәүләт һәм башкала тугралары, байрагы төшкән түштамгаларны җыям. Европа, Азия, Америка, Африка дәүләтләре аерым дәфтәрләргә язылган, кайберсенең өчесе дә бар, кайсысына байрагы җитми, барысын да теркәп барасың. Акча җыючылар да кенәгәләренә еллар буенча тиен-сумнарны таблица рәвешендә язып куя. Сайларга килгәндә дә шул дәфтәрен ачып, үзендә ни булганын һәм кирәклесен чагыштырып карый.

 

Профессионал коллекционер урамга үз хәзинәсен чыгармый, ул аны күз карасыдай саклый. Бирегә без алышу фондын гына алып чыгабыз. Артык булганнарын алмашырга, сатарга мөмкин.

 

– Коллекционер булу бик чыгымлы шөгыль, диләр. Чыннан да шулаймы? Сезнең коллекциядә иң кыйммәтле, кадерлесе бармы?

 

– Аларның барысы да кадерле! Иң кыйммәтле түштамга өчен 25 мең сум түләргә туры килде. Раритетларның гомумән хакы юк. Беренче олимпиада тамгасы 100-200 мең сум торырга мөмкин. Алар бик аз чыгарылган, 1912, 1913 елдагылары көмештән эшләнгән. Коллекциядә аерым кадерле тамгалар бар. Берсен Лениногорскига барып сатып алдым. 1948, 1950 елда чыгарылган түштамгаларымны озаклап, җентекләп карарга яратам. Алар яхшы тимердән эшләнгән. Кызганычка каршы, бүген арзан алюминий, пластмасса кулланыла, тимер тамгалар юк диярлек. Бакыр, бронза, кайнар эмаль белән эшләү ысулы Советлар Союзы таркалгач бетте. 1992 елдан бирле спорт бәйгеләренә багышлап берни чыгармыйлар. Элек миллионлаган тираж белән Союз буенча тарала иде.

 

Коллекцияләү чыгымлы эш. Аңа багышланган китаплар да кыйммәт тора. Әйе, бу гаилә бюджетына да сугарга мөмкин. Хезмәт хакымны хатыныма алып кайтып бирәм, ә премияләрне үземдә калдырам, күңел эше өчен кулланам. Хатыным каршы түгел, эчмим-тартмыйм, акчаны туздырмыйм, өч улым, кызым да минем мавыгуга ихтирам белән карый.

 

Кешенең ни беләндер мәшгуль булуы хәерле. Бервакыт яныма бер үсмер егет йөри башлады, аңа миннән маркалар җыю җене кагылды. Ярты ел туплады, сәгатьләр буе китаплар укый иде. Шактый коллекциясе барлыкка килде, ләкин әнисе: “Сез баламнан акча суырасыз!” – дип, миңа дәгъва белдерде. Ул вакытта маркалар 15-20 тиен торды, бер ипи бәясендә йөрде. Тик ул хатын улының бу эшен өнәмәде, каршы төште. Нәтиҗәдә баланың күңеле сүрелде, ул үзенә шөгыль таба алмыйча, группировкага эләгеп, начар юлга басты. Аннары әнисе килеп елап сөйләде, ләкин соң иде. Кешенең марка, түштамга җыйганда начар уйларга вакыты калмый.

 

Минем җиңел кул белән күпләр коллекция туплый башлады. Бер дустым кечкенә машина модельләрен җыйды, аннары алар янына автомобиль төшерелгән түштамга, календарь коллекцияләре өстәлде. Екатеринбургтагы дустым волейбол буенча журналлар, буклет, брелоклар, вымпеллар һ.б. җыя.

 

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА.

 

* * *

 

ӘЙБЕР ҖЫЮ ЧИРМЕ?

 

Балачактан марка, открытка, тимер акча, шешә бөкесе, ябыштыргычлар, кәнфит кәгазе җыю белән мавыгучыларның күбесе үсә төшкәч тә бу эшен ташламый, киресенчә, аларның кызыксынуы, азарты арта гына.

 

Коллекция туплаучылар шулкадәр күп, кайберәүләрнең шөгыле акылдан язган кешене хәтерләтергә мөмкин. Зур оешманы җитәкләүче кырыс директорның өендә резин бетергечләрне катлы йорт кебек тезеп куеп, шуны сәгатьләр буена күзәтүен күз алдына китерү авыр. Иң усал кеше дә бу мизгелдә самими баланы хәтерләтә. Кемдер дөньясын онытып, тәртип буенча сагыз кәгазьләрен махсус альбомнарга беркетә яисә чираттагы бананнан алган ябыштыргычка тап булып ихлас куана. Бу күренеш сәер тоелырга мөмкин. Мавыккан кешеләргә кырын караучылар да бар. Ләкин алар чирле дә, ычкынган да түгел! Бу – психологлар сүзе. Кешенең нидер тупларга омтылуы табигый. Андыйлар, киресенчә, мактауга лаек.

 

Коллекционерлар үзләренең тупланмаларын карап кинәнә, тынычлана. Аларның максатлары бар. Мавыгучылар күпне белергә, беренчелеккә омтыла. Аларны стимул яшәтә, коллекцияләрен тулыландырыр өчен күп эшләргә тырышалар. Коллекционерлар белемле, үз өлкәсе турында су буе мәгълүмат бирә ала. Хәтта зур булмаган коллекция ияләре дә тирән белемнәре белән башкалардан аерылып тора. Тирә-як мохитне өйрәнү теләге, интеллект арта. Аларның игътибарлы булу, анализ, нәтиҗә ясау сәләтен тәрбияли.

 

* * *

 

Ә СЕЗ НӘРСӘ ТУПЛЫЙСЫЗ?

 

Шамил ЗАКИРОВ, Камал театры директоры:

 

– Минем гомер-гомергә әйбер җыю кебек сәерлегем булды. Бу чир, аннан арынып булмый. Миңа акылдан язган кеше дип карыйлардыр, бәлки, ләкин бу шөгыль ләззәт бирә.

 

Коръән коллекциясен булдырдым, алар төрле телләрдә нәшер ителгән. 600 дән артык китап тупланган иде. Ике ел элек аларны Кол Шәриф мәчетенә тапшырдым, ләкин коллекция әллә ни кызыксыну уятмады шикелле. Музейга бирәсе калган дип терсәкне тешлим, ләкин соң. Изге китапларны туплау дәвам итә.

 

Амил НУР, интернет журналисты:

 

– Мин картиналар җыям, алар 50 дән артты. Берничә илдә генә зәңгәр пыяладан ясалган савытлар туплыйм. Болардан тыш күңелемә ләззәт бирүче уникаль коллекциям бар. Мин җиң төймәләре туплыйм. Коллекция 250 данәдән тора. Араларында көмеш, алтыннан ясалган зәвыклылары да, рояль, аю төшерелгәннәре дә бар. Кая гына барсам да, шуларны алырга тырышам. Күптән түгел интернет-аукционда Түбән Тагил кешесеннән ике матур җиң төймәсе сатып алдым. Гадәттә, аның берсе югалса, ташлыйлар. Газета укучыларының өендә шундый җиң төймәләре булса, миңа бирсеннәр иде!

 

Равил ШӘРӘФИЕВ, Камал артисты:

 

– Вакытында ишек тоткалары җыйдым, хәзер туктадым. Берзаман без яшәгән Чехов базары тирәсендә иске йортларны сүтә башладылар. Бик матур эшләнгән ишек тоткаларының чүп булып ятуын күреп кызгандым, кая әле берсен алыйм, дип башланган мавыгу ул. Алар минем хуҗалыкта барысы да үз урынын тапты, безгә хезмәт итә. Бакчада, өйдә – бөтенесе үзем тапкан тоткалар.

 

Фәнүз ГАЗИЗУЛЛИН, Ижау шәһәрендә китап сатучы:

 

– Мин – борынгылыкны яратучы кеше. 70 нче елларда иске сәгатьләр җыя башладым. Араларында дивар, камин, муен, кесә сәгатьләре бар. Минем өчен бу коллекция бик кадерле. Алар әллә ни күп түгел, 15 ләп, ләкин һәркайсы шедевр! Элеккеге сәгатьләр җентекләп эшләнгән. Аны хәзер генә күпләп арзан пластмассадан чыгаралар, ә миндә булганнарының һәрберсенә останың күңел җылысы салынган.

 

Моннан тыш тимер кыңгыраулар, борынгы шешәләр коллекциясе бар. Самавырлар да җыям.

 

Марсель ГАЛИЕВ, язучы:

 

– Мин чакыру кәгазьләре җыям. Алар 100 дән артып китте. Үзем язып ташлаган ручкаларым бик күп. Алары да бик үзенчәлекле, бер-берсенә охшамаган, каурый канат, эбониттан ясалганнары, мәхбүсләр кулыннан эшләнгәннәре, бик затлылары бар. Аларга карап елларны, чорны чамаларга була.

 

Туфан МИҢНУЛЛИН, язучы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:

 

– Балачакта маркалар җыйган идем. Хәзер милли киемдәге курчакларга исем китә. Шкафка тезеп куйдым үзләрен, бик яратам.

 

Римзил ВӘЛИЕВ, “Азатлык” радиосының Казан бюросы мөдире:

 

– Мин җансыз, бернинди хатирәсез әйберләр җыю ягында түгел, алар дусларымның, танышларымның тавышларын ишеттереп торырга тиеш дип исәплим. Әллә кайчан үткәрелгән митинг, җыелыш, очрашуларның аудиоязмаларын саклыйм. Бик уникаль коллекция! Кая барсам да, фотога төшерергә яратам.

 

* * *

 

 

Нумизматика – акча җыю. Нумизматлар аның тарихын да өйрәнә. Нумизматика фән буларак XVIII гасырда барлыкка килә.

 

Бонистика – кыйммәтле документларны туплау һәм аларны өйрәнү.

 

Филателия – почта конвертларын, маркаларын, мөһерләрен җыю. Ә менә тимердән эшләнгән почта мөһерләрен туплау металлостемпика дип атала.

 

Филократия – почта открыткалары җыю.

 

Филолидия – төрле фантиклар, каплар, аларның элементларын туплау.

 

Ксирофилия – кырынгыч тышлыклары җыю. 1904 елда Кинг Кэмп Жиллет кырынгыч уйлап тапкан, аны сатуга матур капка салып чыгарганнар. Ләкин ксирофилия белән мавыгучылар XX гасырның 50 нче елларында гына барлыкка килгән.

 

Гелатофилия – туңдырма этикеткалары җыю.

 

Филумения – шырпы капларын, аларның ярлыкларын, гомумән, шырпыга бәйле бөтен әйберне туплау.

 

Барбифилия – Барби курчагын, аның киемнәрен, аксессуарларын җыю. Ә менә “Лего” конструкторын яратучыларны легофилистлар дип атыйлар. “Киндер” шоколады эченнән чыккан уенчык коллекциясе ияләрен киндерманистлар дип йөртәләр.

 

Бирофилия – сыра белән бәйле барлык атрибутларны (сыра шешәләре, ачкыч, стакан һ.б.) җыю.

 

Алкоминималистика – күләме 80-90 мл булган алкоголь эчемлекләрдән бушаган кечкенә шешәләр туплау.

 

Экслибристика – китап тамгалары туплау. Китап бастырганда хуҗасының исеме язылган ярлык тагылган, аның нинди генә төре юк. Бу эшне махсус рәссамнар башкарган.

 

Филобутонистика – гади һәм төрле формадагы сәдәфләрне туплау, аларның тарихын, эшләнгән материалларын, кайда кем тарафыннан җитештерелгәнен өйрәнү. Матур сәдәфләрдән рәсем, паннолар эшләү дә филобутонистика дип атала.

 

Перидромофилия – җәмәгать транспортының билет, жетон, карта, талоннарын туплау. Мондый кешеләр шәһәр, авиация, тимер юл, су транспортының тарихын өйрәнә. Иң бай коллекция иясе – Испаниядә яшәүче Хуан Доминго Вентура. Аңарда 600 меңнән артык билет һәм жетон саклана.

 

Стилофилия – язу-сызу әйберләре (каурый, ручка, каләм) җыю. Мәсәлән, карага манып язу каләменең кайбер модельләре бик аз серия белән чыгарылган. Аларга ия булу бәхетенә ирешер өчен, зур акчалар түләргә туры килә.

 

Милитария – хәрби әйберләр туплау. Аның да төрле бүленеше бар. Униформа, шинель, мундирлар коллекциясен булдыручыларны униформологистлар дип атыйлар. Ә фалеристика – орден, медаль, түштамгаларны җыю.



Ирек мәйданы
№ 16 | 23.04.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»