|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.04.2019 Киңәш-табыш
Кайчан бәбигә узарга?Швеция тикшеренүчеләре бала сәламәт тусын өчен кайсы айда авырга калу уңышлы икәнлеген ачыклаган. Галимнәр ике дистә елдан артык балага йөккә узган айдан аны сәламәтлеге ныклыгы турыдан-туры бәйле икәнне дәлилләргә тырышты. 500 миллион йөклелекне, балалар дөньяга килү процессын, аларның үсешен күзәткәннән соң , авырга калуның иң уңайлы вакыт декабрь ае икәнен ачыклаганнар. Йөклелекнең соңгы айлары бу очракта август-сентябрьгә туры килә. Хатын-кызлар табигый юл белән D витаминын ала, ә ул туачак баланың үсешендә һәм сәламәтлегендә чагылыш таба. Ә менә йөккә узуның иң уңайсыз ае – июнь. Йөклелек срогының соңгы көннәрендә булачак әни дә, туачак сабый да D витаминының тиешле микъдарын алып бетә алмый. Кышын туган сабыйлар җәен дөньяга килгәннәрдән үсешләре буенча бераз калыша.
Автор: Ә.Шакирҗанова.
--- |
Иң күп укылган
|