|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.04.2019 Әдәбият
Тукай клубында Бикә Рәхимова истәлегенә багышланган кичә уздыКичә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында шагыйрә, тәрҗемәче, мөхәррир Бикә Рәхимованың тууына 80 ел тулу уңаеннан «Бакый сагыш» дип аталган искә алу кичәсе узды. Кичәдә катнашкан каләмдәшләре Бикә Рәхимованы гадел кеше буларак искә алдылар. Бикә Рәхимова укучыларга төрек әдәбиятын тәрҗемә иткән тәрҗемәче, көчле публицист буларак таныш. Шулай ук ул рус мәктәбендә татар телен укытуны югары баскычка куйган, башка милләт балаларында татар теленә мәхәббәт уяткан мөгаллимә буларак та данлы.
Филология фәннәре докторы Гөлшат Галиуллина үз чыгышында:«Бикә ханым иҗаты белән генә түгел, бөтен яшәеше белән телебезгә хезмәт итте. Шигъри телендә, публицистикасында һәм студентлар белән онытылмас очрашуларда ул һәрвакыт татар теленең бөеклеге, шул ук вакытта аның нәзберек, яклауга мохтаҗ булуы турында искәртеп килде», – диде.
Кичәдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Данил Салихов, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Эмиль Җәләлетдинов, Мирсәет Сөнгатуллин; Татарстанның халык артистлары Римма Ибраһимова, Дания Нуруллина; Регина Сәйфи, Камилә Гаязова, Илһам Байтирәк, Гөлнара Габидуллина, Айдар Сөләйманов,Аида Гайнетдинова, Эльмира Шиһапова, шагыйрьләрЭльмира Шәрифуллина, Рәдиф Гаташ, шагыйрәнең якыннары – Алмаз әфәнде, Ильяс, Чулпан, Камил; якташлары чыгыш ясады.
Кичәне К.Тинчурин театры актрисасы Резеда Сәлахова алып барды.
(Фото «Татар-информ» агентлыгыннан алынды)
--- |
Иң күп укылган
|