|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.04.2019 Матбугат
«ШАЯН ТВ» яңа телепроектлар тәкъдим итәчәк12 апрель көнне 13.00 сәгатьтә Горький урамы, 15 йортта татар телендә эшләүче «ШАЯН ТВ» балалар каналының яңа студия комплексы ачылу һәм яңа телепроектларны тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясе үткәрелә. 2018 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән «ШАЯН ТВ» телеканалы тәүге тапкыр эфирга чыкты. Шул ук көнне тапшыруларны онлайн-режимда карау мөмкинлеген тәэмин итүче shayantv.ru сайты эшли башлады. Сайт аша «ШАЯН ТВ» каналын Россиядә генә түгел, ә чит илләрдә дә карарга мөмкин.
Телеканал заман белән бергә атлый. Бүгенге көндә «ШАЯН ТВ» тапшыруларын «Таттелеком», МТС, Дом.ру, Уфанет, цифрлы эфир мультиплексы, shayantv.ru сайты һәм YouTube аша карап була.
Яңа телевизион студия заман таләбенә җавап бирерлек итеп, өр-яңа техника белән җиһазландырылган. Моңа НD-формат, күп камералы съемка, төрле жанрдагы тапшырулар төшерергә мөмкинлек бирүче, үзгәртеп корыла торган 7 локация( мәйданчык) керә.
Татарстан Республикасы Президенты «ШАЯН ТВ» балалар каналының туган телебезне, мәдәниятебезне һәм мәгарифебезне саклап калуда әһәмияте зур дип саный. «ШАЯН ТВ» каналының төп максаты – татар телендә белем һәм тәрбия бирүче бердәм мәйдан булдыру; мультфильмнар, фәнни-популяр фильмнар, фикерләүне үстерергә ярдәм итүче тапшырулар аша балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.
«ШАЯН ТВ» - буыннар чылбырын сакларга, балаларга халкыбызның гореф-гадәтләрен, тарихын, мәдәниятен өйрәнергә ярдәм итәргә тиеш. Каналның онлайн режимда трансляцияләнүе җирнең төрле почмакларында яшәүче балалар арасында туган телне популярлаштырырга нигез булып тора.
«ШАЯН ТВ» 0 яшьтән алып 15 яшькәчә балалар өчен каралган. Хәзерге вакытта каналда 20 дән артык танып-белүне, белем бирүне һәм фикерләүне үстерергә ярдәм итүче оригиналь программалар эфирга чыга. Алар арасында – “Бергәләп өйрәник”, “Акыл батл”, “Уймак”, “#шаян_дәрес”, “#шаян_тарих”,“#шаян_тәм-том” һәм татар халык җырларын балаларга өйрәтүне күздә тоткан “Сәйлән” фестивале бар. 22 апрельдән исә “Караш” дип аталган реалити-шоу эфирга чыга башлаячак.
5 ай вакыт эчендә «ШАЯН ТВ» проектларында барлыгы 2000гә якын бала катнашты. Алып баручылар өчен игълан ителгән кастингларга 100дән артык бала катнашты. Бүгенге көндә төп алып баручылар саны 20 гә җитте.
«ШАЯН ТВ»ның дубляж студиясе каналның контентның зур өлешен алып тора. 5 ай эчендә тәрҗемә ителгән мультсериал, сериал, документаль фильмнарның саны 1400 дән артты. “Сәяхәтче Дәрия”, “Алга, Диего” кебек мультсериаллар аша балалар татар телен, инглиз телен өйрәнсәләр, “Җанлы шакмаклар ” мультсериалы исә рәсем ясарга өйрәтә.
Бүгенге көндә дубляж студиясе тәрҗемә итү, субтитрлар әзерләү, тавышландыру һәм башка эшләрне башкара. Каналның тәрҗемәчеләр төркеме һәм күп санлы актерлар базасы бар. «ШАЯН ТВ» Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясе, татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән тыгыз элемтәдә тора. Шулай ук театрлар белән дә иҗади хезмәттәшлек алып барыла. Хәзерге вакытта эфирда балаларның яраткан мультфильмы “Көчекләр патруле” бара. Якын арада эфирга “Ниндзя ташбакалар”, ««Минифорс», «Айкарли» кебек танылган мультсериаллар чыгачак.
Shayantv.ru сайты - татар, рус, инглиз телләрендә эшли. Сайтны https://shayantv.ru/ сылтамасы аша табарга була. Өйдә, юлда - «ШАЯН ТВ» һәркайда. Чөнки сайт теләсә кайсы смартфон өчен җайлаштырылган. Бер төймәгә басу белән «ШАЯН ТВ»ны социаль челтәрләрдә күрергә мөмкин.
Соңгы ай мәгълүматлары буенча сайтка тәүлегенә уртача 800 уникаль кулланучы керә.
5 ай эчендә шаянтв.ру сайтына 65 000 яңа кулланучы кергән. Ял көннәрендә һәм каникулларда сайтка керүчеләр саны арта.
Сайтта һәм YouTube каналда иң күп карала торган тапшырулар:
· «Шаян балалар»
· «Җырлы селфи»
· «Шома бас»
· «Акыл батл»
· «Музыкаль тәнәфес»
Сайтка керүчеләрнең күпчелеген шәһәрдә яшәүчеләр алып тора.
РФ регионнары арасында шаянтв.ру сайтына Татарстанда (72%), Самара өлкәсендә ( 9%), Мәскәү өлкәсендә (6%), Түбән Новгород өлкәсендә (4%) һәм Башкортстанда ( 2%) һ.б. керәләр. Чит илләрдә шаянтв.ру сайтына керүчеләр: Украинада (0,55 %), Казахстанда (0,51 %), АКШта (0,5%), Германиядә (0,43%), Төркиядә (0,41%), Әзербайҗанда (0,2%).
“ШАЯН ТВ” каналы турында күбрәк мәгълүматны аста күрсәтелгән сылтамалар аша узып белә аласыз:
--- |
Иң күп укылган
|