|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.04.2019 Шоу-бизнес
Илгәрәйнең әбисе үлгәнҖырчы Илгәрәйнең әбисе вафат булган. Бу хакта җырчы үзе хәбәр итә. Әбисенең авыруы барысы өчен зур сынау булган. 8 елга якын урын өстендә яткан, тик беркайчан да яшәүгә карата өметен югалтмаган ул. "Яныңа килгәч: "Иии улым, менә әле шулай бер килеш. Алла боерса тазаргач, авылга өемә кайтам!" дип өметеңне өзми идең! Мин җәйләрен синең канатың астында үстем бит. Синең авыруың мине дөньяга, тормышка башкача күз белән карарга өйрәтте. Авыруың көчле иде... Үз хәлеңне үзең генә белдең...
Хисләр... әллә нинди хисләр... Безгә сине алай күрү тагын да авыр иде... Әбием... үпкәләткән булсам гафу ит мине.
"Әби...Әбием... яратканым... Зәңгәр күзле, ак яулыклы әбием... Сау бул... Урының җәннәт түрләрендә булсын... Авыр туфрагын җиңел булсын. Амин" дип кайгысы белән уртаклаша Илгәрәй.
--- |
Иң күп укылган
|