|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.04.2019 Мәдәният
Татарстан милли музеенда "Матбугат көне" уздыМузейның массакүләм мәгълүмат чаралары белән иҗади элемтәләренең әһәмиятен аңлап, Татарстан Республикасы Милли музее журналистлар белән тыгыз элемтәдә тора. Ел саен музей эшчәнлеген ел дәвамында яктырткан иң актив журналистларны бүләклиләр. 5 апрель көнне, Музейның туган көнендә, Татарстан Республикасы Милли музеенда "Матбугат көне" узды.
Кунакларны Татарстан Республикасы Милли музее җитәкчесе Гөлчәчәк Нәҗипова сәламләде: «Бүген хәзерге заман кешесенең тормышын яңалыклардан башка күз алдына да китереп булмый. Медиа-берләшмә вәкилләре барлык вакыйгаларны игътибар белән күзәтәләр. Музей һәм филиалларның республика массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итүе безнең өчен бик куанычлы. Музейларда иң зур һәм әһәмиятле вакыйгалар турында халыкка даими һәм вакытында хәбәр итәләр. Журналистлар һәм музейчылар тыгыз тандемда эшлиләр. Без сезгә нәтиҗәле хезмәттәшлек, кызыклы һәм актуаль материаллар өчен рәхмәтле! Бетмәс-төкәнмәс энергия, илһам һәм барлык башлангычларда да уңышлар телибез!» - диде ул. Тантаналы чара барышында Татарстан Республикасы Милли музее һәм аның филиаллары белән күпьеллык хезмәттәшлек өчен Татарстанның әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чаралары Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
--- |
Иң күп укылган
|