поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
07.04.2019 Дин

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Сихер тимәслек итеп яшәгез»

Коръәннең «Бәкара» сүрәсендә сихер турында болай диелгән: «Яһүдләр, Сөләйман пәйгамбәрдән соң, шайтаннарның сихер белемен өйрәтүләренә дә иярде. Әмма яһүдләрнең наданнары, бу Сөләйман галәйһиссәлләмнән калган китап дип, сихерне кабул итте.

Сөләйман галәйһиссәлләм кяфер булмады, ягъни ул сихер белән шөгыльләнмәде һәм сихер китабын язмады, әгәр дә ул бу эшләрне эшләгән булса, әлбәттә, кяфер булыр иде. Шайтаннар кяфер булды, чөнки сихер китабын алар язды һәм кешеләргә өйрәтте. Бабил шәһәрендә Һарут вә Марут исемле ике фәрештәгә иңдерелгән сихерне дә шайтаннар кешеләргә өйрәттеләр. Әмма бу ике фәрештә сихерне һичкемгә өйрәтмәде яки өйрәтсә әйтте: «Дөреслектә, без сезгә фетнәбез, Аллаһ безне сихер белән сезне сынар өчен җибәрде, әгәр сихер белән шөгыльләнсәгез – кяфер булырсыз. Сихерне өйрәтеп һәм аның белән эш кылып, кяфер булмагыз».
 
Фәкать кяфер булудан курыкмаган җеннәр ир белән хатын арасын боза торган сихерне шул ике фәрештәдән өйрәнде. Алар сихерләре белән һичкемгә зарар итүче түгел, мәгәр Аллаһы Тәгалә теләге белән генә зарар итәр. Яһүдләр дә зарар итә торган һич файдасыз булган сихерне өйрәнде. Шиксез, алар Тәүраттан укып, сихер белән шөгыльләнгән кешегә ахирәттә газаптан башка һичнәрсә юклыгын белде. Ул сихерчеләрнең үз-үзләрен сихергә сатулары нинди яман сәүдә, белә торып, ягъни җәннәтне биреп җәһәннәмне алды» (102нче аять).
 
Димәк, сихер бар, һәм ул зур гөнаһлардан санала. Бу хакта Аллаһы сүбхәәнәһү вә тәгалә Үзе әйтә. Сихерне шайтан кешеләргә зарар салу өчен, гаиләләрне җимерү, кешеләрне авыруга сабыштыру өчен файдалана. Ә хәзер карагыз инде, бүгенге көндә бездә, төрле телеканалларның рейтингларын күтәрү өчен, шул сихерчеләр белән тапшырулар оештыралар, ярышлар үткәрәләр. Сихерчеләрне үз исемнәре белән атамас өчен нинди генә исемнәр уйлап тапмыйлар, алар экстрасенс та, ясновидящий да… Чынлыкта, алар – сихерчеләр. Җаннарын Иблискә саткан булулары аларның чырайларына ук язып куелган, ә халык шашып шул тапшыруларны карый, аларның гайре табигый сәләткә ия булуларына ышана, хәтта изгеләштерә башлый. Нинди зур ялгышу!
 
Шайтан сихер белән шөгыльләнәчәк кеше янына пәйгамбәр сурәтендә дә, фәрештә кыяфәтендә дә килә икән. Коръән укыган кеше, чын мөселман моңа ышанырмы? Юк, чөнки Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вәсәлләмнән соң бу җиргә бер пәйгамбәр дә килмәячәк, фәрештәләр вәхи китермәячәк. Димәк, бу – шайтан һәм моннан сак булырга кирәк.
 
Безнең халыкта: «Багучыга барма, башыңа бәла алма», – дигән әйтем бар. Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вәсәлләм хәдисендә китерелгәнчә, сихерчегә, күрәзәчегә, фал салучыга, багучы-юраучыга, төрле ялган дәвалаучыларга йөргән кешеләрнең кырык көн буена намазы кабул ителми! Намаз укыды дип тамга куела, ә бернинди савап та язылмый. Ә багучының сүзләренә ышанса, ул чагында нәрсә була? Андый кеше мөшриккә әйләнә, Аллаһы Үзе сакласын.
 
Хәзрәт, кайчакта алар дөрес әйтә бит, диярсез. Әйе, багучы карчык, безнең күзебезгә карап, бөтен биографиябезне сөйләп бирергә мөмкин. Әмма бу аның изге булуыннан түгел, ул баштанаяк гөнаһка баткан. Аңа ул хәбәрләрне безнең янда йөрүче, бөтен серләребезне белеп торучы җеннәр җиткерә. Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вәсәлләм үзенең хәдисендә, кеше шайтан ярдәменнән башка гына сихер белән шөгыльләнә алмый, ди.
 
Ә менә киләчәктә булачак нәрсәләрне сихерче-күрәзәчеләр бик әйтеп бирә алмый шул. Бу турыда Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вәсәлләм менә нәрсә ди: «Аллаһ күктә нинди дә булса бер мәсьәләне чишкәндә, фәрештәләр канатларын баш очларына кушып куялар да, Аның сүзләренә итагать итеп, чылбырның ташка сугуындагы тавыштан, күк күкрәүдән курыккандагы кебек куркып, Аны тыңлап торалар, күңелләреннән бу курку киткәч, алар: «Аллаһ ни әйтте?» – дип сорыйлар. Аларга: «Чын хакыйкатьне, Аллаһы Тәгалә – иң Бөеге», – дип җавап бирәләр, ә шайтаннар, бер-берсе өстенә утырып, посып кына Аллаһның сүзен тыңлап торалар.
 
Ишеткән сүзләрен алар үзләреннән аста торганнарга сөйли һәм бу сүзләр шул чылбыр буенча сихерче һәм күрәзәчеләргә кадәр килеп җитә. Күктән атылган йолдызлар, аны тапшыручыны бәреп, бу сүзләр чылбырын өзәргә дә мөмкин, тик кайвакыт чылбыр өзелмичә дә кала, шул чакта бу сүзләрне ишетүчеләр, аңа йөз тапкыр күбрәк ялган сүз өстәп, ярдәм сорап килүчеләргә тапшыра.
 
Кешеләр: «Ул безгә шул-шул көнне шул-шул булачак дип әйтмәдемени?» – дип сорый. Шулай итеп, күктән ишетелеп, Җиргә кадәр килеп җиткән хак сүзләр кешеләрне шул күрәзәчеләргә һәм сихерчеләргә ышанырга мәҗбүр итә» (Бохари риваяте). Әгәр без боларга ышансак, зур гөнаһлы булабыз, Аллаһы Үзе сакласын.
Сихернең билгеләре? Сихер тиюен белгәч, нәрсә эшләргә? Сихернең иң көчсез дәрәҗәдәгесе – күз тию. Без, үзебез дә теләмәстән, иң кадерле кешеләребезгә – балаларыбызга күз тидерергә мөмкин.
 
Матур, соклангыч нәрсә күргәндә, Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вәсәлләм өйрәткәнчә, «Сөбханалла», «Табәрәкалла», «Әлхәмдүлилләһ» дияргә өйрәнегез. Шушы сүзләр күз тиюдән саклар, иншә Аллаһ. Бу безнең эшебезгә дә, бизнеска да, гаиләләребезгә дә кагыла. Ягъни, Аллаһның кушуы буенча, без үзебез үк, күз тидереп, үз бизнесыбызны юкка чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә безнең телләребез күбрәк Аллаһны искә алсын иде. Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вәсәлләм әйткәнчә, Аллаһыны күбрәк искә алган йорттан шайтан качар.
 
Безнең халык бик шикләнүчән бит ул, юк-барга да вәсвәсәләнә, шөбһәләнә торганнардан. Һәрвакыт кемдер безгә зарар салырга тора шикелле тоела. Минем эчемдә җен утыра кебек, шуны чыгарырга кирәк, дип йөри башлый. Без хатыным белән еш ызгышабыз, безгә сихер салганнар, ахры, дип, хәзрәтләр янына йөгереп килә. Әгәр без намаз укучылардан икән, иншә Аллаһ, бернинди җен дә, сихер дә тимәс. Югарыда телгә алынган нәрсәләр – холкыбызның сыйфатлары. Без, еш кына, үз кимчелекләребезне башкаларга аударырга яратабыз. Кыямәт көнендә адәм баласына үз гөнаһларын күрсәткәч тә ул: «Йа Аллаһ, мин гаепле түгел, мине шайтан котыртты», – дияр, ди. Шайтан, мин аңа әйттем генә, ул аны үзе эшләде, дип җавап бирер, ди. Хатының сине тыңламый икән, өйдә еш кына тавыш кубарасың икән, димәк, сиңа үз холкыңны төзәтергә, нәфесең өстендә эшләргә кирәк.
 
Сихернең билгеләренә килгәндә, кеше кинәт кенә авырый башларга мөмкин, табиблар диагноз да куя алмый хәтта. Бу – сихер булырга мөмкин. Аннан ничек сакланырга? Беренче чиратта, Аллаһыдан безне сихердән саклавын сорарга; шундый тормыш белән яшәргә – сихер дигән әйбер тиярлек булмасын.
 
«Олыларга ясалган сихер балаларга күчә аламы?» – дип сорыйлар. Бу сорауны бирүче сихер белән каргыш төшенчәләрен бутый булса кирәк. Каргыш нәрсә ул? Ул – рәнҗетелгән кешенең догасы.
 
Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вәсәлләм, кемнәрнең догалары кабул була дигәндә, иң беренче итеп, рәнҗетелгән кеше догасы, дигән. Шуңа күрә без вак-төяк әйберләрдә дә сак булырга, бер-беребезне кичерә белергә тиеш. Ислам дине галимнәре, каргыш буыннан буынга тапшырыла, дигән фикердә торалар. Ләгънәт уку әнә нинди куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Ә сихер ул билгеле бер кешегә тәгаенләп ясала. Иншә Аллаһ, ул балаларга күчмәс.
 
Сихердән дәваланмасаң, ул үзеннән-үзе бетәме? Иң әүвәл ничек дәваларга – шуңа тукталыйк. Сихерне рөхсәт ителгән дәвалау ысулы – Коръән аятьләре, зекерләр, догалардан торган рукйа укудан гыйбарәт. Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вәсәлләм кушуы буенча, сихер ясалган әйберне эзләп табасыз да «Аятел-Көрси», «Нәс», «Фәләкъ», белгән башка аятьләрне укып, ул әйберне юк итәсез. Кызганычка, сихер ясаучыларның үзләрен белгән очракта да, аларны җинаять җаваплылыгына тарту, фаш итү мөмкин эш түгел. Чөнки алда әйтеп үткәнемчә, сихерчеләрне бүгенге көндә хәтта дәүләт каналларыннан пропагандалау бара.
 
Дәвалану өчен тагын шундый ук икенче бер сихерчегә бара күрмәгез. Сихерне икенче бер сихер белән дәвалау имансызлыкның чагылышы булып тора. Коръәндә барлык авыруларга да шифа бар. Өйдә, юлда күбрәк Коръән аятьләре тыңлагыз. Һаман да җиңеллек сизмисез икән, бабайлардан калган ысулны кулланып карагыз, алар җиде азан әйтеп өшкерәләр иде.
 
«Сихердән ничек сакланырга?» Сихердән саклый торган нәрсәләрне Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вәсәлләм әйтеп калдырган. Шуларның берсе – без һәрвакыт тәһарәтле йөрергә тиеш. Намазларыбызны калдырмасак, ураза тотсак, корбан чалсак, иншә Аллаһ, болар безне гөнаһтан да, сихердән дә саклар. Хатын-кызлар колагына тагын шуны әйтәсе килә, ирегез өйгә чит кешене кертмәскә дигән икән, аның сүзенә колак салыгыз.
 
Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызны – гаиләләребезне, туган-тумачаларыбызны – сихерчеләрдән сакласа иде.
 
Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН, «Гаилә» мәчете имам хатибы

---
Шәһри Казан
№ --- | 05.04.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»