поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
27.04.2010 Мәдәният

АНА ТЕЛЛЕ, ТУКАЙ РУХЛЫ БУЛЫП ЯШИК

26 апрельдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 124 ел була. Аның туган көне татар дөньясында һәрвакыт киң билгеләнеп үтә – Казанда һәйкәле янында бу көнне зур шигырь бәйрәме оештырыла, мәктәпләрдә, бүтән уку йортларында Тукай атналыклары, әдәби кичәләр уздырыла. Шул уңайдан “Туган як” редакциясе дә Спас районы Татар Моклокасы мәктәбендә “Түгәрәк өстәл” оештырды.

Бу мәктәпне без өлкәдә бердәнбер этно-мәдәни компонентлы мәктәп буларак та сайладык. “Түгәрәк өстәл”дә Сергач районының Мөтеравыл, Кочко-Пожар, Шөбиле, Грибан, Камка, Богородск һәм Спас районыннан Бозлау мәктәбе татар теле укытучылары катнашты.

 

 Хуҗалар кунакларны бик җылы каршы алдылар, бу чараны уздыру буенча махсус программа төзегәннәр. Башта югары категорияле татар теле укытучысы Галия Кутерова слайдлар ярдәмендә мәктәпнең тормышы, коллективы белән таныштырды. Бүген биредә 128 укучы, аларга 24 укытучы белем бирә. Коллектив зур тәҗрибәле, барлык фәннәр укытыла. Өч югары, унбиш беренче, биш икенче категорияле белгеч. Мәктәп район чараларында, олимпиадаларда актив катнаша һәм призлы урыннар ала. Татар теле буенча регионара олимпиададан да призлы урын алып кайталар. Мәсәлән, быел 9 класс укучысы Сияфетдинова Алсу Казаннан беренче урынны алып кайтты.

 

 Мәктәптә милли гореф-гадәтләрне саклауга һәм үстерүгә зур әһәмият бирелә. Этно-мәдәни компонентлы мәктәп буларак, бу юнәлештә махсус төзелгән программа буенча эшлиләр. Милли спортка да зур әһәмият бирелә – милли көрәш буенча түгәрәк эшли, укучылар бу спорт төре буенча барлык ярышларда катнашалар һәм һәрвакыт призлы урыннар алалар. Мәктәп районда алдынгылардан санала, һәр ел ике-өч укучы мәктәпне алтын яки көмеш медаль белән тәмамлый. Быел да ике укучы алтын медальгә лаек булыр дип көтелә.

 

 Бердәм дәүләт имтиханын да барысы да уңышлы тапшырганнар һәм югары, урта уку йортларына укырга кергәннәр. Укытучыларны борчыган бердәнбер проблема – балалар саны кимү. Әмма бу заман галәмәте. Моннан алты-җиде ел элек күбесе класслар параллель булса, хәзер андыйлар юк инде. Беренче класста тугыз бала укый, яңа уку елында нибары 6 бала гына мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлар. Алдагы елларда да өч-дүрттән артмас. Шуңа да карамастан бүген мәктәп гөрләп яши.

 

 Мәктәп тормышы белән таныштырганнан соң Галия кунаклар белән “Тел бәйгесе” дигән эшлекле уен үткәрде. Аннары бишенче класс укучылары “Тукай безнең күңелләрдә” дигән әдәби-музыкаль композиция күрсәттеләр. Чыгышларын “Туган тел” җыры белән башладылар, Тукайның балачагы, тормыш юлы, иҗаты турында сөйләделәр. Әлбәттә, шигырьләрен дә күпләп өйрәнгәннәр, “Эш беткәч уйнарга ярый” дигән шигырен сәхнәләштереп тә күрсәттеләр. Тукайның тормышын чагылдырган слайдлар белән тулыландырган әдәби-музыкаль монтаж бик матур булды.

 

 Биредә татар халкының гореф-гадәтләрен саклауга зур әһәмият бирелә дип әйтеп үткән идем инде, мәктәпнең музей бүлмәсе моны тагын бер кат исбатлады. Анда авыл халкының элекке көнкүрешен, тарихын чагылдырган күп кенә кызыклы экспонатлар тупланган. Мәктәпнең пионер, комсомол оешмаларына багышланганнары да бар. Бөек Ватан сугышына зур урын бирелгән. Музей бүлмәсенең ишеге һәрвакыт ачык, балалар бирегә кереп, авыл тарихы белән кызыксыналар. Кунакларга да музей ошады.

 

 Мәктәп бинасын караганнан соң укытучылар “Түгәрәк өстәл” артында үзләрен борчыган мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Әлбәттә, беренче чиратта сүз телне, ана теле дәресләрен саклау, мәктәпләр язмышы турында булды. Сөйләшүне редакциянең мәдәният бүлеге редакторы Наилә Жиһаншина алып барды.

 

 Наилә ЖИҺАНШИНА: Хөрмәтле дуслар, сер түгел, бүген ана телебез бетү, югалу куркынычы астында. Аны федераль компоненттан алу, авылларда мәктәпләр ябылу, кайбер әти-әниләрнең ана телен укытуга битараф булуы - болар барысы да телнең бетүенә илтүче факторлар. Газиз телебезне ничек саклап калырга? Моның өчен без нәрсә эшли алабыз? Әйдәгез, шул хакта фикер алышыйк.

 

 Нурия СӘИНОВА, Камка урта мәктәбе укытучысы: Өйдә татарча сөйләшү белән генә телне саклап булмый. Әлбәттә, гаиләдә ана телендә аралашу кирәк, бу балада телгә, милләткә мәхәббәт, ихтирам тәрбияләүдә зур роль уйный. Шулай да аны фән буларак өйрәнү бөтенләй башка әһәмияткә ия. Бала татар баласы буларак аны өйрәнергә, иң кадерле әйбере кебек яратырга тиеш. Үзеңнең күңелеңне, рухыңны тутыру өчен кирәк ул. Өйдә бит аңа Тукайны да, бүтәнен дә кем дә өйрәтми. Мәктәптә татар теле укытылмый икән, ул авыл татар авылы буларак үзенең йөзен югалта, ул авыл тарихсыз, мәгънәсез дача поселогы булып кына кала.

 

 Бер елны Казанда курсаларда булган идем. Анда Россиянең бөтен төбәкләреннән укытучылар килгән иде. Курганнан килгән укытучылар яшь чыгарып еладылар. Ун ел элек андагы әти-әниләр, безнең балаларга татар теле кирәкми дип, аны бетергәннәр. Еллар үткәч айныганнар, хәзер үкенеп, елап йөриләр, кире программага кертүне телиләр икән, чөнки балалары татар телен белмиләр икән. Татар телен көч-хәл белән кире программага керткәннәр курганлылар, һәм Казанга белем алырга килгәннәр иде. Менә без дә шул хәлгә калмыйк. Булганны җимерү бит җиңел, ә кире торгызуы мөмкин дә булмас инде бу заманда.

 

 Алып баручы: Соңгы вакытта, БДИ гамәлгә кертелгәннән бирле, өлкән класслардан татар телен бөтенләй алып ташларга, профильле фәннәргә күбрәк сәгатьләр бирергә кирәк дигән фикерләр яңгырый башлады. Сез моңа ничек карыйсыз?

 

 Галия КУТЕРОВА: Татар теленең грамматикасын укытуда гына эш түгел бит. Без шул ук вакытта балаларны үз милләтен яратырга, үз милләт кешесе белән кавышырга, гаилә корырга, татар булып яшәргә дә өйрәтәбез. Катнаш никахның нинди күңелсез нәтиҗәләргә китерүе турында сөйлибез.

 

 Бүген мәктәпне тәмамлаган балалар якка китеп, бүтән милләтләр, күбрәк руслар арасында яши. Аларның йогынтысы зур була үзләренә. Шуның өчен 10-11 классларда татар теле, әдәбият дәресләре кирәкми дигәнне мин хупламыйм. Телен - бер хәл, ә әдәбиятны ничек бетермәк кирәк? Гаяз Исхакыйның күп проблемалар ача торган “Ул әле өйләнмәгән” әсәрен төшереп калдыр әле программадан! Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәрендә яшәү белән үлем проблемасы күтәрелә, аны ничек төшереп калдырасың? Бу һәм бүтән әсәрләрдә тормышны ярату, чын кеше булып яшәү турында сүз алып барыла бит.

 

 Розалия ХАНӘФИЕВА, Богородск мәктәбенең татар теле укытучысы: Бүген безгә татар телен ничек тә саклап калырга һәм укытырга кирәк. Татар мәктәпләрендә әлегә бу проблема юк, ул тулы күләмдә укытыла, әмма кайбер авылларда балалар булмау сәбәпле мәктәпләр ябыла һәм күбесе очракта ул авылның берничә баласы рус мәктәбендә укырга мәҗбүр була. Менә шул очракта татар телен укытуны туктатмаска тырышырга кирәк.

 

 Безнең Сергач районы мәгариф комитеты нишләптер баланы, әти-әнине сайлау алдына куя: телисеңме, юкмы бу фәнне өйрәнергә? Бала теләсә, әти-әнисе гариза яза. Бу дөрес түгел, ул фән буларак программага кертелгән икән, берме, берничәме татар баласы бар – укытылсын тулы күләмдә. Ник бүтән фәннәр кирәкме дигән сорау куелмый, ник кемнән дә сорамыйча баланы икенче класстан чит ил телен өйрәнергә мәҗбүр итәләр? Ни өчен газиз ана телен өйрәнергә дигәндә, сораулар, киртәләр туа?

 

 Равил ТАЛИПОВ, Бозлау мәктәбе директоры, татар теле укытучысы: Менә без монда барыбыз да үз халкыбызның патриотлары утырган. Мәсәлән, минем улым татар кызын өйләнде, кызым татар егетенә кияүгә чыкты – мин моңа бик шат. Тик бездә генә эш түгел бит. Яңа стандартлар буенча татар теленә сәгатьләр бирелми, ул тарификация, программа артына чыгарыла. Әлегә ана теле тулы күләмдә укытылса да, өлкән классларда сәгатьләр аз бирелә. Ярый татар мәктәбендә ничектер хәл ителер бу мәсьәлә, мәктәп компонентыннан булса да сәгатьләр бирелер, ә рус мәктәбендә татар баласы өчен моны эшләрләрме киләчәктә? Федераль компоненттан алырга дигән карар чыккач ТР президенты Минтимер Шәймиев аяк терәп каршы килде. Нәтиҗәдә ана телләре региональ компонентта калды. Алда да шулай аяк терәп каршы торучы булырмы?

 

 Равилә АБДУЛКАДЕРОВА, Кочко-Пожар мәктәбе татар теле укытучысы: Татарстан аяк терәр, калдырыр, ул бит республика, менә безгә читен булуы мөмкин.

 

 Галия КУТЕРОВА: Татарстанда да бу проблема бар, мин көзен генә анда курсаларда булдым, шулай ук сәгатьләрне дә кыскарталар. Аларны да бу хәлләр борчый, әлбәттә.

 

 Нурия СӘИНОВА: Без бит күп сорамыйбыз, мәктәп бар икән, татар мәктәбе, татар теле анда укытылырга тиеш. Рус мәктәбендә бер татар баласы бар икән – татар телен ул укысын, менә шул гына.

 

 Алып баручы: Интернетта безнең төбәк татар мәктәпләре, укытучылары сайтын булдыруга ничек карыйсыз?

 

 Зөһрә ДӘҮЛӘТБАЕВА, Шөбиле мәктәбе укытучысы: Әлбәттә, бик яхшы булыр иде. Чөнки еш очрашып булмый, өлкә олимпиадасы уздырылмау сәбәпле бу мөмкинлекләр кими төште, ә ул сайтта мәктәпләребез тормышыннан, укучылар, укытучылар казанышларыннан хәбәрдар булып торыр идек.

 

 Наил СӘЙФУЛЛИН, Мөтеравыл мәктәбенең татар теле укытучысы: Әлбәттә, “Туган як” газетасыннан укып татар авыллары, мәктәпләре турында беләбез, ә сайтта мәгълүмат күбрәк булыр иде, тик барыбызга да тырышырга кирәк моның өчен.

 

 Розалия ХАНӘФИЕВА: Мин бүгенге очрашу белән бик канәгать. Без бу мәктәптә беренче тапкыр. Бик матур мәктәп, коллектив ачык йөзле. Мәктәп директоры Зәкия Юнисованың, коллегабыз Галиянең, шулай ук татар теле укытучысы Рәйсә Хәсәнованың, бөтен коллективның бик тырышып эшләве күренә, бүгенге чара моңа ачык мисал. Алда да сезгә зур уңышлар телибез.

 

 Безнең татар милли-мәдәни оешмаларының эше күренә – бусы да зур куаныч. Без татар икәнлегебез белән горурланабыз. Шушы юнәлештә эшебезне дәвам итик. Әлбәттә, “Туган як” редакциясенә дә бу очрашуны оештырган өчен зур рәхмәт, мондый аралашулар бик кирәкле һәм файдалы.

 

 “Түгәрәк өстәл” артында мәгариф системасындагы үзгәртеп корулар, мәктәпләрдә дин дәресләрен укыту, яшь кадрлар проблемалары да телгә алынды. Әмма төп сүз ана теле турында булды, барысы да аны саклау һәм үстерү ягында. Моның өчен өлкә мәгариф министрлыгында яки НИРОда милли мәктәпләрне бар яктан кайгыртучы, телгә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүдә, дәреслекләр, методичкалар булдыруда ярдәм итүче совет булырга тиеш дигән фикергә килделәр. Районара очрашулар уздыру кирәк дигән фикер дә яңгырады. Бу тәкъдимнәр 25 апрельдә Түбән Новгородта үтәчәк өлкә татарларының III съездында да яңгырар, анда да нижгар татарлары язмышы һәм киләчәге турында сүз барыр дигән өметләр белән хушлаштылар укытучылар.

 

 Үз чиратымда мин барлык катнашучылар һәм редакция исеменнән кунакчыл хуҗаларга, шәхсән Зәкия ханым Юнисовага, Галия Кутеровага, директорның уку-укыту буенча урынбасары Афия Харәсовага рәхмәт белдерәм.



Туган як
№ 17 | 23.04.2010
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»