|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.04.2019 Мәдәният
Сәхнәгә Мансур Гыйләҗев һәм Фәрит Бикчәнтәев тандемы кайта19, 20 һәм 21 апрельдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча "Исәнмесез!?." спектакленең премьерасы була. Спектакльнең режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев, рәссам - Сергей Скоморохов, композитор - Эльмир Низамов. Режиссер Фәрит Бикчәнтәевнең драматург Мансур Гыйләҗев белән тандемы утыз ел элек, диплом спектакле «Бичура»ны куйганда ук оеша. Алга таба «Казан егетләре» һәм шул ук спектакльнең дәвамы иҗат ителә. Аннары озак кына иҗади тәнәфестән соң «Курчак туе» куела, менә хәзер «Исәнмесез!?.» Башта пьеса киносценарий буларак языла һәм театр соравы буенча сәхнә өчен яраклаштырып үзгәртелә.
Автор Мансур Гыйләҗев пьеса хакында: «Исәнмесез» пьесасы – минем якын туганнарым тормышы турында. Мин беренче тапкыр булган хәл турында әсәр яздым. Пьесаның исемендә үк мин ачарга тырышкан проблемалар ята. Ул кешенең бу дөньяда яшәве белән бәйле иң житди проблемалар. Шуны да әйтергә кирәк, татарлар гына бер-берсен шулай сәламли. Мин татарларның, безнең халыкның бик үзенчәлекле булуын аңладым. Югалтулар, газаплар белән тулы үзенә бер төрле, гаҗәеп кызыклы тарихлы. Мәңгелеккә бару өчен бу дөньяда тере булу бик мөһим. Әсәрнең төп мәгънәсе шундыйрак» ("Идел" журналына биргән интервьюдан).
Режиссер Фәрит Бикчәнтәев булачак спектакль хакында:
«Бүгенге динамик тормышта без сүзләрнең мәгънәсенә артык игътибар итмибез. Без көнгә күп тапкыр "Исәнмесез" дип сәламләүгә күнеккән һәм аның нинди тирән мәгънәгә ия булуын тоймыйбыз да».
БИЛЕТ АЛЫРГА КАССА: (843)293-03-74
--- |
Иң күп укылган
|