|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.04.2019 Шоу-бизнес
Мурат Гайсин: "Әгерҗе якларында бик аяныч хәл булды" (ФОТО)Танылган җырчы, популяр жырлар авторы Мурат Гайсинның зур сәхнәгә килеп эләгүен бәхетле очрак дип атарга буладыр, мөгаен. Заманында “Барс Рекодс”ка иҗат җимешен сатарга дип килгән егеткә продюсерлар әлеге җырны үзенә яздырып карага тәкъдим итә. Менә шуннан китә дә инде... Мурат белән халык мәхәббәте, ирешкән уңышлары, ни сәбәпле берара сәхнәдән югалып торуы, гаилә хәле һәм иҗаты хакында сөйләшеп алдык. - Мурат, нихәл? Югалдың әле син. - Әйбәт! Теле-радиода күренмим икән, югалдым дип әйтеп булмый әле. Бүгенге көндә бер 10 артист топ артист рәтендә йөрсә, минем кебек калганнары ун яки биш ел элек чыккан артистларның үз-үзен "раскрутка"га бирер өчен шулхәтле күп акчасы юктыр дип уйлыйм. Сәхнәгә менгән елларымда аның хәтле чыгымнар кирәк түгел иде. Ул вакытта уңышлы килеп кердем дисәм дә була. - Банкетлар ярдәм итмиме?
- Банкетларны яратмыйм. Бик әйбәт түләсәләр барам. Иҗатымны яратып чакырсалар, чыгыш ясарга бик шатмын. Ә болай кеше ашап-эчеп утырганда әз акча өчен барасым килми, әлбәттә.
- Зур акча синең өчен күпме соң ул?
- Зур акча дип... 30-50 мең тирәсе булса барасың. Әмма үземә андый җиңел банкет юлын сайламадым. Баштарак "Барс-Медиа" компаниясе белән 7 ел килешү төзеп иҗат иттем. Хәзер үз-үземә хуҗа. Районнарда, авылларда сольный концертларым белән йөрибез. Теле-радиода концертларымны рекламага бирмәгәч, күпләр мине югалды дип уйлый. Ә бит ул алай түгел. Дөрес, баштагы вакытларда реклама бирә идем. Аннары бирми генә эшләп карадым. Барыбер яраткан тамашачыларым мине күзәтеп торалар. Ярый әле интернет бар дигәндәй. Кеше белә дә килә. Кайбер урыннарда күп, ә кайберләрендә әз йөриләр. Аллага шөкер, зарланмыйм. Иң мөһиме: яраткан эшем белән шөгыльләнәм. Болай ел саен Казанда бер-ике программа эшләп куябыз.
- Мирхәт Гайсин белән туганнар түгелсездер бит?
- Безнең Гайсин фамилиясе Башкортстанда сирәк әйбер түгел. Урыста Иванов кебек (көлә).
- Башкортстан якларында еш буласыңмы? Ялгышмасам, әниең Уфада яши дип беләм.
- Әйе, кайтып йөрибез. Аллага шөкер, әни исән-сау. Гастрольләр белән дә чыгып керәбез.
- Артист тормышы гел юлда уза шул. Хәвеф-хәтәрләрдән Алла гына сакласын.
- Үзем сайлаган язмыш. Юлда карап йөрибез. Ашыгып йөрергә тырышмыйм. Шулай да күптән түгел бик аяныч хәл булды. Әгерҗе якларында гастрольләр вакытында төркемем белән агуландык. Концерт алдыннан бер кибеткә кереп "Доширак" токмачы алдык. Срокларын да карамаганбыз. Безне концерт алдыннан җирле халык сыйлый. Бик зур рәхмәт әйтәм барысына да. Акчасызлыктан түгел, балачактан ул токмачны яраткач, алдык инде. Алай ашыйсы килеп тә алмадык югыйсә. Тормыш иптәшем Альбина кайвакыт безнең белән гастрольләрдә йөри. Ул - табиб. Үзе белгән даруларны эчеп, сәхнәдә чыгыш ясадым. Сәхнәдә бии дә алмыйча җырлап чыктым. Ярый Әгерҗе трассасында тәүлек буе эшләүче кибет булды. Минераль сулар алып эчтек. Альбина белән рульне алмашынып, Казанга кадәр көчкә кайтып җиттек.
- Сиңа иң еш бирелә торган сорау бармы? Бары бер сорау?
- "Бәби алып кайтмыйсызмы?" Иң популяр сорау шул. Дөрес, Альбина белән гаилә коруыбызга 9 ел инде. Тырышабыз, хыялланабыз. Иншаллаһ, Алла насыйп итсә булыр. Хәере белән булсын.
- Сәхнәгә иң беренче чыккан вакытларыңда җырчы Алия Шәрәфетдинова белән дуэт клибыгыз дөнья күргән иде. Хәзер Алия дә югалды булса кирәк. Кайда ул? Аралашасызмы?
- Алияне үзем дә таба алмыйм. Кайвакыт икәү чыгыш ясарга чакыралар. Телефоны да юк. Белмим, белмим.
- Соңгы уңышың?
- Уңыш дип әйтсәм дә була. Күптән түгел Рәшит Ваһапов фестивале лауреаты булдым. Мактанып әйтүем түгел, гади генә шатлыгым белән бүлешәсем килә.
Эльза ГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|