поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.04.2010 Медицина

“СӘЛАМӘТЛЕК ТАБИБТАН ТОРМЫЙ”

Сабада яшәүче бер танышым шалтырата: «Онык белән йогышлы авырулар бүлегендә ятып чыктым әле, Лилия. Тәмам котны алды бит балакаебыз. Ярамаган нәрсә ашаган, ахры, өч көндә коры сөяккә калды. Ярый әле яхшы табиб туры килде. Һәр авыруга игътибарлы, бөтен нәрсәне җентекләп аңлата. Бәйрәм, ял көннәре дип тормый – көн саен эштә! Шул бер җитәр-җитмәс хезмәт хакына йөри бит инде югыйсә. Кыскасы, эше белән җенләнгән кеше. Менә шундый табиб кайда күргәнең бар?! Яз әле аның турында, яз. Оныгымны да атна эчендә терелтте, рәхмәттән башка сүз юк аңа», – диде Фәния апа.

Шулай күкләргә чөеп макталган табиб белән ничек күрешмисең, ди?! Шәп белгеч дигәннәре – Илгизәр абый Гарипов, Саба үзәк район больницасының йогышлы авырулар бүлегендәге бердәнбер табиб икән. Килеп кергәч тә, әлеге бинадагы шартларга игътибар иттем. Мактарлык та шул. Биредә нибары 13 палата, барысы бергә, күп дигәндә, 20 кеше ята ала. Бүлмәләрендә евроремонт, һәрберсендә телевизор, суыткыч, душ һәм бәдрәф. “Монда яту үзенә күрә ялдыр инде, авыруларның чыгасы да килмидер”, – дип шаярам өлкән шәфкать туташы Зөлфия Әхмәтҗановага. Хезмәткәрләре әйтүенчә, мондый шартлар тудырылган йогышлы авырулар бүлеге республикада башка юк. Хәзер Сабага тагын ике район – Балтач һәм Теләчедән дә килеп дәваланалар икән.

 

– Бирегә күчүебезгә әле бер генә ел. Моңарчы эшләгәне иске, 1939 елгы бина иде. Андагы салкынны белсәгез! Күз алдына китерегез – тәрәзә рамы белән пыяла арасында кул сыярлык ара. Авыруга тигәнче, кулны өреп җылыта идек. Ул бинадагы мөмкинлекләр һәм монысы – Җир белән күк арасы, – дип сөйләп китте Илгизәр абый Гарипов.

 

– Нинди авырулар күбрәк очрый? – дим.

 

– Беренчедән, тычкан бизгәге. Урманнар күп безнең районда, ә ул авыру урман тычканнарыннан чыга. Ангина, эчәк авырулары, агулану еш очрый. Аннары, грипп вакытында, ай буе урыннар бушамады. Дуңгыз кизүе акча эшләү өчен генә уйлап чыгарылган, бөтенләй булмаган, дип тә сөйләделәр. Ләкин быел пневмония белән авыручылар күп булды, узган елларда бу кадәр очрамый иде.

 

– Илгизәр абый, биредә олылар ешрак ятамы, яшьләрме?

 

– Гадәттә, 1–2 айлык балалар. “Медицинада иң авыры – педиатрия, ә шуның да иң катлаулысы – балалардагы инфекция авырулары”, – диләр иде безгә укыганда. Чыннан да, аларның хәле секунд эчендә үзгәрә, организм ныгымаган. Кечкенә баланы дәвалаганчы ун олы кешене кабул итү җиңелрәктер.

 

– Медицинаның төп принцибы – профилактика, диләр. Килешәсезме?

 

– Әлбәттә. Югары технологияләр, көчле дарулар, фәлән–фәсмәтән дигән булалар. Авырмасак, берсе дә кирәкмәс иде. Иң арзанлы, файдалы һәм дөрес вариант – профилактика. Авыруны булдырмас өчен тырышырга, дөрес яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Спорт белән шөгыльләнергә, дөрес тукланырга, чыныгырга. Кешенең сәламәтлеге күпчелек мохиттән тора, табибтан түгел. Ул бай яшиме, ярлымы? Тынычмы, борчылыпмы? Тотрыклылык бармы, әллә иртәге көн өчен кайгырамы? Нинди су эчә, нәрсә ашый? Начар шартта тормыш итү, стресс бетерә сәламәтлекне. Димәк, табиблар һәм больницалар санын арттырып, авырулар саны кимемәячәк. Алга киткән илләр моңа күптән төшенде. Профилактика турында онытмаска, халыкның яшәү шартларын яхшыртырга кирәк.

 

Илгизәр абый Совет чорын сагынуын да яшермәде. “Ул елларда халык та сәламәтрәк, медицина да көчлерәк иде”, – диде табиб. Аның тыз–быз йөгерүен, көннең кичкә авышуына карамастан: “Әле төшке аш та ашарга өлгермәдем”, – диюен ишеткәч, мәзәк искә төште. Бер табиб икенчесенә: “Бер ставкага эшләгәндә акча ашарга җитми иде. Хәзер ике ставкада эшлим, ашарга вакыт юк”, – ди икән. Шул ук бер мескен организм ике кешелек хезмәт итә, норманы ике тапкыр арттыра дигән сүз бит бу. Аннан соң алар дорфа, игътибарсыз, дибез. (Бусы Илгизәр Гарипов хакында түгел. Авырулар да, хезмәттәшләре дә аның бары уңай якларын гына санады. – Л.З.) Медицина хакында таныш табибым белән дә сөйләшеп утырган булды. Менә аның фикере: “Табибларга таләп зур булырга тиеш. Ләкин моның өчен җитәрлек дәрәҗәдә түләргә дә кирәк. Ә безнең хөкүмәт җиңел юл уйлап тапты: түләми дә, таләп тә итми. Әнә бөтен нәрсәне Америка белән чагыштыралар, тик хезмәт хакын гына түгел. Ул аерма турында ләм-мим. Авыруларны түләү күләменә карап кына дәваласак, кешеләр кырылып үләр иде”.


Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Безнең гәҗит
№ 15 | 21.04.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»