|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.04.2019 Җәмгыять
![]() Онык туе (ЯЗМЫШ)
“Ватаным Татарстан” газетасының 19 гыйнвар санында “Халидәнең гомер йомгагы” дигән мәкаләм дөнья күргән иде. Күршемнең ДЦП авыруыннан интегүче Гөлназ исемле оныгын ничекләр яратып, җил-яңгыр тидермәскә тырышып үстерүе турында язган идем мин анда. Асылда дәвалап булмый торган бик мәкерле чирдән интегүче бала ул... Беренче чиратта әнә шул Халидә әбисенең тырышлыгы белән кыз аякка басты, үсеп буйга җитте һәм университетка керде бит әй! Ягъни тулы канлы тормыш белән яши башлады. Чибәр кызыйда хәзер инде авыру билгеләре беленми дә диярлек. Шулай икән, димәк, егете дә булырга тиештер. Чыннан да, озак көттермәде ул!
Халидәнең тиздән, бәлки, оныгы туена да әзерләнә башлавына өметләнеп төгәлләгән идем язмамны. Нәкъ басканмын! Узган атна азагында, гадәттәгечә, баскыч төбенә тәмәке тартырга чыксам, чү, Халидә коридор диварына ниндидер плакатлар элеп йөри. “Нишләвең бу, күршем?” – мин әйтәм. “Беләсең килсә, бездә туй бүген!” “Кит әле! Алайса фотога төшереп алыймчы үзегезне”, – дим, теге язмамдагы гөманлауларымның чынга ашуына чын-чынлап сөенеп. “Һәй, фотограф та, видеооператор да таптык шул инде...” “Хет үзеңне генә булса да төшереп алырга ярыйдыр бит?” Халидә җавап бирергә авыз ачарга да өлгермәстән, өемнән фотоаппарат алып чыктым да бәхете чиктән ашкан күршемне фотога төшереп алдым. Соң, инвалид бала өчен могҗизага тиң бәйрәмгә иң зур өлеш керткән кеше ләбаса ул!
Берникадәр вакыт узуга, ишек кыңгыравы төймәсенә бастылар. Гөлназның әнисе Энҗе икән. “Вахит абый, кияү килеп җиткәнче, кәләшне фотога төшереп калырсыз, бәлки!” Сезнең күз алдында үсте ич ул!” – дип яшьләнә үк башлаган күзләремә бик мәгънәле итеп карап куйды ханым. Озакламый кияү дә үзенең дуслары белән шаулашып-гөрләшеп килеп җитте. Кәләшне “сатып алганда”, әй, шаярышып-көлешеп тә карады инде үзләре!..
Кыскасы, үткән шимбәдә Казан шәһәре бер бәхетле гаиләгә ишәйде. Бәхетле, имин тормыш насыйп булсын иде бу парга! Халидә һәм аның оныгы турында мәкаләмне укыган барча кеше әлеге котлауларга кушылыр дип уйлыйм.
Вахит ШӘРИПОВ |
Иң күп укылган
|