|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.04.2019 Мәдәният
"Петр Дранга шикелле сәхнәдә сикереп йөри алмыйм"Безгә талант читтә танылса, йә булмаса, чит ил белгече югары бәя бирсә генә күренә. Баянчы, Татар дәүләт филармониясенең Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры солисты Айдар Вәлиев белән дә шулай булды. Танылган аккордеончы Ришар Гальяно Казанда концерт куйганда Айдар белән уйнап караганнан соң, бу егеттә егерме бармактыр, дип соклангач, Айдар Вәлиевкә игътибар артты. Гәрчә моңа кадәр дә Җир шарының яртысын урап кайткан һәм иң абруйлы сәхнәләрдә чыгыш ясаган баянчы булса да. Айдар Вәлиев әңгәмәдә музыка дөньясындагы проблемаларга үз карашын белдерде һәм танылу өчен нинди өч үзенчәлек кирәк булуын әйтте. – Баян кулланышка күптән керсә дә, татар уен коралы түгел. Ләкин без аны үзебезнеке дип саныйбыз. Бу дөресме?
– Бу уен коралы вакыт белән бергә үзгәрә, камилләшә, шуңа күрә һәрбер халык аны үзенә яраклаштыра. Шул исәптән, без дә. Беренче уен кораллары исә Италиядә эшләнгән. Кастельфидардо шәһәрендә баян ясый торган фабрикалар бик күп, ләкин аларда баян дигән төшенчә юк. Анда клавишлы аккордеон һәм төймәле аккордеон ясыйлар. Безнең баян, аңлашылганча, төймәле аккордеон була. Бу уен коралы Россиядә XVIII-XIX гасырларда ясала башлый. Тула каласында яшәүче музыкант Николай Белобородов беренче хроматик гармониканы (хромка) ясый, соңрак гармунчылар оркестрын оештыра. Сүз уңаеннан, без яраткан “тальян” атамасы да читтән кергән бит. Халык “итальян” дигән сүзне үзенә җайлаштырып әнә шулай кыскарткан. Ә Тулада, белгәнегезчә, хәзер дә гармуннар ясый торган фабрикалар бар. Әйткәнемчә, гармун бик күп мөмкинлекләр бирә, шуңа күрә аны һәрбер халык үзенә яраклаштырырга тырыша. Алай гына түгел, бик күп шәһәрләрнең үз гармуннары барлыкка килә. Мәсәлән, Самара гармуны бар, Саратов гармунын беләсез. Түбән Новгород осталары бу уен коралына үзләренә хас үзенчәлек өстәделәр. Казан гармуны да бар иде...
– Музыка уен кораллары фабрикасы белән без нәрсә югалттык?
– Фабриканың ябылуы зур югалту булды. Ул бит Татарстанга гына түгел, Казахстан, Әзәрбайҗан, Дагыстанга да гармуннар ясый иде. Бүген баян алу зур проблемага әйләнде. Мин, мәсәлән, мәктәптә укыганда Кировта эшләнгән гармунда уйнадым. Ул вакытта итальян гармуннары юк иде. Тора-бара Кировта да фабрика ябылды. Тулада эшләнгән баяным да бар иде. Ләкин анда да әйбәт осталар олыгайган яисә вафат булган. Яшьләр исә әйбәт итеп ясый алмый икән. Кыскасы, бу баянда озак уйный алмадым. Мәскәүдә ике фабрика бар. Берсенең баяннары Төньяк Кореядә эшләнә, сыйфаты бик яхшы дип әйтмәс идем. Икенче проблема – шушы “Юпитер” баяннарының хакы. Әле күптән түгел генә дустыбызга бер миллион да ике йөз мең сумга баян сатып алып кайттык. Бу – музыкант өчен күтәрә алмый торган сумма.
– Элек тә бит баян бер сыер бәясе торган...
– Советлар заманында “Юпитер” бер “Жигули” машинасы бәясе тора иде. Ягъни 5 мең сум. Хәзер исә Мәскәү фабрикасы директоры әйтүенчә, әйбәт тавышлы баян 50 мең доллар тора. Безнеңчә 3 миллион ярым сум дигән сүз бу. Проблема акчада гына да түгел. Әйбәт осталар китеп бара, яшь алмаш әзерләү юк. Хикмәт менә нәрсәдә. Шуңа күрә профессиональләр шушы бәягә Италиядән баян алып кайтуны кулайрак күрә. Үзегез чагыштырыгыз: бездә 1 миллион 200 мең сумга сатып алсак, Италиядә ул 1 миллион 900 мең сум тора. Аерма зур да түгел, әмма гади кеше алырлык та түгел. Балам музыка мәктәбенә китсә, мин аңа баян алып бирә алмыйм. Андый бәягә үземә дә ала алмыйм. Ул кадәр акчам булса, фатирлы булыр идем әле.
– Алайса нишләргә?
– Хөкүмәткә ярдәм сорап хат язабыз. Ләкин бу да хәл итү юлы түгел. Ярый, минем үтенечкә колак салдылар, бик зур рәхмәт. Ләкин бит миннән башка да талантлар бар. Алар нишли? Миңа калса, музыка уен коралларын ясаучы осталарны укыта башларга кирәк. Бездә бу эш бөтенләй алып барылмый. Бүген Казанда баяннарны төзәтүче өч оста бар: музыка көллиятеннән Илдар Әхмәтшин, консерваториядән Рәшит Шәйдуллин һәм Вячеслав Неклюдов. Гармун ясаучыларны барласак, Башкортстаннан Казанга килеп төпләнгән Айрат Харисов һәм Дамир Хәмидуллин. Әлеге дә баягы алардан соң алмашка кем килер? Бу сорауга җавап юк. Наил Сәгъдиев өч кечкенә гармун ясату өчен оста таба алмыйча изаланды. Ахыр чиктә, Мәскәү тирәсендә тапты бугай. Бик кызганыч хәлләр инде болар.
– Музыкантның уен коралы сатып алырга хәленнән килмәве дә кызганыч...
– Мәсәлән, мин мәктәптә эшлим һәм 12 мең сум хезмәт хакы алам. Үзегез уйлап карагыз, бу хезмәт хакы белән мин ничек баян сатып алыйм? Гомер буе эшләсәм дә, ул акчаны җыя алмыйм. Шуңа хөкүмәткә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә туры килә. Биш ел элек шул рәвешле Президент Рөстәм Миңнеханов Италиядә эшләнгән баян бүләк итте. Концертлар графигым бик зур. Бу уен коралына йогынты ясамый калмый. Менә бу баян биш елга чыдады. Хәзер инде яңасы кирәк. Янә хат яздым. Ярдәм булыр дип өметләнәм.
– Баянның мөмкинлекләре зурмы?
– Хәзерге баян белән совет заманында эшләнгәнен чагыштырып булмый. Хәзергесен диапазон җәһәтеннән рояль белән тәңгәлләштереп була. Ә инде бөтен мөмкинлекләрен дә файдалансак, орган белән чагыштырырга мөмкин. Димәк, без орган өчен язылган музыканы, әйтик, Иоганн Бах, Макс Регер әсәрләрен уйный алабыз. Шулай ук классик әсәрләрне дә башкарып була.
– Танылган баянчы Айдар Гайнуллин, музыкантлар күп, шуңа күрә үз тамашачыңны яулар өчен билгеле бер манер булдырырга кирәк, дигән иде. Синең чыгышларның үзенчәлеге нидә?
– Үз стилең техникада, фразеровкада, уйнауның сыйфатында чагыла. Аннан килеп, импровизация музыкасы бар. Анысы да төрлечә була. Айдар Гайнуллин импровизациясе күбрәк эстрадага якын. Миңа исә джаз стиле якынрак. Бу, мөгаен, музыкантның ни дәрәҗәдә һәм нинди юнәлештә эзләнүеннән торадыр. Күбрәк укыган саен сүз байлыгы арткан кебек, күбрәк эзләнгән саен музыка да баерак яңгырый.
– Дөньяда танылган аккордеончы, француз егете Ришар Гальяно синең белән чыгыш ясагач, сәхнәдән, бу егеттә егерме бармактыр, дигән. Мондый осталыкка ирешер өчен ничек эшләргә кирәк?
– Мәктәптә начар укыдым һәм уку дәверендә бер тапкыр да ударник булмадым. Миңа анда кызык түгел иде. Дөрес, әни табиб булгач, химиядән гел “бишле” алдым. Чөнки әни бу юнәлешкә кызыксыну уята алды. Химиядән мәсьәлә чишү чикләвек вату кебек җиңел бирелде. Әтием – җиһазлар эшләүче оста, мин дә хезмәт дәресендә агачтан иң матур уклаулар, куна такталары ясадым. Чөнки анда ниндидер күләмдә иҗат бар. Шуннан әти-әни укуда үземә кызык булмаган фәннәргә якын да килмәгәнемне һәм берничек тә мәҗбүриләп булмаганны аңлап алды да иҗат юнәлешендә үстерергә булды. Музыка мәктәбендә миндә чыннан да кызыксыну уянды. Ә инде чыгарылыш сыйныфына җиткәндә укытучым Германиянең Клингенталь шәһәрендәге халыкара баянчылар бәйгесендә катнашып карарга тәкъдим ясады. Укытучым, әти-әниләр ризалык биргәч, юлга акча юнәтте, без исә Мәскәүдә яшәүче дустымнан әйбәт баян алып кайттык. Юлыбыз бушка булмады, бәйгедә дипломант исемен алдым. Аннан музыка көллиятенә укырга кердем. Беләсезме, музыка мәктәбе укытучысының миңа ышануы, конкурста җиңүем азарт уятты. Бер елда дистәдән артык бәйгедә катнашып, 1-3 нче урыннарны ала идем. Ләкин бервакытта да үз чыгышымнан канәгать булмадым. Тора-бара музыкада камиллеккә чикләр юклыгын аңладым. Гомер буе тырышырга һәм камилләшергә кирәк. Музыкант булуның шул ягы кызык та инде. Мин һәр көнне шөгыльләнәм. Музыкант ул спортчы кебек, күнегүләрне бер генә көнгә дә калдырырга ярамый. Бу җәһәттән Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге оркестрда уйнавым отышлы. Минем һәр көнне репетиция, оркестр белән чыгыш үзеңне тонуста тотарга ярдәм итә.
– Репертуарны ничек төзисең?
– Баян өчен махсус язылган әсәрләрне алырга тырышам. Татар композиторларыннан Рамил Курамшин әсәрләрен яратып уйныйм. Аның “Татар көйләренә фантазия”се бөтен җирдә алкышларга күмелә. Мин аны Лондонның Оксфорд университетында “Татарларның дөнья тарихына йогынтысы” китабын тәкъдим итү кичәсендә дә уйнадым, Нью-Йорк, Вашингтон, Сан-Франциско калаларында да яратып кабул иттеләр. Кореядә һәм Кытайда шушы фантазияне тыңлагач, безнең музыка охшаш, дип әйтәләр.
– Башка халык музыкалары арасында татар әсәрләренең үзенчәлеге нәрсәдә?
– Безнең үзенчәлек – мелизматикада. Татардагы моң төшенчәсе исә үз эченә мелизмнарны да, башка үзенчәлекләрне дә сыйдыра. Илһам абый Шакиров белән дә бу турыда сөйләшкән бар иде. Ул, энем, тавышы булган һәр кеше сәхнәгә чыгып җырламый, тавыш бит ул ишәктә дә бар, ди иде. Илһам абый фикеренчә, җырчы моңлы булса гына сәхнәдә үзенә урын яулый ала. Мин, моң дигәндә, профессиональлекне, хезмәт сөючәнлекне һәм талант, җырны җиткерә белү осталыгын күз уңында тотам. Чөнки җырның гомере башкаручының осталыгына бәйле. Мелизматика дигәннән... Бәлки мин ялгышамдыр, әмма безнең мелизмнар афро-американ мелизмына бик охшаган. Мисалга Стиви Уандер чыгышларын алырга була. Аңарда да шундый бормалар бар. Бүген татар музыкасына, телгә, татарга кагылышлы һәр нәрсәгә дәүләт игътибары кирәк. Без бит бер милләттән дә ким түгел. Әлегә бу игътибар җитәрлек дип әйтеп булмый бит. Яшьләр татарча бик сөйләшмиләр. Хәтта кайберәүләр татар булуыннан ояла да. Бу милли горурлык булмаганнан килә. Мин дә – Казан егете. Өйдән атлап чыгуга урыс мохитенә эләксәм дә, татар телен дә, горурлыкны да югалтмаганмын. Дәү әнигә, әти-әнигә рәхмәт. Чөнки татар булуым музыкантлар арасында миңа матур бер үзенчәлек өсти.
– Ел азагында мәдәният министры Ирада Әюпова музыка белгечләре белән очрашты. Анда милли уен кораллары оркестры булмау проблемасы да күтәрелде. Безгә милли оркестр кирәкме?
– Милли уен кораллары оркестры бик кирәк. Чөнки ул берьюлы берничә юнәлешне үстереп җибәрә ала. Шул ук милли уен коралларын ясаучыларны да әзерләргә кирәк була, музыка белгечләре, тарихчылар да оркестр өчен репертуар төзегәндә катнашырга тиеш һәм, әлбәттә, композиторлар үсәчәк. Чынлыкта бу эш чирәм җирне күтәрүгә тиң. Шуңа күрә милли оркестрның башында халык музыкасы темасында азау ярган кеше булырга тиеш. Халык уен коралларын торгызу бик зур проблема бүген. Бик күп нәрсәне югалттык бит. Әлеге дә баягы Казахстаннан ярдәм сорасак кына. Анда күп кенә кыллы уен кораллары сызымнары да, аларны ясаучы осталар да бар. Оркестр кирәк дибез икән, алардан белгечләрне чакыру кирәк булачак. Казахстан музыка җәһәтеннән үсештә. Анда һәр районда үзешчән сәнгать оркестрлары бар. Алар дәүләттән финанслана.
– Дөньяда музыкантлар – кулларын, артистлар тавышын саклый, хәтта иминиятләштерә дә. Ә син кулларыңны ничек саклыйсың?
– Иминиятләштермәдем дә, махсус саклану чарасын да күрмим. Әти ягына да, әни ягына да авылга кайтып эшлибез. Җир дә казыйбыз, тирес тә чыгарабыз, Аллага шөкер. Җәйнең иң матур вакытларын үткәрергә әле ярый авылларыбыз бар, дибез. Сәхнәдә исә беркайчан да кемнәндер аерылып торам дип тырышмадым, маймылланмадым. Миңа осталык күрсәтү беренче урында булды, шуңа күрә Петр Дранга шикелле сәхнәдә сикереп йөри алмыйм.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА |
Иң күп укылган
|