|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.04.2019 Шоу-бизнес
Элвин Грей Гүзәл Уразованың концертында катнашканмы?Мәскәү Кремле сәхнәсендә Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның иҗади эшчәнлегенең 15 еллыгына багышланган концерт булды. Тамаша вакытында Гүзәл Уразова Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей белән бергәләп "Красивая, хороший" җырын башкарган. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итте. "Концертта Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей катнашуы көтелмәгән хәл булды. Тамашачыларның күбесе яратып өлгергән "Красивая, хороший" җыры кабат аларның икесе башкаруында яңгырады", дип китерә әлеге хәбәрне Татар-информ.
Моңа кадәр Гүзәл Уразова белән Элвин Грей арасында "Красивая, хороший" җырына авторлык хокуклары буенча аңлашылмаучанлык килеп чыккан иде.
--- |
Иң күп укылган
|