поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.04.2019 Җәмгыять

"Бу тозсыз, “сәлам”гә көйләнгән радиоларны бүген мәктәп балалары да, яшьләр дә тыңламый"

Гадәтем: иртән йокыдан торып, өстәл артына утырганчы радиодан берәр яхшы тапшыру яисә матур җыр тыңлап, эшкә күтәренке кәеф белән бару. Элегрәк “Татарстан” дәүләт радиосы, “Арча радиосы”ннан әйбәт тапшырулар, яхшы темалы сәхифәләр, ил-дөнья яңалыклары, моңлы, шәп җырлар бирәләр иде дип уйлап, радиоалгычны көйлим.

Колакка көйсез, мәгънәсез ниндидер җыр кебек мөгрәү, ыңгырашу яңгырап туктауга “җиде ноль ноль агентлары без”, “Иртәнге чәй” дип ике-өч алып баручы нидер сөйләргә тотыналар. Җитмәсә, бер-берсен бүлдерәләр, үзләре шырык-шырык көләләр. Нәрсә соң бу? Әллә студиядә ялгыш кына микрофоннарын тоташтырып, иртәнге чәйләрен эчеп утыралармы? Нинди агентлар килгән, тагын берәр нәрсә булганмы әллә дип шөбһәгә калам.
 
Еллар буе безнең халыкны агентлар, НКВД белән куркытып халыктан “стукачлар” ясадылар. Әллә дөньялар кирегә әйләнәме дип аңларга тырышып тыңлыйм. Шөкер, ул-бу юк икән, ниндидер тавык йомыркасы турында сөйләшәләр. Булмады бу, бу радиодан рәтле сүз, мәгънәле тапшыру ишетмәм ахры дип “Болгар радиосы” дулкынына көйлим. Менә сиңа мә – монда да ике ир-ат, бер хатын-кыз чырык-чырык көлә-көлә Американың бер артистын тикшерәләр. Кәефем төшеп, сүгенеп җибәреп, хатыным кисәтү ясап, плитәдәге кофены ташытты. Аның да кәефе төшә башлады ахры. Туктале, Арча радиосы бар бит, анда күңелне күтәрә белүчеләр бардыр. Үзем дә шушы радиода эшләгән, туры эфирлы радионы оештыруда башлап йөргәнлектән, якын шул күңелгә. Уф, булмады, ниндидер “Айныткыч”мы, “Уйнаткыч”мы, “Уяткыч”мы дип авылдан бер әбинең хәлен сорашалар, сәлам әйттерәләр. Алдан ук әби белән сөйләшеп куйганнардыр инде. Ә кайда район яңалыклары, халык ничек яши, кайда хәбәр, кешеләр турында язмалар, күңел күтәрә торган җыр? Кәефем бөтенләй беткәч “лач” итеп төкереп, урысның “Дорожное радио”сын тыңлый башладым.
 
Кайда татар моңы, кайда халкыбыз җыры, ник мәгънәле, тормышчан тапшырулар юк дип борчылучылар күбәйде. Татар моңын, өметен, ышанычын бетерүгә шундый тозсыз, “сәлам”гә көйләнгән радиолар да өлеш кертми микән дигән уйлар күңелне тырный.
 
Шундый сорау куясы килә: бу радиолар кемнәр өчен, нинди аудитория өчен оештырылды икән? Әлбәттә, туксанынчы елларда татар радиолары бик авырлык белән оешты. Ә нигә соң үзебезнең радиоларыбыз белән горурланмыйбыз, аларда эшләргә журналистлык, дикторлык таланты булганнарны алмыйбыз.
 
Татар радиоларын бүген мәктәп балалары да, яшьләр дә тыңламый. Чөнки аларның күбесе татарча белми. Шулай булгач, аудитория кемнәрнеке соң? Әлбәттә, утыз биш, кырык-илле яшьтәгеләрне һәм пенсионерларныкы! Татарстанда да, безнең Арча районындагы халыкның өчтән бер өлеше пенсионерлар икәнен белсәләр, бәлки, мондый шырдый-бырдый, вакыт уздыру өчен оештырылган эфир пычратулар булыр идеме икән? Бүген кеше, аның яшәеше, шөгыле турында, сәламәтлек, гаилә, бакчачылык, физкультура-спорт, файдалы киңәшләр, авыл, шәһәр тормышы, мәдәният, икътисад, төзелеш турында минем бер татар радиосыннан да ишеткәнем юк. Радиоларның күбесе халыкка файда китерсен, аны яшәүгә, хезмәткә дәртләндерсен, тормышын җиңеләйтсен өчен оештырылмаган.
 
Мин үзем Арча, Түбән Кама радиоларында эшләгәндә, “Татарстан” дәүләт радиостудиясендә практика үткән идем. Радио хезмәткәре Лена апа Шакирҗанова булачак журналистларга гел ярдәм итеп торды. Хәтта ул еллардагы атаклы диктор Эльс ага Гаделев тәҗрибәсен өйрәнеп, аның үзе белән берничә тапкыр туры эфирга да чыгарга туры килгән иде.
 
Ә бүген радиода эшләүчеләрне кем укыта, кем өйрәтә? Нигә тозсыз, мәгънәсез тапшырулар белән радио каналларын пычратучыларны эшләтергә? Компьютердагы җырларны тоташтырып утыру өчен әлләни акыл кирәкми. Безнең нинди көчле артистларыбыз, журналистларыбыз бар югыйсә! Яшәүгә өмет уятып, шатландырып, горурлыгыбызны уятсыннар иде алар. Күпмегә кадәр мескен булып яшәп була соң? Юлсыз, кыйбласыз татар радиолары телебездән, татарлыгыбыздан яздыра күрмәсеннәр иде, я, Раббым!
 
 

Тәлгать КАВЫЙ, Арча
Татарстан яшьләре
№ --- | 02.04.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»