поиск новостей
Көн мәзәге
  • –  Россия кешесе футбол буенча дөнья чемпионатында җиңү яулагач нишли?
    –  Компьютер уенын сүндереп йокларга ята.
Бүген кемнәр туган
  • 07 Октябрь
  • • Данис Хәйруллин - шагыйрь
  • • Данил Салихов - язучы
  • • Рәшит Бәшәр - шагыйрь
  • • Әлфәт Закирҗанов - әдәбиятчы
  • • Владимир Путин - дәүләт эшлеклесе
  • • Айгөл Рәхимова - җырчы
  • • Яна Батыршина - гимнастка
  • • Руслан Нигъмәтуллин - футболчы
  • • Зифа Кадыйрова - язучы
  • • Әнәс Әскәров - медиаменеджер
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
Архив
 
27.04.2010 Мәдәният

ТИНЧУРИНЛЫЛАР СЕБЕРДӘН КАЙТТЫ

22 апрель көнне Кәрим Тинчурин театры артистлары салкын Себер якларыннан гастрольләрдән кайттылар.

4 апрельдән 21нә кадәр 17 шәһәрдә чыгыш ясадылар алар. Театрыбыз директоры Фәнис Наилович Мөсәгыйтов тырышлыгы белән 2006 елдан бирле Себер яклары белән Тинчурин театры арасында дуслык мөнәсәбәтләре урнаштырылды. Былтыр 2009 елда, мәсәлән, ике тапкыр: март һәм август айларында гастрольләр оештырылган иде. Быел маршрут “Себер-2010” дип аталды һәм монда Ижау, Пермь өлкәсе Кунгур поселогы, Екатеринбург, Төмән, Омск, Куйбышев, Томск, Ачинск, Лесосибирск, Красноярск, Кемерово, Юрга, Новосибирск, Чаны, Аслана, Чиләбе, Уфа шәһәрләрендә спектакльләр куелды.

 

Әлеге гастроль Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланып куелган һәм спектакльнең үзәк темасы да – сугыш афәте. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтованың “Син бит минем бергенәм” моңсу комедиясе иде ул.

 

Һәрбер спектакльгә сугыш, тыл ветераннары кунак буларак чакырылды. Театр тарафыннан аларга бүләкләр тапшырылды, Ватаныбызга күрсәткән батырлыклары өчен зур рәхмәтләр әйтелде.

 

“Син бит минем бергенәм” спектаклен тамашачылар я көлеп, я күз яшьләрен түгеп, тын да алмыйча карадылар. Һәрбер шәһәрдә дә тамашачылар аягүрә торып озак алкышладылар, дуслык-туганлык тойгысы тәэсирендә озак аерыла алмадылар бер-берләреннән.

 

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова, Татарстанның атказанган артистлары: Алинә ролен башкарган Лилия Мәхмүтова, Айнур ролен башкарган Ринат Шәмсетдиновны, Әкълимәне - Люция Галләмова, Сабирны – Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, яшь артистлар Чулпан белән Айдар ролен башкарган Гөлназ Нәүмәтова белән Фернат Насибуллин күңелгә үтеп керерлек итеп тирән ачып күрсәттеләр үз рольләрен.

 

Безнең иҗади коллективка афәрин диям, үз рольләрен яхшы гына башкарып чыктылар. Моңа тамашачыларның кайнар алкышлары, кочак-кочак чәчәкләре, җитәкчеләр тарафыннан тапшырылган мактау кәгазьләре, дипломнары дәлил.

Ландыш ГӘРӘЕВА
Тинчурин театры
№ |
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы