поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.04.2010 Җәмгыять

БИШТӘРЛӘРНЕ ТУТЫРА БАШЛЫЙК

Элек безгә авылдан кунаклар киләләр иде дә, «инде китәргә вакыт, мал карарга, сыер саварга кирәк», – дип, куна да калмыйча, китеп тә баралар иде. Мин, әле сабый булсам да, «менә болар үз өйләренә ничек бәйләнгән икән, туганнарына кунакка барып кунып та кайта алмыйлар», – дип уйлап куя идем. Әлбәттә, авыл кешесе эш-мәшәкатьсез яши алмый. Ә шәһәр халкы үзгә. Аның буш вакыты күбрәк. Отпуск вакытында ул хәтта чит илгә дә барып кайта ала. Минем дә шул хакта тәфсилләбрәк сөйлисем килгән иде.

Миңа калса, чит илгә чыгу ул дәрәҗәңне белдерү кебек. Елына бер-ике тапкыр чит илгә чыга аласың икән, димәк, дәрәҗәң югары, эш хакың да яхшы. Берничә ел дәвамында башка ил күреп кайта алмагансың икән, димәк, тырышып эшләмисең. Шундыйрак фикерләр йөри бит халыкта. Шуңа күрә чит илгә чыгу дөнья белән кызыксынучанлык, белемне арттыру түгел, ә дәрәҗәңне күрсәтү кебек тоела. Менә шулай сәяхәт итү үз мәгънәсен югалткан бүген. Ял итәбез, диләр... Ял итә белсәң, аны үзебездә дә табигать кочагында матур итеп оештырырга була бит.

 

Татарстан гына түгел, бөтен Россия халкы ял итү урыны итеп беренче чиратта Төркияне, Мисырны сайлый. Нигә бармаска – диңгезе, кояшы, комлыгы – бар да бар. Иң мөһиме – очсыз. Җитмәсә, Казаннан туры рейслар бар. Ләкин кайберәүләр, ялга чыктым дип, артык ялкауланып китәләр, ахрысы, бер атна буена комлык һәм ресторан юлын гына таптап, берни дә күрмичә кайтып китәләр. Ә бит кунакханәдән аз гына ераккарак китсәң дә, азмы-күпме җирле халык белән аралашып, кызыклы гореф-гадәтләргә тап буласың. Шул ук безнекеләр яраткан Төркияне алыйк, аны юкка гына цивилизация бишеге дип атамыйлар бит. Кайсы шәһәренә юл тотсаң да, истәлекле урыннарга – борынгы Византия империясенең амфитеатрлары, колизейлары, данлы Госманлы империясе чорында төзелгән олы мәчетләр, гомуми мунчаларга юлыгырга була. Әлеге дә баягы Мисырны карыйк. Инде руслашып килгән Хургада, Шарм Эль-Шейх курортларындагы туристлар арасында 6 сәгатьлек юл үтеп, пирамидаларны, фиргавеннәр мумияләрен карап кайтырга иренүчеләр бар. Моның өчен бит тирән белемле тарихчы да булырга кирәк түгел. Хәер, Татарстандагы Болгарны да күреп кайтмаган кешеләрне болар кызыксындырырмы икән, шикле.

 

Кызыклы экскурсиядә йөргәнче, безнең халык күбрәк вакытын кунакханәдә уздыра. Сәгатьләр буе барларда утырып үзләренә яңа дуслар таба. Барменнар белән үзара сүгенү сүзләре өйрәнешеп, «мәдәни диалог» алып баралар. Безнекеләр чит илдә күбрәк витамин туплап калу форсатын да кулдан ычкындырмаска тырышалар, «швед өстәле»ннән бүлмәләренә тәлинкә тутырып затлы ризыклар алып китәләр. Яртысы исраф булып калса-кала, аның каравы, күптөрле ризык татып карыйлар, мондый мөмкинлек бүтән булмаячак, янәсе.

 

Чит илгә чыккан яшь кызларны да әйтеп китәсем килә. Әйе, аңлыйм, яшь чак, күңел ачасы, кара-кучкыл тәнле чит ил егетләре белән танышасы килә... Галиләр, Әхмәтләрнең татлы сүзләренә ышанып ияреп тә китәләр. Кызлар, күзләрегезне ачыгыз, төшегез җиргә! Сезнең кебекләр бирегә атна саен килеп тора. Ә үз кызларын алар андый түбән дәрәҗәгә төшермиләр.

 

Сезгә тагын менә мондый күренеш турында сөйлим әле: гадәттә, төрек курортларындагы кунакларның күбесе россиялеләр һәм немецлар. 9 Май – Җиңү бәйрәме көнне безнекеләр, бәйрәм хисенә артык бирелеп китепме, чамасын белмичә эчепме, немецларны куып тотып, бассейнга җыеп керткәннәр. Үзләрен сугыш кырындагы кебек хис иткәннәр, ахры. Балалар да, «без бүген көне буе нимесләрне тукмыйбыз», диләр икән, почмакта торган коңгырт чәчле немец балаларына күрсәтеп. Чит илдә Бөек Ватан сугышында җиңү белән менә ничек «горурлана» икән ватандашларыбыз, ә илдә ветераннарга ихтирам формаль рәвештә генә күрсәтелә. Россиялеләр тарафыннан оештырылган исерек җәнҗаллар гадәти күренешкә әверелеп барса да, «9 Май кыйссасы» мине бик нык гаҗәпләндерде.

 

Менә шулай, кемдер берничә ай буе җыйган акчасын шундый «маҗараларга» сарыф итә, ә кемдер ул акчага баласына яхшы велосипед, заманча компьютер алып бирә. Ләкин чит илгә чыгуның максаты чыннан да башка илләр, халыклар, мәдәниятләр белән танышу икән, монда үзеңнең вакытыңны һәм акчаңны башка нәрсәгә сарыф итәргә ярамый. Без белмәгән аерым дөнья ул сәяхәт дөньясы. Күпме кеше төрле илләр буенча айлар, еллар дәвамында сәяхәт итә. Ни кызганыч, алар арасында безнекеләр генә аз шул. Ә нигә аз, чөнки безнең кешеләр бу мәсьәләдә дөрес фикер йөртмиләр. Беренче чиратта без, каян акча табарга, кайсы фирма аша виза ясатырга, чит илдә ничек йөрергә, вакыт та юк инде, дип уйлыйбыз. Сәяхәт читтән генә зур чыгымнар таләп иткән кебек тоела. Күпчелек туристлар кебек кыйммәтле кунакханәләрдә яшәмичә, маршрутны бер генә түгел, ә берничә шәһәр, хәтта ил буенча төзесәң, күпкә күңеллерәк тә, маҗаралырак та була. Зур тәҗрибәле сәяхәтче Сергей Жаров сүзләре буенча, сәяхәт кысаларында бер тәүлек 15 долларга төшә. Моңа ашау, торак, юл чыгымнары да керә. Акчаны тагын да саграк тотсаң, 10 долларны да җиткереп була. Россиядән читтә визаны көнендә үк яки икенче көнендә бернинди мәшәкатьсез алырга мөмкин, анкета белән фотосурәтне генә бирергә кирәк. Ил буенча автобус, поезд белән йөрергә була. Инглиз телен инде алар да, без дә мәктәптә өйрәнгән, шуңа күрә аралашу кыенлык тудырмый, дип тәҗрибәсе белән уртаклаша сәяхәтче.

 

Кунакханәләр өчен акча түлисе килми икән, башка җирдә дә кунак булып чыгарга була. Әлбәттә, сүз вокзаллар турында түгел. «Кунакчыллык клубы» дигән сайтта сәяхәтчеләрне кунарга кертергә риза булган кешеләрне табарга мөмкин. Сайттан файдаланган кешеләр күбесенчә үзләре дә сәяхәтчеләр. Күз алдыгызга китерегез, икенче милләттән булган таныш түгел кеше сезне кунак итә, үз халкы, мәдәнияте турында сөйли. Бу бит үзе бер маҗара! Быел сез – анда, икенче елга ул сездә кунак булып китәр. «Исән чакта йөреп кал, яхшыларны күреп кал», дип әйтәләр бит халыкта, шуңа күрә, дөнья мәшәкатьләрен онытып, биштәрләрне тутыра башлыйк.


Илдар ГАБИДУЛЛИН
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»