поиск новостей
  • 15.03 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 17.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 12.00, 18.30, 12+
  • 18.03 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.03 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 21.03 "Акча бездә бер букча" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 21.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 22.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 24.03 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 28.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 28.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 29.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 30.03 "Халык җәүһәрләре" Гала-концерт. Тинчурин театры бинасы, 19.00, 6+
  • 31.03 "Кияу урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 15 Март
  • Рәис Даутов (1928-2007) - язучы
  • Илдус Диндаров - журналист
  • Шамил Закиров (1945-2012) - мәдәният хезмәткәре
  • Ренат Мөслимов (1951-2022) - җырлар авторы
  • Җәүдәт Сөләйманов - җәмәгать эшлеклесе
  • Габдулла Апанаев (1862-1919) - җәмәгать эшлеклесе
  • Айдар Сөләйманов - җырчы
  • Әнвәр Шәрәфиев (1935-2024) - Композитор
  • Наилә Вәлитова - тәрҗемәче
  • Рахман Ильяс (1908-1943) - язучы
  • Закир Һади (1863-1933) - язучы
  • Николай Колесников - атлет
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
Архив
 
29.05.2008 Интернет

“ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН”НЫҢ САЙТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ

Арбадан бер төшеп калсаң, юлда онытылуың да бар, ди халык әйтеме. Без дә “замана арбасы”ннан калышмаска булдык. Республиканың татар телендә дөнья күрүче бердәнбер иҗтимагый-сәяси газетасы Интернет челтәрендә үзенә лаеклы урын алды – “Ватаным Татарстан”ның яңа сайты дөнья күрде.

Хәзер www.vatantat.ru да көн саен “ВТ”ның өр-яңа саны белән танышу мөмкин булачак. Мактану-фәлән түгел: татар газеталары арасында мондый югары дәрәҗәдә эшләнелгән сайтка ия булучылар юк әле.

 

Сайтта укучыны кызыксындырган барлык язмалар да урын алган. Интернет-газета рубрикаларга бүленгән. Газетада чыккан бөтен язмаларны да әлеге рубрикалар аша эзләп табарга мөмкин. Яңа санның төп язмалары исә сайтның баш битендә эленгән. Сайтның өстенлекле яклары күп. Мәсәлән, анда укучыларыбыз теге яки мәкалә уңаеннан аның авторына үз уй-тәкъдимнәрен җиткерә алачак, сайтта укучылар үзара да фикер алышу мөмкинлегенә ия. Димәк, хатны язып, аның редакциягә кадәр барып җитүен, газета хезмәткәрләре тарафыннан тикшерелүен һәм бастырылып чыгарылуын көтмичә дә, әйтәсе сүзеңне сайтка чыгарып, аның белән башкаларны шул ук көнне таныштыру мөмкин.

 

Газета битләре аша республикадагы бөтен яңалыкларны белеп барудан тыш “ВТ” бик күпләрнең якын дусты, киңәшчесенә дә әйләнде. Сүз, әлбәттә, даими чыгып килүче кушымталар турында бара. “Сәламәтлек”, “Яшелчә”, “Гаилә”, “Серле сандык” сәхифәләре интернет-сайтта да үз урынын алды. Моңарчы кушымталарны газетадан чүпләп барырга туры килсә, хәзер һәр кушымта аерым җыентык кебек. Сайт реклама бирүчеләр белән дә хезмәттәшлек итәргә әзер.

 

Газета укучылардан еш кына берүк сүзләр ишетергә туры килә: журналистның исем-фамилиясе артында ул үзе күренми. Сайтта бу кимчелекне дә төзәттек. Биредә сез редакциядә эшләүче бөтен каләм ияләре белән “күзгә-күз карашып” таныша аласыз. “Редакция турында” битендә аларның фотолары янәшәсендә телефон номерлары күрсәтелгән, аларга турыдан-туры электрон хат та җибәрергә мөмкин. Сүз уңаеннан, “Редакторга хат” дигән сылтама сайтның баш битендә үк урнаштырылган. Газета мөхәррире Миңназыйм Сәфәров үзенә сайт аша килгән мөрәҗәгатьләр белән шәхсән танышачак.

 

“ВТ”ның өр-яңа сайтының дөнья күрүе - чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез өчен зур сөенеч. Газета-журналлар еш кына Татарстанның ерак районнарында яшәүчеләргә дә вакытында барып җитми. Шуңа күрә, күрше өлкәләр турында әйтеп тә торасы юк. Хәзер исә без дөньяның теләсә кайсы ноктасында яшәүче милләттәшләребез белән турыдан-туры аралаша алабыз.

 

Әйтергә кирәк, татар матбугаты соңгы вакытта интернет киңлеген бик актив үзләштерә башлады. Күптән түгел генә “дөнья пәрәвезе”ндә татар газеталарын берләштерүче дайджест-портал – www.matbugat.ru сайты да барлыкка килде. Аның хуҗасы – журналист даирәсендә яхшы таныш Данил Сәфәров. Әлеге сайтта татар матбугатында дөнья күргән иң яхшы язмалар урын ала. Бер ай эшләү дәверендә ул үзенә зур аудитория туплый алды: көн саен аның эчтәлеге белән йөзләп интернет-кулланучы танышып бара инде. Бу сан гел артырга охшаган. “Ватаным Татарстан” matbugat.ru белән хезмәттәшлек итәргә алынучы газеталар арасында беренчеләрдән булды. Димәк, безнең белән аралашу һәм уртак газетабызны яхшырту өчен тагын да яңа мөмкинлекләр ачыла.


---
Ватаным Татарстан
№ --- | 28.05.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы