|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.03.2008 Хатлар
КАЗЫЛЫКБеркөнне тормыш иптәшем белән күпләп сату кибетенә бардык. гадәттә, андый кибетләрдә азык-төлек арзанрак. Килеп керсәк, кибет эче мыжлап тора, әйтерсең бөтен шәһәр пенсионерларын монда җыеп китергәннәр. Күпмедер вакыттан соң чиратыбыз җитте. Хатыным үлчәтеп ала да, миңа бирә, ә мин ике-өч адым ераклыгындагы өстәлгә илтеп, букчама салам. Шул ук өстәлдә олы яшьләрдәге ике хатын да әвәрә килә – үз сумкаларына ниләрдер урнаштыралар. Гел килеп-китеп йөреп булмый дип, хатын токмач-ярмасын да, конфет-печенье да, казылык-сыр ише әйберләр дә алды. Ике букча шыплап тулды диярлек. Машинабызга алып чыгып төядек тә, өйгә кайтып киттек. Кайткач ризыкларыбызны бушатып бетергәндә, казылыкның юкка чыкканлыгы ачыкланды. "Шунда букчага салдым бит", – димен. Алган ризыкларны кабат тикшереп чыктык, юк кына бит казылык. Букчага үз кулларым белән салган идем бит югыйсә. Шулчак исемә теге ике әби төште. Әйтәм аны миңа бик серле карап-карап алдылар. Мин борылып хатыным кулыннан әйберләрне алган арада, тегеләр чәлгән бит бер таяк казылыкны. Ничек шикләнәсең инде шулардан – матур гына киенгәннәр, чәчләренә чал төшкән олы кешеләр бит. Шул әбиләр үткәндәге бер хатирәне яңарттылар. Ташкент шәһәрендә яшәгән чакта танышым Владимир сөйләгән иде ул вакыйганы. "1978 елда Мәскәүгә командировкага барырга туры килде. Мәскәүгә очканда хезмәттәшләремнең һәрберсе диярлек казылык алып кайтуымны үтенделәр. Мәскәүдә ике көндә үз эшләремне төгәлләп, бер сумкама 15 пар спорт костюмы (Владимир тренер булып эшли иде), икенчесенә 20 таяк сервилат казылыгы тутырдым да, Домодедово аэропортына киттем. Кирәкле вакыттан иртәрәк килгәнмен, шуңа букчаларым белән бер буш урынга барып утырдым. Халык аз, мин утырган утыргычта бер олы гына апа озын энәләр белән нәрсәдер бәйләп утыра. Бераз утыргач, бу апага сүз кушып, кая, кайчан очачагын белештем. Аның әле өч сәгатьтән артыграк утырасы барлыгы ачыкланды. Шуннан әлеге ападан букчаларыма күз-колак булуын үтенеп, 15-20 минут яквын-тирәлдә йөреп килергә булдым. Апа бер дә борчылмаска кушып, утырып калды. Шулай әле монысын, әле тегесен карап йөри торгач, ярты сәгатьләп вакыт үткән. Инде самолетка утыртыр вакыт та җитә дип, киттем теге апа янына. Килсәм, утыргыч буш. Эчем "жу" итеп китте. Анда карыйм, монда карыйм, юк теге апа! Каршы якта бер гаилә утыра иде мин киткәндә. Шулар янына бардым да, утыргычтагы апаны күрмәдегезне, дип сорадым. "Сез киткәч ул апа янына ике ир кеше килде дә, алар бергә такси ягына чыгып киттеләр", – диләр болар. Шунда гына үземнең төп башына утырганымны аңладым. Спорт костюмнары да ул хәтле кызганыч түгел, ә менә казылыкларым жәл иде. Шулай итеп, иптәшләрем янына буш кул белән кайтырга туры килде".
Зәбихулла САТТАРОВ, Волжск |
Иң күп укылган
|