поиск новостей
  • 29.03 "Төш". Тинчурин театры. 18:30
  • 29.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры. 18:30
  • 30.03 "Сүнгән йолдызлар". Тинчурин театры. 18:30
  • 30.03 "Нигез ташлары" Кариев театры. 18:00
  • 31.03 "Кияү урлау". Тинчурин театры. 18:30
  • 01.04 "Беренче мәхәббәт". Тинчурин театры. 17:00
  • 02.04 "Туй алдыннан". К.Тинчурин театры. 17:00
  • 04.04 "Хан кызы Турандык" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.04-05.03 "Шах...Мат!" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 06.04 "Мәхәббәт баскычы" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 07.04 "Аферист".К. Тинчурин театры. 18:30
  • 08.04 "Кияүләр". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 09.04 "Кияү урлау". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 12.04 "Ашина". К. Тинчурин театры. 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • Продаю УАЗ 3303 грузовой бортовой 1987 года.с ПТС. В Сабинском районе.Цена 160000 руб. Тел. 89196996256.
  • Актаныш.Прадаётся стиральная машшина Candy, в хорошим рабочем состоянии,в эксплуататции 4 года. Цена 20тыс.торг. званки 89274735613 или в личку.
  • Продается 1комнатная квартира в Вахитовском районе(напротив Чеховского рынка)26,6кв метров.89274198744
  • Ибраhимов проспектында,9 этажлы йорт,6нчы каттагы,1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ,телефон 89178733899.
  • Бер булмэле квартира яки гостинка сатучы юкмы тел 89196432874
  • “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйнең 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында. Шәһәр автобуслары йөри. 12000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
  • Хатын кыз киемнэре сатып алам. Эчке кием. 46-48 размер. Ватсапка язфгыз. 89375249498
  • Исәнмесез, Казанда снимать итү өчен общагадан бүлмә эзлим (только хозяиннан) 89274823084
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
Архив
 
27.04.2010 Җәмгыять

БОЛГАРДА “ИГЕНЧЕЛӘР АВЫЛЫ” ДА БУЛАЧАК

Болгарда ислам динен кабул итүне мәңгеләштерүче мәчет төзелергә мөмкин. Монда “Икмәк музее” ачылачак. Бу хакта Борынгы Болгар һәм Зөя кала-утравындагы кайбер корылмаларны төзекләндерү программасын тәкъдим итү киңәшмәсе вакытында әйттеләр.

Дөрес, игенчеләр авылын авыз тутырып “авыл” дип әйтергә дә ярамас. Рәсми исеме аның “Икмәк музее”. Шулай да монда икмәк үстерү өчен кечкенә генә басулар, тегермәннәр дә булачак.

 

Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сүзләренчә, бөртектән алып ипи пешеп чыкканга кадәр булган бөтен хезмәтне дә күрсәтергә уйлыйлар.

 

“Анда җил тегермәне булачак. Әмма җил буламы, булмыймы дигәндәй, ул электр белән эшләячәк. Шулай ук икмәк пешерә торган урын – бөтен кирәк-яраклары белән тегермәнче йорты да булачак.

 

Ындыр табагында ашлыкны киптерә, суга һәм саклый торган урыннар да карала. Хәтта кечкенә-кечкенә генә басуларда төрле бөртеклеләрнең ничек игелүен дә күрсәтәчәкбез.

 

Авылның яшәвен сиртмәле кое, күл һәм инештән башка күз алдына китереп булмый. Алары да булачак. Кечкенә Сабантуй мәйданчыгы шикелле итеп Җыен урыны да ясарга җыенабыз. Туристларга хезмәт күрсәтү өчен тотылачак атларга абзарлар да ясарбыз.

 

Килгән туристлар үз кулары белән нәрсә дә булса эшләп карасыннар өчен тимерчелек, чүлмәкчелек урыннары да булдырырга җыенабыз. Үзләре пешергән икмәкне үзләре авыз итеп карасын өчен икмәк пешерү урыны да, үзенең рестораны да булыр дип күз алдына китерәбез”, ди Әхмәтов.

 

Болгардагы тарихи һәйкәлләрдән әлеге “Икмәк музее”н әз генә читтәрәк урнаштырырга җыеналар. Билгеле булганча, тыюлыкның үзендә яңа әйбер кору тыела.

 

Елга вокзалы һәм шул ук вакытта музей да булачак бинаны да тарихи һәйкәлләрдән әз генә тәбәнәгрәк итәләр. Тарихи урыннарның ерактан ук күренеп торыруы зарур. Иделдә килгәннәр көймәдән төшүгә үк бинага үтеп тарих белән таныша-таныша эскалаторларда өскә күтәрелә алачак.

 

Президент Рөстәм Миңнеханов эскалатор шундый итеп эшләнергә тиеш, кешеләр күтәрелгәч тә тышка чыгарлык булсын, диде.

 

Елга вокзалы-музейның ике ягындагы ике төрбә Болгар дәүләтенең ике зур шәһәрен Биләр һәм Суварны тасвирлаячак.

 

Татарстан республикасының дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” вакыфының багучылар шурасы рәисе Миңтимер Шәймиев сүзләренчә, Болгарда Ислам динен кабул итүне белдереп торган тарихи урын булдыру кирәк.

 

“Тарих институтының тәкъдимен – Ислам кабул итүне ничектер мәңгеләштерәсе иде. Бу бит Русиянең төньяк өлешендә 922 елда Ислам кабул ителгән урын. Моңа карата бәхәсләр юк.

 

Сын куярга ярамый. Институтның үз тәкъдиме бар. Әлеге мәсьәләгә ничек каравы турында Пиотровский (Эрмитаж башлыгы – Н.А.) белән дә киңәштем. Ул гарәп дөньясы һәм мөселман тарихы буенча зур белгеч. “Анда мәчет салсагыз әйбәт булыр ”, ди”, диде Шәймиев.

 

Билгеле күпчелек туристлар Болгарга киләчәктә машина белән һәм автобуста киләчәк. Шуңа күрә “Чатырлар шәһәрчеге” корылачак. 9 гектар биләгән бу урынга 1100 машина куеп булачак. Берьюлы 15 мең 600 кешене кабул итәргә мөмкинлек бирә.

 

Җитәкчелек башта яшәеш челтәре өчен кирәк булган эшләрне башкарырга кирәк, ди. Бу беренче чиратта электр белән тәэмин итү, юлларны рәтләү, су китерү һәм ташландык суны түгү өчен җайланмалар кору. Аннан соң елга вокзалы-музейны төзү эшенә керешәчәкләр.

 

Миңтимер Шәймиев сүзләренчә, Болгар медицинасын торгызырга да вакыт җиткән. Абугалисинаның 20 трактаты эченнән берсен Болгар табибы язган икән. Шәймиев Иранда булган вакытта Милли китапханәләреннән шушы трактатның күчермәсен алып кайткан. Һәм аны Петербурда тәрҗемә иткәннәр.

 

“Менә шушы бер әйбер генә дә безнең нинди бөек дәүләтебез һәм ата-бабаларыбыз булуы турында сөйли”, ди Миңтимер Шәймиев.

 

Фотода: Елга вокзалы һәм шул ук вакытта музей булачак бина.


Наил АЛАН
Азатлык
№ | 26.04.2010
Азатлык печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar