поиск новостей
  • 02.04 "Туй алдыннан". К.Тинчурин театры. 17:00
  • 04.04 "Хан кызы Турандык" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.04-05.03 "Шах...Мат!" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 06.04 "Мәхәббәт баскычы" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 07.04 "Аферист".К. Тинчурин театры. 18:30
  • 08.04 "Кияүләр". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 09.04 "Кияү урлау". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 12.04 "Ашина". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 13.04 "Яратам!Бетте-китте". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 14.04 "Яратам! Бетте- Китте!". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 15.04 "Эх, алмагачлары!". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 16.04 "Назлы кияү". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 18.04 "Чулпан". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 19.04 "Хыялый". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 20.04 "Төш". К. Тинчурин театры. 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 02 Апрель
  • Эльвира Хамматова - җырчы
  • Ренат Акчурин - кардиохирург
  • Наил Фәйзетдинов - журналист
  • Ләис Зөлкарнәй - шагыйрь
  • Абдулла Адыгамов - дин әһеле
  • Азат Ахунов - галим, журналист
  • Рафаэль Сафиуллин (1958-1999) - көрәшче
  • Мебель (угловой шкаф) жыючы кирэк. Казан. тел: 9172956589
  • Сату да семена козлятника. Бэясе 90сум кг торг. Питрэч районы Юнусова авылы. Алфинур 89093080463
  • Зил 130 самосвал дизель документлары бар 200 мен сум . Чупрэле рны т89093113641. Ватсап ка языгыз .
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • Продаю УАЗ 3303 грузовой бортовой 1987 года.с ПТС. В Сабинском районе.Цена 160000 руб. Тел. 89196996256.
  • Актаныш.Прадаётся стиральная машшина Candy, в хорошим рабочем состоянии,в эксплуататции 4 года. Цена 20тыс.торг. званки 89274735613 или в личку.
  • Продается 1комнатная квартира в Вахитовском районе(напротив Чеховского рынка)26,6кв метров.89274198744
  • Ибраhимов проспектында,9 этажлы йорт,6нчы каттагы,1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ,телефон 89178733899.
  • Бер булмэле квартира яки гостинка сатучы юкмы тел 89196432874
  • “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйнең 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында. Шәһәр автобуслары йөри. 12000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
Архив
 
29.03.2019 Әдәбият

Андый шагыйрьләр йөз елга бер генә туа

22 мартта Камышлы районының Әнвәр Давыдов исемендәге Мәдәният йортында шагыйрьнең 100 еллыгына багышланган зур чара узды. Ул көнне Мәдәният йорты гөрләп торды. Фойеда кунаклар өчен корылган түгәрәк өстәлләрдә Камышлының күпереп пешкән бавырсаклары һәм ачы коймаклары белән чәй тәкъдим итүче хуҗаларның йөзләреннән кунакчыллык бөркеп торды, Камышлы музееннан алып киленгән борынгы палас һәм Гамилә Вәлитованың чигешләре, Әнвәр Давыдовның китаплары күргәзмәсе, бөтен җирдән дә яңгыраган милли көй, татар сөйләме чарага килүчеләрне ерак илленче елларга алып китте сыман.

Менә кунаклар арасында шәһәрчә киенгән олырак яшьтәге ханым һәм яшьрәк ике ир белән бер мөлаем кыз күренделәр. Залдагылар алар янынарак елышты. Бу Әнвәр Давыдовның кызы Алсу Абдульянова һәм оныклары Айдар, Илдар һәм Диана шагыйрьнең булачак музеена аның ак күлмәген бүләк итәләр икән. Бүләкне Үзәк китапханә мөдире Римма Галимуллина рәхмәт әйтеп кабул итте. Алсу ханым «Бердәмлек» газетасы хәбәрчесенең берничә соравына да җавап бирде.
 
- Алсу ханым, сез үзегез һәм балаларыгыз мәдәният-сәнгать өлкәсендә эшлисездер инде?
 
- Бер Диана гына Казан университетының журналистика факультетын тәмамлап, сигез ел буе ТНВ каналында яңалыклар, “Хәерле иртә”, төнге музыка тапшыруларын алып барды. Хәзер ул яшьләр театры оештырып җибәрде һәм үзен бик бәхетле хис итә. Ә мин инде күптән пенсиядә, аңа кадәр гомерем буе авиация өлкәсендә эшләдем. Биредәге ике улым, әтиләренең профессиясенә тугры калып, медицина өлкәсендә зур уңышларга ирешеп киләләр, ә бу чарага килә алмаган Тимурыбыз - компьютерчы.
 
- Белгәнемчә, Сез катнаш гаиләдә үстегез бит?
 
- Әйе, әнием Нина Прокофьевнаны әти сугышта очраткан. Әни Камышлыга кайткач, татарчага өйрәнеп, гомере буе әти белән татарча сөйләште. Ә без менә, шәһәр балалары буларак, үз телебезне яхшы белмибез. Әтиебез озаграк яшәгән булса, бәлки, башкачарак булыр иде. Кызганычка, йөрәк өянәгеннән 49 яшендә үлеп китте ул.
 
...Аның каравы, шагыйрьнең бер гасырлык юбилее уңаеннан балалары, оныклары һәм туганнан туганы Альберт Нарбеков «Авылны сагынганда» дип исемләнгән яңа шигырьләр җыентыгын бастырып чыгарганнар. Биредә Әнвәр Давыдов турында истәлекләр, авторның татар һәм рус теленә тәрҗемә ителгән шигырьләре урнаштырылган. Алсу ханым аларның берничәсен җирле китапханәгә, администрациягә, Әнвәр Давыдовны белгән кешеләргә һәм безгә, “Бердәмлек” редакциясенә, бүләк итте.
 
Шигъри-музыкаль кичә Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты әгъзасы, шагыйрь Булат Ибраһимовларның сә-ламләве белән башланып китте. Очрашуга язучы, драматург, шагыйрь Галимҗан Гыйльметдинов та килгән иде. Ул Әнвәр Давыдовның «Мин диңгезче түгел...» шигыреннән бер өзек китерде:
 
- Ә сез, бәлки, hәр
 
кич-иртән
 
Үткәрерсез
 
Мине искә алып,
 
Мине сагынып...
 
Ә мин — хәйләкәр —
 
Бер дә кайтмам инде...
 
Чөнки шундук
 
Мине искә алудан
 
Туктар идегез, кайтсам
 
мин әгәр...
 
Әлбәттә, шагыйрь шаярта. Бүген аның рухы Камышлыда, шушы залда, авылдашлары белән бергә шатлана...
 
Бүген мин, Татарстан язучылар берлеге идарәсе әгъзасы буларак, 350 язучының сәламнәрен сезгә җиткерәм. Камышлы ул ниндидер сихри зона, ниндидер әдәби утраучык. Бу җирлектән Зыя Ярмәки, Халикъ Садри, Әнвәр Давыдов, Рөстәм Мингалим кебек бөек шагыйрьләр һәм язучылар чыккан. Һәм бу әйбәт традиция дәвам итсен өчен, мин үзем эшли торган Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан китапларны шушы район китапханәләренә китерү җаен табарга тырышырмын, - дип ышандырды.
 
 
Үткән гасырның 60нчы елларында Камышлының “Югары уңыш өчен” газетасында өч ел эшләп Казанга киткән һәм, гомере буе татар матбугатына тугры булып, уңышлар казанган Минвагыйз Зәйнетдиновның чыгышы халыкка бигрәк тә ошады. Чөнки монда аның яшьлек елларын белүче кешеләр дә яши бит әле. Әнвәр Давыдовны күргән чакларын искә алганнан соң, ул хатирәләренә бирелде:
 
- Иң матур елларым шушында узды. Киләсе елда Камышлы театры да үзенең йөз еллыгын бәйрәм итә бит. Мин шул театрның режиссеры да, артисты да булган идем, Гамир Насрыйның “Яшел эшләпә” спектаклендә уйнаган идем, - дип, киләсе елга да кайтырга вәгъдә итте.
 
Шагыйрьне иң яхшы белүче кем, дип сорасалар, Камышлыда яшәүче һәр кеше - Фәрит Зәйнуллин, дип җавап бирер иде. Ул, Давыдовларның күршесе буларак, шагыйрьнең үзен дә каршылап һәм озатып торган, аңа ияреп кайткан Мәхмүт Хөсәен, Хәсән Сарьян кебек бөек әдипләребез белән дә дуслык йөрткән, барысын да кунак иткән, Кәҗә тавына алып менеп, Камышлының бөтен матурлыгын күрсәткән... Әле дә Давыдовның гаиләсе турыга Фәрит ага өенә кайтып төшә, ә хатыны Талия апа аларны иң тәмле ризыклары белән сыйлап, иң йомшак түшәкләренә яткыра.
 
Фәрит әфәнде Әнвәр Давыдовның кияве Васил Али улы Абдульяновның Камышлыга газ кертү өчен, яшерен рәвештә, торбалар алып кайтып биргәне турында да сөйләде. “Васил, кияү кеше генә булса да, Камышлыны барысыннан да ныграк яратты. Урыны оҗмахта булсын инде, ике еллар чамасы элек вафат булды, мәрхүм. Бик юксынам мин ул изге кешене”, - дип бик җылы сүзләр әйтте.
 
Алып баручылар Светлана Хәлимова һәм Гөлчәчәк Гатауллина шагыйрьнең катлаулы тормышы, сугыш еллары, иҗат күтәрелеше чорлары турында сөйләделәр. Камышлы мәктәбендә Әнвәр Давыдовның юбилеена багышлап уздырылган шигырь бәйгесендә җиңүче булып танылган Ильяс Шәйдуллин, Гүзәл Гаффарова, Дамир Мингазов, Лиана Ямалетдиновалар Әнвәр Давыдовның шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Иске Ярмәк авылының “Ак каен” ансамбле җырчысы Оркыя Галимуллинаның, гармунчылар Әсгать Сәгыйров һәм Динар Гариповларның, Камышлы гармунчысы Марат Шәйхетдиновның, җырчылары Наил һәм Розалия Хәкимовларның чыгышлары һәркемнең күңеленә хуш килде. Камышлы районы администрациясенең Мәдәният бүлеге җитәкчесе Резеда Төхбәт-шинаның оештыру сәләтенә дә зур бәя бирелде.
 
Әнвәр Давыдовның иҗатын яратып, үз итеп килгән тамашачы аның кебек бөек халык шагыйренең йөз елга бер генә тууын тагын бер кат исбатлады.
 
 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 29.03.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar