поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.03.2019 Ана теле

Ана теле: Сингармония кануны нигә бозыла? (ДӘВАМЫ)

Сингармония канунын фәнни нигездә куллану өчен мөмкинлекләребез җитәрлек булса да бозу очраклары да аз түгел, дидек. Мисалларны дәвам иттерик.

Үзен халык алдында сөйләргә хокуклы дип санаган матбугат, радио, телевидение хезмәткәрләре, артистлар,  җитәкче, укытучы, сәясәтчеләр, зыялылар татарга гайре табигый әйтелешле сәлам, дәгъва, әгъза, канәгат дип сөйләүне бернинди гаепкә санамый, киресенчә, “әдәбилек”, “культуралылык” дип исәпли.   Бездә-кый, -хый, -дый дип калын әйтелешле кушымчалар, гарәп әлифбасына буйсынып, традицион рәвештә -ки, -хи, -ди дип тамгалана (тарихи, икътисади, Исхаки һ.б.). Андыйларны әйткәндә “колак торырга”, язылганча түгел, ә законга буйсындырып, калын әйтелергә тиеш – татарның әйтү әгъзәләре шуңа көйләнгән. Юк шул! Әнә Яуширмә (дөресе: Йәүширмә) мәктәбенең татар теле укытучысы, үзе үк Гаяз Исхакый музее директоры язылганча Исхаки дип азапланды. “Иҗтимагый (дөресе: иҗтыймагый) дип күнегә алганбыз ич, ә нигә“икътыйсадый”га күнегә алмыйбыз?! “Ватаным Татарстан” “вазифа”дан ”вазыйфа”га күчте бит. Рәхмәт!
   
Аралашуда мондый аңлашылмаучылык, каршылык булмасын өчен бер генә шартны үтәү зарур:   ничек әйтелә шулай язарга! Бу хакыйкатьне ата-баба бик яхшы белгән, аны сакларга, үтәргә тырышкан. Борынгы телебездә төп канун язуда да үтәлгән булган– рун язуы аны саклаган. Мең ел буе кулланган гарәп язуында да, берникадәр сынау үткән латин язуында да телнең ул сыйфаты шактый тулы сакланган. Бүген исә без телебезнең канун сыйфатында беркетелгән хәсиятен өлешчә генә  саклый алабыз – шөкер,
 табигать биргән тел тоемлау сәләтебез бар. Акрын – әкрен; әтнә – атна; бармак – бәрмәк; бормак – бөрмәк – бирмәк; борча – бөрчә... мәгънә төсмерләрен аерабыз бит.
 
Тумыштан бирелгән тел тоемлау сәләтең сөйләмеңне  аһәңле итә:  Зөһрә Сәхәбиева җырлый: Әкрен искән җәйге җилләрдә; Әче җилләр, давылларга ничек шулай бирешмәгән; Рафаэл Ильясов җырлый: Син генә миңәерак; Төркия җырчысы сабыйны сәби дип җырлады; Бу мисалларның калын башкарылуын да ишеткәлибез. Чит телдә җырлыйлар диярсең.  Чишмә чылтыравы дип калын әйтелгәндә  чишмә сүзенең аһәңле, көйле, моңлы әйтелеше бозыла.Бу очракта челтерәүгә ни җитә! 
   
Аваз ярашуы  иҗектән үк тоемлана: Васыйл – Вәсилә; Вахыйт – Вәхит;  Татарның үз сүзләрен әйтүдә төртелү-кыенлык юк диярлек (әни, бәбәй, тәбәнәк, түбәнчелек: бабай, зарар,  каршылык), “төер” – алынма берәмлекләрдә. Шагыйрь тәбиѓәт, диде. Айрат Арслан аның шигырьләрен укыганда табигать диде. Радио дикторы, әнә, мәдәниятне дигәннән соң ук әдәбиятатныдиде.
   
Дәүләттә закон үтәлмәсә, ул җинаять дип атала, аның өчен җәза бирелә. Ә тел законына бу нигә кагылмый? Дәүләткә, җәмгыятькә матди зыяны булмагангамы? Ә әхлакый зарары күпме! Уйлый калсаң, матди зыяны да аз түгел. Кириллица белән яза башлагач (1939 ел) татар матбугаты, нәшриятләре, идарә аппараты, алфавитта і, ѓ (къ, гъ) хәрефләре булмау сәбәпле,  барлык төр язуда    к, г хәрефләренә  калын сузыклар яисә калынлык билгесе (ъ) өстәп, шуннан соң алар калын әйтелмәсен дип шунда ук нечкәлек билгесе (ь) өстәп (әгъза, тәгълимәт, мәгълүмат, Әкълимә, Тәгъзимә,  тәкъдим; табигать, җәмәгать, сәгать, канәгать, Тәлгать, фәкать һ.б.) күпме өстәмә чыгымга дучар ителде. Бер газетны яисә бер китапны алып, артык хәрефләргә күпме  чыгым китүен санап чыгару кыен түгел. Миллиардлар җыелыр.  Моңа юл куймаска тырышып караулар да булмады түгел. Латыйн язуын кайтару, кириллицаны үзгәртү омтылышлары булды. Соңгы чиктә “Сибгат” дип язуга күчелде. Урынсыз нечкәлек билгесеннән “котылдык” та ди. Тик бала бит аны барыбер гат дип укый. Гатада шулай языла бит, аны ничек укырга?
   
Шулай язарга-укырга дигән кагыйдә генә кирәк югыйсә! Менә-менә...  бөтен бәлә дә шунда инде: юк әлегә бездә андый ышанычлы, іәмил іәѓидә! 
   
Сизәмсез: бу үзенә аерым  җитди сөйләшү темасы. Дөресен әйткәндә, без сингармонизм кануны, аны сөйләмдә үтәү мәсьәләсен кузгатканнан бирле аның сәбәпләрен ачыклаганда әйтү белән язу аермасына төртелә килдек. Моны махсус ачыклау ихтыяҗы төенләнеп җитте шикелле. Сүз татар әйтүен шул мәгънәсендә, аһәңендә бирә ала торган, татарча кабул ителә торган язу (алфавит, орфография, орфоэпия кагыйдәләре) турында бара. Сингармонизм канунын үтәү тулысы белән шушы тезиска бәйле. Безгә әйтелгәнчә укыла торган язу кирәк.
   
Әйткәнебезчә, борынгы телебездә төп канун  язуда да үтәлгән булган.  Рун язуы аны саклаган. Әйтик, бүгенге язмабызда “ы”, “ый”, “и” рәвешендә белдерелә торган авазларның үз хәрефләре булган, чөнки алар үзләренә хас мәгънә төсмерләренә ия. Бүген дә булсын иде  шундый тамгалар. Мондый әлифбага омтылыш ясалмаган түгел – милләтебез тел кануннарына ярашлы булсын өчен гасырлар буена хезмәт иткән гарәп графикасын үзенә яраклаштырган, берникадәр гамәлдә булып алган латин язуын  да хезмәт иттергән, кириллица шрифтында дателебезнең асыл сыйфатларын саклау кыйбласында кайбер гамәлләр үтәлгән. Омтылышны дәвам иттерергә генә кирәк.
   
Монда бер нинди хәлитәлмәслек мәсьәлә юк.   Шәхсән үземә килгәндә, уйлау хәләтендә мин телгә караган
 бернинди каршылык, кыенлык тоймыйм –  ничек уйласам шулай сөйлим, үз дәфтәремә, компьютерыма шулай яза алам. Чынлап торып иҗатка керешкәндә Башкортстанда татарча “Кызыл таң” газетында эшли  идем, үтемле, халыкчан итеп язар  өчен  тел законнарын бозмаска, әйтелгәнчә язарга! дигән кагыйдә-максат куеп, моның чараларын күрергә тырыштым:  татар җурналистлары арасында беренче булып язу машинкамны, Башкортстанда кулланыла торган шрифтка көйләттем, Татарстанга кайткач та ярап куйды (машинкам исән-сау, музейга тапшыра алам), хәзер инде менә егерме еллап шул системага көйләнгән ноутбукта эшлим – ничек әйтәм шулай язам. Рәхмәт милләтпәрвәр программистыбыз, компьютер белгече, тарихчы галим Раил Имамовка. Күпләр аның булышлыгында саф татарча алфавит белән эш итә. Шундый мөмкинлек була торып та күпме интернетчыбыз бозык “телдә” азаплана, күпме телеканалларыбыз, рекламнарын тәүлек буе хата белән әйләндереп (Сәлим урынына  – Салыйм, бүген урынына – бугын, Мөхәммәт урнына – Мухамат һ.б. ), балаларның башын катыра... Миннән андый “бозык” язулы текст китми бит... нигә башкалар юл куя?   
   
Чү, кызма! Кайбер китапларым,– акыллы мөхәррирләр кулыннан үткәннәре,– бу кәсәфәттән өлешчә генә булса да котылгалый бит. Мәсәлән, “Ярдәмең берлән синең...” китабымда (Казан: Мәгариф, 2008) нәшрият редакторының  “вазыйфа” дигән сүзгә бирелгән  искәрмәсенә укучым игътибар итми калмагандыр (“Хезмәтнең үзенчәлеген истә тотып, китаптагы күп сүзләрне авторның үз язылышында калдырдык”). Хөрмәтле мөхәрриребез Ләйсән Хафизовага тагын бер тапкыр мең рәхмәт! Барыбыз да шулай тырышса иде...
   
Мәгълүм ки,  кайбер канунның үтәлү-үтәлмәве аерым шәхесләргә генә кагылмыйча, бөтен җәмгыять “мәсьәләсе” булып кала.  Сингармонизм законын тиешенчә үзләштермәү, аны кулланудагы кыенлыкларны мәктәптә дә, мәгариф, матбугат җитәкчелегендә, хәтта фәндә дә, гадәттә, ике төп сәбәп белән аңлаталар. Беренчесе: татар телендә гарәптән, фарсыдан, урыстан, Аурупа телләреннән  кергән алынмаларның күплеге; Бу телләрдә сингармонизм законының булмавы, шуңа күрә татар телендә аларны әлеге  канунга буйсындыру шактый кыен булуы. Мәсьәләнең куелышы, әлбәттә, урынлы. Инде китерелгән мисаллар ук алынмаларны законга яраклаштыруның гадый гына хәл ителмәвен күрсәтә. Тик бу фактор бернинди чигенүгә, искәрмә, чыгармаларга нигез була алмый – канун үтәлешенә бернинди  киртә булмаска тиеш! Бүген безнең аңыбызда, зиһенебездә, гамәлебездә  бер генә фикер-хакыйкать береккән булырга тиеш: һәр алынма, – бернинди искәрмә, ташламасыз,– татарның сингармонизм законына буйсындырыла!  Моның үтәлерлек, реаль таләп икәнлеге фәндә җитәрлек исбатланган. “...Бездә рус телендәге кебек ике уртада әйтелгән І, Ѓ авазлары юк. Руслардан кергән сүзләрдә без бу авазларны калын иҗектә і, ѓ белән, нечкә иҗектәгеләрен к, г авазы белән әйтәбез. Әлифбабызда І, ѓ хәрефләре ташланмаса, әлбәттә, чит сүзләрдә дә аларны йөртү тиешле (Г.Алпаров. Күрсәтелгән хезмәт, 87 б.);
   
Тик галимнең чын мәгънәсендә фәнни нигезле  нәтиҗәсенә бу җыентыкның редколлегиясе битасты искәрмәсе бирә: “Хәзерге әдәби сөйләшебез Алпаров өйрәткән юл белән бармый. Колхоз, доктор, банк, газ, агроном, лозунг кебек сүзләрдәге к, г авазларын хәзерге әдәби сөйләшебездә татарча карга, козгын сүзләрендәгечә артык калын итеп, тел артыннан түгел, бәлки рус әдәби әйтелешендәгечә, йомшаграк итеп, чыгарырга тырышабыз, һәм мәктәп тә шулай өйрәтергә тиеш...” Бернинди фәнни анализсыз, төпле дәлилсез, чеп-чи  субъектив фикергә генә таянылган искәрмә. Хәзерге әдәби сөйләшебез Г.Алпаров өйрәткән, фәнни нигезле юл белән генә бара ала.
   
Сиземлисездер, әйтү белән язу аермасының  сөйләмебезгә тискәре тәэсир итүенә борчылу язмаларыбызда даими искә алына.  Интернетчыларыбызның да борчулы фикерләре бер генә әйтелмәде инде.  Күрдек ки: телебезнең күпчелек кануннарының, беренче нәүбәттә сингармонизм канунының үтәлү-үтәлмәве турыдан-туры әлифбабызга,  орфография һәм орфоэпия кагыйдәләренә кайтып кала. Мәгълүм ки,
гомумән дә алфавиттан, орфография кагыйдәләреннән канәгатьсезлек халкыбызның гасырларга сузылган сызлавыгына әверелде инде. Бу хакта хәтта томнар хасыйл иткән фәнни хезмәтләр бар (Г.Алпаров, Х.Курбатов, Ф.Хатипов, В.Хаков, Х.Сәлимов, Р.Абдуллина, И.Низамов һ.б.). Соңгы йөз елда мәсьәлә кискенләнә генә барды, үзгәреш дәверенә кергәч тә аның хәл ителгәне юк. Безнең генә дә бу хакта вакытлы матбугатта, фәнни хезмәтләрдә дистәләп язма дөньяга мәгълүм ителде. Татарстан мәгариф һәм фән министрына язган ачык хатыбыз гына да “Ватаным Татарстан” кебек җитди басмаларда берничә тапкыр басылды. Аннан башка да җитди фәнни басмаларда, күренекле фән әһелләребезнең дәлилле фикерләре аз бәян ителмәде. Архивымда сакланган  берничә дәлилне генә хәтердә яңартам. “Сер түгел, үз телебездә әле дә күп сүзләрне дөрес яза белмибез. Шушы халәттә телне ничек итеп, нинди рәвештә фәнни нигезләү, югары уку йортларында да телне куллануның дәрәҗәсен күтәреп була икән? Иң әүвәл галимнәр язма телебезне, орфографияне дөресләсеннәр иде. Без кайчан сүзләрне дөрес яза башларбыз. Бу җәһәттән берничә мисал китерәм. Диккать, мәгълүмат, гадәт, сәнгать, игътибар, мөстәкыйль, мөрәҗәгать, канәгать, икътисад, фәкать, фәкыйрь, хакыйкать, вазифа, кагыйдә, Нәфыйк, югыйсә, тәкъдим һәм башка бик күп сүзләр... Галимнәребез бүгенге татар телебездә язуны дөресләү, төзәтү өстендә эшләсеннәр иде. Зыятдин Вәлиәхмәтов. (В.Т., 2010, 28 апр.). Уйланыр өчен газетның үтенече буенча Татарстан Фәннәр академиясенең Баш гыйльми сәркатибе филология фәннәре докторы Д.Заһидуллинаның җавабының азагын китерәбез: “Сезнең бу мәсьәләне күтәрүегез урынлы. Без моңа мисалларны башка милләтләр мәдәниятендә дә күрәбез. Ләкин үзгәртү-төзәтүләр телне бозу хисабына булырга тиеш түгел”.
   
Бүген дә бу кискен пробламаның чишелеш юлы менә шушы җавап кебек томанлы, буталчык, аңлашылмаган килеш кала бирә. Менә тагын бер “чаң”: А.Шәймәрданов. Тагын орфографиябез турында. (В.Хаков укулары – 2010. Казан: Ихлас, 2010. 89–92 б.). Бу язмада татар әйтелеше таләп итеп тә бүгенге орфография кагыйдәләре хәл иттермәгән мисаллар: Әпсәләмев, әдәбияте (-нең, -нә,  -нән, -не, -тә); тәүрәт, Илидә, Бакый, Бәкер (Бакир), Бәкерев (Бакиров), Бәширев (үә), сәләм, сәләмәт, сәләмәтлек, Илсүрә, латыйн, сүрәт, мәдәнияте (-нең, -нә,-нән, -не, -тә); мөхит, мөхтәрият, Рәмил, Рәмилә, рухый, повесте (-нең, -нә, -нән,  -не, -тә); хәләт, хәлбүки, Урманчы, шәрек (ъ); шәрәб (п); ишәрә, вәзгыят, Тәлгат, Сәфәрев, хәтирә (92 б.);  
   
Интернетта бу язмаларыбыз бәян ителгән чорда гына да укучыларыбыздан килгән кайбер фикерләр: Полевая дигән интернетчыбыз: “кайчан тел галимнәре татар орфографиясе кагыйдәләрен бердәм булып утырып эшләрләр икән?  ”Яшь язучы Алмаз Мансуров: “Дөрес язам мин аларны, тик язганны хаталы укыйлар”.  
   
Орфоэпия нормасы бозылган дигәндә, ић башта, аерым торган яисә сњз эчендәге авазларны әйткәндә тынныћ яки басымныћ табигый булмавын, сингармонизм законыныћ сакланмавын књздә тоталар. Шулар аркасында берәмлекнећ әйтелеше гомум кулланылышындагыдан аерылып, аның мәгънә күләме үзгәрә, йә аңа ниндидер бүтән ят үзгәрешләр керә. Орфография һәм орфоэпия кагыйдәләрен камилләү гамәле нидән гыйбарәт булырга тиеш? Нәрсәне үзгәртергә кирәк? 1) Язу белән әйтү арасындагы аерманы тоемларга өйрәтү, хатага тискәре караш тәрбияләү.  Бу  эш   мәктәптә максатчан, методик тәртиптә  башкарылырга тиеш. Татар мәктәбендә үзгә програм белән. Чөнки  бер тљрле язылып та, әйтелүе бүтәнчә булган инглиз, урыс телләрендә мондый  чаралар каралмаган; вода дип языла, вада дип әйтелә, язуда праздник, әйтүдә празник. Ә без бидон дип язабыз да, телне сындыра-бљгә шулай ук дип әйтергә дә азапланабыз. Мондый хәл гадәттә алынмаларда очрый. Омск (Омский урынына), аршин (аршын), мәсәлә(мәсьәлә), тәминат (тәьминәт), низаг (ныйзак), җөрәтяисә җөреәт (җөрьәт). Алынмаларның сингармонизм законына буйсынуын әйтүдә генә түгел, язуда да законлаштыру зарурлыгы. а) Гарәп-фарсы алынмалары мәсьәләсе: Сәлам – сәләм, әгъза – әгъза, хәтта – хәттә, хәбәрдар – хәбәрдәр џ.б.; ә) Бүтән телләрдән кергән берәмлекләрнең әйтелеше дә, язылышы да туган тел законнарына көйләнергә тиеш. (коттедж (каттеж),Вашингтон (Вашинектон); б) І, Fга ияреп килгән сузыкларның дөрес әйтелүен һәм язылуын тәэмин итәргә:сәнгать (сәнѓәт урынына), катгый (кәтѓи) һ.б. Fәт иҗеген урыска тартым итеп гать дип әйтү очрый (мәнфәгать).
 
Шулай да, әйтү барышында очрый торган үзгәрешләрне норма бозу дип кенә бәяләү һәр урында дөрес тә түгелдер. Аваз үзгәртү белән сүз ясау да элек-электән килгән процесс. “Икенче телләрдән алынган сүзләр алучы телнең сүзлек составында үзләренең элгәреге күренешләрен еш кына төгәленчә саклап тора алмыйлар. Алучы тел, гадәттә аларны үз законнарына җайлап үзләштерә: алынмалар күбесенчә фонетик һәм морфологик үзгәрешләргә дучар булалар. Ишетү юлы белән генә кереп үзләшкән сүзләр аеруча зур үзгәрешләргә очраучан булалар. Гарәп телендәге шәмгъсүзе татар телендә шәм булып, тагам сүзе тәм булып,мәзах сүзе мәзәк булып, салахият сүзе сәләт булып үзләшкән”, ди Ш.Рамазанов (Татар теле буенча очерклар. Казан, 1954, 107 бит). Алынма берәмлекләрдә а авазының төшеп калуын да уңай күренеш дип санарга кирәк. Рам, кукуруз, фанер рәвешендә гарнитур, арматур, газет, реклам, фабрик, програм, телеграм дип дәвам иттерергә кирәк; Алынмаларның икеле-микеле йөрүен дә туктатырга кирәк. Татар теленең соңгы орфография сүзлегендә (Татарстан китап нәшрияты, 1983, 221 бит), мәсәлән, фидәкарь дип тә, фидәкярь дип тә бирелгән.Инкарь, сәнгатькарь сүзләрендә дә төрлелек.
   
Төрлечә әйтелү алынма берәмлекләр кушымчаларында гадәттәгедән ешрак күренә: частьлар – частьләр, пристаньнар – пристаньнәр, комиссиягә – комиссияга, специальләшү – специальлашу һ.б. Районда җирләрнең 69 проценты яки 66373 гектары югары әчелектә, аларизвестьлауны таләп итәләр. (Тагын берничә юлдан соң). Биш еллык циклга күчү өчен безгә ел саен 13500 гектар җирне известьләргә кирәк. Ә ул бездә әле елга уртача 10000 гектар тирәсендә генә известьләнә (Октябрь юлы, 1988, 19 апр.).
 
Язу кагыйдәсен тәгаенләгәндә һәр авазның әйтелешен фәнни нигездә ачыклап бетерергә кирәк. Мондый анализны Г.Алпаров башлап җибәргән, утызынчы елларда махсус оештырылган лаборатория шактый тәҗрибә туплаган. “Сүз башындагы й авазы җ һәм й авазларының уртасындарак әйтелгән бер аваз булып чыга. Юк сүзе җук, юк булып ишетелергә мөмкин. Җөмлә эчендә й белән башланган  сүзләр янәшә килгәндә, без аларның берсен җ, берсен й  авазына алмаштырыбрак әйтәбез: җир йиләге, йир җиләге; җакын йиргә, якын җиргә, җангыр ява, яңгыр җава ... кебек”. (Г.Алпаров. Күрс.хезмәт. 81 б.);  Бу тезиска да җыентыкның редколлегиясе бернинди фәнни дәлилсез  искәрмәсен бирә: “Хәзерге орфографиядә болар җир җиләге, якын җиргә, яңгыр ява рәвешендә биреләләр һәм язылганча ук әйтелүләре дә орфоэпик норма итеп санала”.
   Бернинди фәнни дәлилсез, сыналмаган, вульгар күрсәтмә генә бит! Орфография кагыйдәләрен камилләү барышында мондый субьектив “фикерләрне” якын да җибәрмәскә!
“1929–1932 елларда татар әдәби теле орфографиясендә ындыр, энҗе... кебек сүзләрнең ндыр, нҗе... булып язылып йөрүләре...күпме зыян китерде.  Нәкъ шул ук законсызлыкны татар әдәби теле орфографиясе “і”, “ѓ” хәрефләрен төшереп калдыру аркасында хәзер дә кичерә әле (Лотфи Яфаров. КДУның өлкән укытучысы. “Татар теленең эчке үсеш законнарына карата”. “Совет әдәбияты”, 1954, №4, 88–94 бит). 
   
Мәсьәлә, инде әйткәнебезчә, ике йөз ел буена , язмыш кушуы буенча шулкадәр тәфсилле, колачлы һәм тирәнтен өйрәнелгән ки, монда бүген бернинди аңлашылмаган “төер” калмаган дияргә була, һич бәхәсләшеп, экспериментлар үткәреп торасы юк, тот та фәрман гына чыгар. Ул фәрманнарның берничә  проектлары хөкүмәтнең өстәл тартмаларында әлләкайчаннан ята. 1940, 1958 елгылары. Латин графикасына кайтырга  дип әзерләнгән (2000 ел) проект, ул гамәлгә ашмагач, хәрәкәттәге кирил алфавитына тәкъдим ителгән үзгәреш проекты. Барысы да кәгазьдә килеш тузан җыеп ята бирә.
   
Филология фәннәре докторы, орфоэпия белгече, татар алфавитының латинга күчү проектын әзерләүдә катнашкан
олуг галимебез Х.Х.Сәлимевнең менә бу гыйбарә-тезисын тайпылышсыз әсәси нигез итеп таянырга ярый дип саныйм:  “Орфография фонетик (әйтелгәнчә язу)  принципка никадәр күбрәк нигезләнсә, ул шулкадәр әйбәтрәк, ягъни уңайлырак була... яңа язуыбызның халыкка уку-язу өчен уңайлырак, җайлырак булуын телибез икән; укучы балаларыбызның язма эшләрендә бер сүздә өчәр хата җибәрүләреннән котылырга, хәтта радио-телевидение дикторларыбызның да , сүзләрне язылганча укып, җөмлә саен орфоэпик хата ясауларын ишетмәскә телибез икән; һәм, ниһаять, татар телен өйрәнеп йөрүче башка милләт кешеләреннән “Что за письмо у вас, пишется одна буква, произносится совсем другой звук” дигән канәгатьсез репликалар ишетергә теләмибез икән, яңа орфографиябезне мөмкин кадәр фонетик принципка нигезләргә, ягъни ишетелгәнчә язарга тырышырга кирәк”. (“Татар әдәби теленең орфография кагыйдәләре (проект). Казан, Татарстан Фәннәр академиясе, 2000).
     
Түгәрәкләп әйткәндә,  биредә бәян ителгәннәр бүгенге орфография һәм орфоэпия кагыйдәләрен яңарту ихтыяҗы өлгергән дигән нәтиҗә ясарга җитәрлек дип саныйбыз. Бу мәсьәлә белән элек-электән республика хөкүмәтенең Мәгариф министрлыгы шөгыльләнгәнгә, бу юлы да шуңарга мөрәҗәгать итәргә кирәк дигән фикергә килеп, ачык хат әзерләргә карар иттек. Ниятебезне интернетчыларыбыз да хуплар, хатка өстәр өчен фикер, теләк, тәкъдимнәрен безгә җиткерә торырлар дип өметләнәбез.
                                                      Илдар Низамов,
                                  филология фәннәре докторы.
 

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 28.03.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»