поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.03.2019 Мәдәният

«Тантана» премиясе жюрие «Ел вакыйгасы» номинациясендә бер спектакльне билгели алмаган

«Тантана» театр премиясе жюрие «Ел вакыйгасы»н билгели алмаган. Шунлыктан финалга чыккан дүрт спектакльнең дүртесе дә «Ел вакыйгасы» дип игълан ителде.

Кичә – Халыкара театр көнендә Камал театры сәхнәсеннән республика театрларына «Тантана» театр премиясе тапшырылды. Премия театр артистларына 11 номинация буенча тапшырылды. Шулай ук «Намус һәм тугрылык» номинациясе дә бирелде.
Театр премиясенең соңгы номинациясен тапшырырга сәхнәгә ТР мәдәният министры Ирада Әюпова чыкты. Ул театр әһелләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп: «Бу сәхнә сезнең эшегез генә түгел, ә тормышыгыз», диде.
 
«Сезнең кәефегезне кырырга мәҗбүрмен. Без фикер алышканда «иң-иң» булган бер генә спектакльне аерып ала алмадык. Бу очраклы түгелдер. Бу премияне башлап җибәргәндә безнең төп максатыбыз театр вакыйгаларын күбрәк итү иде. Безнең хәзер дәүләти булмаган театрлар да барлыкка килде. Театр тормышы күп төрлеләнде», - дип дәвам итте ул.
 
Ирада Әюпова киләсе елда «Тантана» театр премиясенә бәйле ике яңалыкны җиткерде, дип яза Татар-информ. Беренчедән, «Ел вакыйгасы» номинациясе булмаячак. Икенчедән, конкрет кеше хезмәте бәяләнәчәк – мәсәлән, сценографлар, гримерларны һәм театрның күп хезмәткәрләре билгеләп үтеләчәк.
 
«Ел вакыйгасы» дип Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының «Сөембикә» операсы, Казан дәүләт яшь тамашачылар театрының «Бал. Бесы» спектакле, Камал театрының «Тормышмы бу?» спектакле, “Живой город” заман сәнгатен үстерү фондының «Анна Каренина» иммерсив спектакле игълан ителде.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 28.03.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»