|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.03.2019 Хәвеф-хәтәр
Казанда күпкатлы йортта газ шартлаган (ВИДЕО)
Казанда күпкатлы йортта фатир янган вакытны видеога төшергәннәр. Биредә газ шартлаган дип фаразлана. Бу турыда шаһитлар хәбәр итә. Янгын Җиңү проспектындагы 34нче йортның сигезенче катында чыккан. Видеода балконны ут чорнап алганлыгы күренә. Шулай ук фатир тәрәзәсеннән дә куе кара төтен ургыла, дип яза Татар-информ.
«Янгын сүндерүчеләр балконда зыян күрүчене тапкан. Аны табибларга тапшырганнар. Зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтәләр», – дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә. Янгын чыгу сәбәбен белгечләр ачыклаячак.
--- |
Иң күп укылган
|