поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бөтен нәрсә артты инде быел.
    – Алай димә, хезмәт хакы артмады.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Октябрь
  • • Миләүшә Шәйхетдинова - актриса
  • • Илдус Якупов - композитор
  • • Празат Исәнбәт (1927-2001) - режиссер
  • • Әнвәр Шәрипов - әдәбият тарихы галиме
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
26.04.2010 «65»

КҮПЕРЛӘР САКЛАГАН ПУЛЕМЕТЧЫ КЫЗ

Хатын-кыз нәфис, гүзәл, сабыр, нечкә күңелле зат итеп яратылган. Шуңа да микән, сугыш вакытында да аларны чордашлары шәфкать туташы, яки пешекче буларак күрергә теләгән. Әмма Теләче районының Көкчә авылыннан сугышка алынган Таисия Павловна яшьтәшләреннән батыр йөрәкле, куркусызлыгы белән аерылып торгандыр. Шуңа күрә дә аның кечкенә генә, йомшак кулларына авыруларга укол ясар өчен шприц та, йә булмаса аш чүмече дә тоттырмаганнар, ә пулемет биргәннәр.

– Ничә яшьтә фронтка алындыгыз, үз теләгегез белән бардыгызмы, – дип сорашам үзеннән.

 

– Үз теләге белән барганнар дип әйтәләр генә. Ул чакта кемнең нинди теләге, хыялы бар дип сорап тормадылар, – дип башлады ул сүзен. Әмма яшьлегенең иң матур мизгелләре сугышта үткәненә бер генә дә көрсенү сүзләре әйтмәде ул. Ипләп кенә сөйләде дә, сөйләде:

– Гаиләдә дүрт кыз, бер малай үстек. Сугыш башланганда миңа уналты яшь иде. Бер ай чамасы узуга әтине алып киттеләр. 18 яшь тулгач, кырык өчтә мин киттем. Военкоматка җыйдылар йөгерттеләр, сикерттеләр, ясалма граната атарга да өйрәттеләр. Аннан комиссия уздырдылар. Үзебезнең авылдан мине яраклы дип таптылар. Казанда 5 ай үзебезнең киемнәрне киеп хезмәт иттек. Инде Казаннан кузгалабыз дигәндә үлгән солдатларның киемнәрен китерделәр. Шуларны киеп, карачкы кыяфәтендә, Смоленск өлкәсе Днепр елгасы ярына киттек. Февральнең салкын көннәре. Иң элек пулеметларны урнаштырыр өчен җир казыдык. Аннан соң үзебез өчен землянка казыдык. Тегеннән-моннан табылган агачлар, ботакларга салам түшәп өстен яптык. Ята торган урынын да җирдән казып, салам җәеп шунда яттык. Анда пулемет тотып күпер сакладык. Смоленск шәһәрен алгач, безнекеләр Польша җиренә керделәр. Без дә шунда кушылдык, шунда гына яңа киемнәргә тиендек. Польшаның берничә шәһәрендә булдык, Варшаваны алганда, өч чакрым ераклыктагы күперне саклый идек. Аннары безне Варшавага күчерделәр. Анда хезмәт иткәндә безнекеләр Берлинга барып җиткән, без дә шунда тагын күпер сакларга киттек кенә дигәндә, җиңү хәбәре килеп иреште.

 

Сугыш бетте дип, тиз генә туган якка кайтарырга ашыкмыйлар безнең кызларны. Таисия Павловна да пулеметларны тотып кабат сакта тора әле. Берүк вакытта сержант, кызлар командасының командиры булып та хезмәт итә. Рус гаиләсендә үскән кыз булганлыктан, рус телен бик яхшы белә. Шуңа күрә тәрҗемә эшләрен дә аңа ышанып тапшыралар. 1945 елның августында исән-сау әйләнеп кайта. Чып-чын рус гаиләсендә үскән кыз дөрес итеп татарча да сөйләшергә өйрәнә. Сугыштан кайткач ун ел авылда клуб мөдире булып эшли, утыз ел дәвамында халыктан сөт җыя. Тормыш иптәше Миннегали абый белән өч ир бала тәрбияләп үстерә. Кирәк бит ә, җиде оныгы да малайлар (ил сакчылары!) аның. Ә менә дүрт оныкчыгы кызлар. Сөбханалла, күз тимәсен! Аны сиксән бишенче яше белән баручы карчык димәссең. Кызлар кебек җитез, сабыр булуы өстенә бүгенге ялкаурак яшьләрне дә көнләштерерлек аңлы-гыйлемле дә икән үзе. Сугышларны кичереп тә, тормышның матурлыгын гына күреп яшәүче олы йөрәкле Таисия Павловнага әле алга таба да гаиләләре бәхетен тулыландырып яшәү насыйп итсен. Яу кырында да аңа иң җаваплы һәм куркыныч вазыйфаны – ил белән илне, шәһәр белән шәһәрне тоташтыручы күперләрне саклауны ышанып тапшырганнар бит. Һәм ялгышмаганнар да!

Замирә СӘМИГУЛЛИНА
Матбугат.ру
№ |
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы